Бурлаклар урыс көймәсен тарта

Николай IIнең самодержавие хакимиятенә өстенлек бирүе, халыкка сәяси ирекләр бирүдән баш тартуы, эшчеләрнең социаль хәле чамадан тыш начараю җәмгыять белән хакимият арасындагы дошманлык хисенең артуына китерә. Милли төбәкләрдә, районнарда икътисади һәм сәяси проблемалар үзенчәлеген хөкүмәтнең аңларга теләмәве дә хәлне тирәнәйтә. 1905нче елның 3нче гыйнварында Путилов заводында фетнә башлана. Бу фетнәне башка завод-фабрика эшчеләре дә күтәреп ала һәм ул берничә көндә стачкага әверелеп, башкаланың эшчәнлеген туктата. 200 мең кешегә җиткән чуалышны поп Георгий Гапон җитәкли һәм патшага петиция белән барып, халык таләпләрен җиткерергә карар чыгарыла. Яшерен хәрәкәт итүче активистлар фетнәне зурга җибәреп, халыкны патшага каршы күтәреп, самодержавиены бәреп төшерү максатын куя һәм петициягә үз сәяси таләпләрен өсти:

  1. 8 сәгатьлек эш көне булдыру;
  2. эш хакын арттыру;
  3. закон алдында һәрбер кешенең тигез хокуклы булуын яклау;
  4. Рус-япон сугышын туктату;
  5. чиркәүне дәүләттән аеру;
  6. сәяси тоткыннарны азат итү.

1905нче елның 9нчы гыйнвар иртәсендә бәйрәмчә киенгән эшчеләр гаиләләре һәм балалары белән кулларына иконалар һәм патша портретларын тотып, Кышкы сарайга кузгала. Тыныч урам йөрешендә 140 мең кеше катнаша. Әмма сарайга юлны полиция һәм гаскәр алып килеп ябалар. Алар демонстрантларга ут ача, хөкүмәт халыкны куркыту, үч алу сәясәтен алга сөрә. Рәсми мәгълүматлар буенча канлы фаҗигадә ике йөзгә якын кеше һәлак була. Шул чор кешеләре исә меңләгән кешенең үлүен һәм яралануын сөйли. Бу вакыйгалар Канлы якшәмбе дип атала һәм революция башлануга этәргеч була. Петербург эшчеләренә ату җәмгыятьнең барлык катлауларында ачу һәм нәфрәт тудыра. Митингларда ачыктан-ачык: «Долой самодержавие! Долой царя!» шигарьләрен игълан итү башлана. Күптәннән җыелып килгән ризасызлык хисе революцияне дөрләтеп җибәрә. Эшчеләр полицияне коралсызландыра, корал складларын басып ала, баррикадалар кора. Забастовкалар башка шәһәрләрдә дә киң колач җәя. 810 мең эшче баш күтәрә, алар икътисади һәм сәяси таләпләр куя. Югары хакимият ташламалар ясарга мәҗбүр була. Патша дәүләттәге тәртипне камилләштерү турындагы манифестка кул куя. Эшчеләр самодержавиеның манифестын хәйлә һәм ташламалар белән революцияне туктатырга маташу дип кабул итеп, кораллы восстаниегә әзерләнә башлый. Нәтиҗәдә, Николай IIнченең дөрес алып барылмаган сәясәте аркасында илдә ике революция була һәм нәселләре белән немец тамырларына барып тоташкан, илдә 300 елдан артык хакимлек иткән Романовлар династиясе бәреп төшерелә. Николай II урынына «кызыл император» Ленин килә. Тиздән Московиядән 200 тапкыр зуррак булган СССР дәүләте төзелә. Тик бу ясалма төзелгән дәүләтнең гомере кыска булды. Территориясе шактый гына кечерәйгән Русиядә дә вәзгыять тотрыклы түгел, киеренкелек көннән-көн арта бара. Өстәвенә милләтләр арасында ыгы-зыгы туып, бу дәүләт тә таркалырга мөмкин дип кисәтәләр.

Урыс дөньясына таянып, аңа ышыкланып, бер төркем шома халык мул, тыныч яшәп тамыр җәяргә ниятли ахрысы. Халык урамга сәнәк күтәреп чыкмасын өчен, коронавирус та бик вакытлы килде. Тик авызларга битлек кидертеп кенә аны озак томалап торып булмас. Яңа Конституция кануннары патша манифестын хәтерләтә. Петициядән күпкә үзгә. Конституциянең өстәмә кануннарын таран итеп кулланып, башка милләтләрне бурлаклар ләмкәсенә җигеп, аңа урыс культурасын, телен, динен тагарга маташулары күңелләрдә тискәре хис уята. Кануннарга православ диненә якынрак мәгънәдәге «Бог» сүзен кертү дә дәүләт нигезенә дары сала.

«Время покажет» телевизион программасында актив катнашучы тарих фәннәре докторы Александр Сытин үз дине белән горурланган сыман: «Я католик, а православие вера сатаны», – дип әйтеп салып, барысын да шаккаттырды. Католикларның һәм протестантларның православ динен тик секта кебек кенә кабул иткәннәрен ишеткәнем бар иде.

Самат РИЗВАНОВ,

Чирмешән районы, Утыз имән авылы

Комментарии