«Бөртекләп җыелган малыбыз бер мизгелдә юк булды»

«Бөртекләп җыелган малыбыз бер мизгелдә юк булды»

5нче июнь көнне Актаныш районы Иске Байсар авылында яшәүче Гөлназ Гарипова гаиләсенә зур кайгы килә – йорт-җирләре янып бетә. Карактан кала, уттан калмый дип юкка әйтмиләр. Хуҗалар бер мизгелдә түбәсез кала. «Алдан сизенгән идем», – ди яшь хуҗабикә.

Гөлназ белән Денис 2017нче елда гаилә кора. 2018нче елда бала акчасына йорт сатып алалар. Бөртекләп җыелган бөтен байлыкның секунд эчендә юк булуына әле дә ышана алмый алар.

– Денис – минем икенче ирем. Биш ел иңне-иңгә куеп яшибез. Өч балабыз бар. Берсе – беренче иремнән, аңа җиде яшь, кечесенә –1. Моңа да карамастан, баламны үзенеке итеп кабул итте, үз фамилиясен бирде, – дип башлады сүзен Гөлназ Гарипова. – Без күченгәндә йорт буп-буш иде, бергә эшләү һәм тырышу нәтиҗәсендә генә аны тулыландырдык, гаилә бәхете сеңдердек.

Җәй башында Гөлназны өченче бала белән больницага салалар. 4нче июнь көнне ул үзен кая куярга белми йөри, йортына ашкына. Күңеле сизенгәндәй, гаиләсе янына тартыла.

– Фаҗигагә бер көн кала табиблар белән сөйләшеп, ничек тә өйгә кайту ягын карадым. Барын да эшләдем, әмма өйгә кайттым. Кечкенә баламны мунчага кертү теләге көчле иде. Мунча кереп калсын дигәнмен икән.

Янгын төнлә чыга. 5нче июнь көнне Денис белән Гөлназ йорт тирәсендәге бөтен эшләрне тәмамлап, балаларны мунчага кертә. Саф, чиста уйлар белән йокларга яталар, тик Гөлназ нидер сизенгәндәй, күзен бер секундка да йоммый.

– Йоклап кына китеп булмый бит... Ярты сәгать тә үтмәде, өйгә янган ис таралды. Торып, аш-су бүлмәсенә чыктым. Нәрсә яна икән дип тәрәзәгә карыйм – берни күренми. Ишекне ачып җибәрсәм, чоланда ут чыккан. Тиз генә ишекне ябып, иремне уяттым. Тиз-тиз киенеп, йорт тирәләрен әйләнеп керде. Балаларны уятып, калын юрганга төрдек. Денис икенче баланы ут арасыннан алып чыкты. Шунда ут ялкыны аларның кулларына да зыян салды.

Озак уйлап тормыйча Гөлназ ике баласын күтәреп, тәрәзә янына килә. Денис тышкы яктан аларга ишегалдына чыгарга булыша. Ут тиз арада бөтен йортны камап ала, шуңа да хуҗалар бернинди киемнәрен дә, йорт җиһазларын да, документларын да алып чыгарга өлгерми. Биш ел буе эшләп, тир түгеп тапкан малның тиз арада янып беткәнен үз күзләре белән карап тора алар. Янгынның төп сәбәбе электр чыбыгының төзек булмавы дип фаразлана. Чоландагы суыткычны тоташтырган идек, ди хуҗалар.

– Бүген сыеныр урынны абыйларда таптык. Аллаһка шөкер, авылдашлар ташламый, кулдан килгәнчә ярдәм итә. Үзем декрет ялында, ирем колхозда мал табибы булып эшли, – ди Гөлназ.

Иске Байсар авыл җирлеге башлыгы Рәмис Мөхәмәтхәмис улы Кадыйров та бу гаиләне тырыш, эшчән дип сыйфатлый. «Бәла-казаны берәү дә чакырып китерми. Аның иртәгә кем ишеген шакыячагы билгесез. Авылдагы мондый хәлләргә күз йомып калмыйбыз. Район бюджетыннан аларга акча бүленеп биреләчәк», – диде ул.

Көнкүреш җиһазларыннан, кыска ялганыштан, йә булмаса шәхси саксызлык аркасында килеп чыккан янгыннар турында ишетеп, күреп торабыз. Шундый хәлгә юлыкмабыз дип, кайсыбыз әйтә ала? Ә бу зур кайгыны үз башыннан кичергәннәргә күркәм сабырлыклар бирсен!

«Безнең гәҗит» укучылары арасында да Гөлназ һәм Денис гаиләсенә ярдәм итәргә теләүчеләр булыр. Сбербанк картасының реквизитлары: 4276 6200 4235 3825 (Денис Русланович М. исемендә). Карта 8-952-033-97-08 номерына тоташтырылган.

Рәйдә НИГЪМӘТҖАНОВА

Комментарии