Алдаша белү горурлык түгел

Гадел яшәүче бервакытта да барча кешенең ихтирамын яулый алмый.

 Бөек Василий (Василий Кесарийский)

Гаделлек сүзен кулланырга яратабыз!.. Ә үзебез гаделме соң?! Гаделсезлек тугач ук башлана, бәләкәй бала беренче адымнарын атлау белән үзенең соңгы көненә таба атлый башлый. Монысы инде болай, метафора. Ә чынбарлыкта бер тапкыр да алдашмаган кешене табу мөмкин түгел! Һәр кеше аз-маз гына булса да алдаша. Кемдер куркудан, кайсысы үзенең «тормышын» яхшырту нияте белән. Ә кемдер бөтенләй алдашмыйча тора алмый.

Иң начар алдашуларның берсе балаларны алдау дип саныйм мин. Үсеп килүче нәни кеше ата-анага, олыларга Аллаһ Тәгаләгә караган кебек карый, чөнки алар беренче мәгълүмат чыганагы, бала үзенең эчке дөньясын беренче чиратта ата-ана ярдәмендә баета. Еш кына ата-ананың бала белән сөйләшеп мәшәкатьләнәсе килми, бала сорау биргәндә йә җавап бирергә иренүдән, йә нәрсә әйтергә белмәгәнлектән алдаша башлый. Берничә очракта ышанды, ди, проблема хәл ителде кебек. Юк шул, моның белән проблема башлана гына! Бала бит ул үсә, гәүдәсе белән бергә баш мие дә үсә һәм ул бернәрсәне дә онытмый, искә төшереп нәтиҗәләр чыгара. Кызганыч, олылар билгеле бер яшькә җиткәч, бигрәк тә ата-ана булгач, үзенең бала булган чагын бөтенләй оныта. Нигә үзенең бала чактагы кичерешләрен истә тотып, үз баласына лаеклы кешегә күрсәткән мөнәсәбәтне күрсәтмәскә? Ничек кенә борсаң да бала безнең дәвамыбыз, балага ихтирам күрсәтмәү үзеңне ихтирам итмәү белән бер. Баланың эчке дөньясы, тышкы дөньяга карашы олыларның алдашулары, күрсәткән мөнәсәбәтенә нигезләнеп формалаша! Олылар тарафыннан алдашуны күреп ул да шул ук юлга баса. Аннан гаҗәпләнәбез, имеш, бала алдашырга кайдан өйрәнгән?!

Барыгызның да комплекс дигән төшенчәне ишеткәнегез бардыр... Бала чакта җыелган тискәре тойгылардан башлана ул нәрсә, күпчелек алдагы тормышын бала чакта кичерелгәннәр нәтиҗәсендә дәвам итә. Күп кешедә балачакта ата-анага, якыннарына карата булган үпкә хисе гомер буе яши, хәтта аларның инде бу фани дөньяда булмавы да сызып ташламый әлеге хисне. Ә бит барысы да бер бәләкәй генә алдашудан башлана. Аннан икенчесе, өченчесе... саны арткан саен күләме зурая бара.

Без шул кадәр алдашырга яраклашкан җан ияләре ки, үзебез алдашканга күрә башкаларның сүзенә дә ышана алмыйбыз. Һәр кеше башкаларны үзенең эчке халәтенә карап хөкем итә. «Мин дөресен сөйләмим бит, ә нигә ул дөресен сөйләргә тиеш» – дип уйлыйбыз. Кайда ялган, кайда дөреслек – тәмам аера алмыйбыз, чөнки үзебезгә ышаныч юк!.. Үзебезнең эчке алдашуга таянып, тирә-юньгә ышанычны югалттык. Дөресен сөйләгән кешегә тилегә караган кебек карыйбыз! Еш кына: «Кирәкме ул сиңа дөреслек?» – дигән сорау бирәбез. Чын мәгънәсендә дөреслектән куркабыз, ялган баткагында яшәү безгә кулайрак!

Бөек Василий Макарович Шукшинның шундый сүзләре бар: «Әгәр син кемне дә булса алдый алдың икән, бу ул тиле дигән сүз түгел, димәк, сиңа син лаек булмаган дәрәҗәдә ышанганнар».

Иң куркынычы – без үзебезне үзебез алдарга өйрәндек. Нәрсә дә булса уйлыйбыз йә кылабыз да үзебезне алдап, аклану табып, шуңа ышанып, тынычланып яши бирәбез. Дөньяда нәрсә кылынганын күреп торабыз, белеп торабыз, безгә мөнәсәбәт нинди икәнлеген яхшы аңлыйбыз, әмма барысы да яхшы булыр дип нигезсез аклану белән үзебезне тынычландырабыз, алдыйбыз. Тагын бер төр аклану – әйе, сорау түгел, аклану: «Ә нишләргә соң? Иң беренче чиратта үзебезне алдаудан арынырга кирәк, ә бу иң авыры. Эчеңдәге «шайтан» белән килешеп яшәү җайлырак бит, ул гадел булып, төрле яхшы гамәлләр кылудан «саклый»...

Төрле милләт кешеләре белән аралашканым бар, мине ничек кенә каһәрләсәгез дә, безнең татарга тиңнәр юк алдашуда. Без бит берне уйлыйбыз, икенчене сөйлибез, өченчене эшлибез. Миңа калса: «Татар барда хәтәр бар» алдашуга нигезләнеп чыккан әйтем булса кирәк!.. Күпчелек очракта без кайчак артын-алдын уйлап тормыйча алдашу челтәрен корабыз, еш кына әлеге алдашудан оттырышта үзебез калабыз. Кызганыч, моның тамырын корытып булмый. Алдашу белән көнчелек якын туганнар, көнләшү аркасында ялган яла ягулар киң таралган нәрсә. Көнчелек темасы аерым бер мәкаләгә лаек.

Яһүдиләр хәйләкәр, алдашырга оста, диючеләр булыр. Яһүдиләр, әлбәттә, хәйләкәр халык, әмма алар нәтиҗәдә нәрсә буласын белеп алдыйлар. Ә без бит ахырын уйлап бетермичә алдашуга чумабыз, шуңа да еш фаш ителәбез. Яһүдиләр нәрсә ди: «Әгәр гауганың нәрсә белән тәмамланасын белмисең икән, башлама!» Аларның тагын бер ягы бар, алар милләтен, динен алыштырган булып кыланырга мөмкин, әмма яһүдилеген беркайчан да югалтмыйлар!.. Ә без мин татар дип күкрәк кагабыз да, башкаларга ияреп үзебезгә хас булмаган гамәлләр кыла башлыйбыз. Бу бит үзеңне алдауның бер төре!

Яһүдиләрне якларга җыена дип уйлый күрмәгез тагын, бу мисал өчен генә. Әлбәттә, мин үз милләтемне яратам, татар булып туганмын һәм татар булып үләчәкмен. Мин бу турыда беркайда да әйтергә оялмыйм, чөнки мин бөек милләт баласы. Милләт турында тулы фикер йөртер өчен аның даһилары санына карарга кирәк, ә алар бездә бихисап. Милләтемне яратканга күрә әлеге фикерләрем белән бүлешәм дә инде, шуңа да безнең милләттә ихласлык күбрәк булуын телим. Ул ихласлыкның тәмен генә татып карарга кирәк... Шунысы көн кебек ачык, алдаша белү горурлык түгел!..

Илсур МОРТАЗА,

Казан шәһәре

Комментарии