- 27.04.2011
- Автор: Илфат Фәйзрахманов
- Выпуск: 2011, №16 (27 апрель)
- Рубрика: Гыйбрәт ал
Авыр сугыш еллары инде ахырына якынлаша. Әмма аяз көнне яшен суккандай әтием Нургалинең үлгән хәбәре килде… Әй, көтә идек тә соң үзенең кайтуын. Бабам Мөхәммәтгали, әбием Зөһрә дә паровозлар кычкырып үкән саен: «Улыбыз Нургалине, Габделбарый, Сәфәргалине дә алып кайт», – дия торганнар иде. Олы уллары Габделбарыйның да үлгән хәбәрен бөтенләй авыр кичерделәр. Сәфәргалиеннән дә хәбәр ишетелми. Кече уллары гарип. Тумыштан сул аягы кәкре булып, тыйтаклап атлый, кулларын әле берсен, әле икенчесен як-якка атып йөри. Шулай да, эштән курыкмады. Бер кирпеч ипи өчен ашханәгә ботаклы, кайрылы юкә пүләннәре ярды. Эштән соң 3 чакрым араны аксаклап кайтып, авар иде…
Эх, бу сугыш, бу ачлык еллары… Иртән күзеңне ачып өлгермисең, баласын җитәкләгән соранучы апалар бозланган ишек бусагасын таптый. Алар берни дәшми: янчык капчыкларын тотып, басып торуларын белә. Әбием актыгын бирде, үзләрен борып чыгармады. Аннан салымын түләтергә кереп җитәләр. «Недоемщик», – дип бабамны сүгүләре әле дә истә. Районнан килгән абзый йодрыгы белән өстәлгә суга-суга кычкыра. Стакан, графиналар да сикереп-сикереп куялар. «Улым, каян түлик, үзебез дә ач ич», – диюенә гөберле бакадай асылынган күз кабакларын ача-йома: «Приказано, положено», – дип өстәлне кыйнавын дәвам итә. Бабам ишек яңагына тотына-тотына, хәлсезләнгән гәүдәсен көчкә йөртеп, чыгып китә. Мин дә аңа сүзсез генә иярәм…
Аннан урман кисү нормасы. Кеше башына 5 куб метр. Чистайга кадәр барып эшләүчеләр дә авылдан аз булмады. Фазыл Равиле шунда имгәнеп кайтып, бөкре калды. 1935 елгы иде. Уфтанып яшәде. Ярый әле киномеханик һөнәрен үзләштерде. Әмма авыруы үзенекен итте: вакытсыз гүргә алып китте.
Абыем Габдрахман салымның иге-чиге булмавын аңлап, Бирезнәк шәһәренә китте. Юлда Урта Шөн кызы Гөлзәйнәп белән танышып, тормыш корып яши башлыйлар. Ике кыз үстерәләр. Әти-әни аның кайту хәбәрен көтеп, бер күрергә зар булып, дөньядан китеп бардылар.
Сугыштан соңгы тормыш та авыр булды. Габделбарый абыйның җәмәгате Гамилә җиңги «8 Март» ашханә пекарнясында пешекче булып эшләде. Атна буе граммлап җыйган 1 кирпеч икмәген түшенә кыстырып эштән иптәше Банат белән кайтканда, күпердән чыгышлый каршыларына милиционер Абдул очрап, икесен дә тенти. Гамилә җиңги ипиен күпер астына атса да, Абдул күреп ала. Җиңгине судка бирәләр һәм 3 елга Чистай төрмәсенә озаталар. 2 яшьлек Саниясен шундагы детдомга тапшыралар. Гамилә апа кайтуга ук, кызын эзләргә керешә. Берсенә керә, кызына охшаган балалар бар, әмма үзенеке түгел кебек. Икенчесенә керүгә, үзе төсле кара кашлы, кара чәчле кыз: «Әнием», – дип килеп сарыла. Документларын караганнан соң, чыннан да, үз нарасые икәнлеге ачыклана. Менә ничек кешеләрне зар елатты шул сугыш, ачлык еллары…
Язын кар бетүгә, кырга өшегән черек бәрәңге җыярга без, бала-чага да, чыга идек. Шундый көннәрнең берсе. Койма буендагы кар өстеннән атлыйбыз. Юл уртасында кара балчык. Төштән соң бу юлдан йөрим димә, су, гөрләвек ага. Шуңа иртүк эшне бетерергә кирәк. Менә Чулпан басуы. Кайчандыр бу урында авыл булган. Аннан төрлесе төрле якка күченеп беткән. Көздән калып, кар астыннан чыккан өшегән бәрәңге шактый. Чиләкләребез дә тулып килә. Шулчак Шәкүр Рафаэле белән Әгъләметдин зуррак бәрәңге тапты, ахры. Тарталар – чыкмый, бозга ябышып каткан. Кинәт кычкырып җибәрделәр. Җентекләбрәк карасак, ул кеше йодрыгы булып чыкты. Куркышып, җыйган бәрәңгеләребезне чәчә-түгә, авылга ашыктык. Бу хәбәр яшен тизлегендә авылга таралды. Милициядән, прокуратурадан, авыл Советыннан, колхоздан җитәкчеләр килеп, эшнең нидә икәнлеген ачыкладылар.
Эш болай була: кышның буранлы бер көнендә күрше Янсыбы авылына кайтучы тире җыючы Вәли атлы кеше юлда адашып, басуга кергән. Чыга алмый азаплана, хәле китеп егыла. Үзен буран күмеп китә. Полевой сумкасында хәтсез генә кызыл йөзлекләр, накладной кәгазьләре дә чыга. Шулай итеп, безнең бу сәяхәт башка кабатланмады. Бу яктан үткәндә дә, анда карамаска тырыша идек.
Еллар бер-бер артлы үтте. Бу вакыйга булган көннәр дә бик артта, еракта калды. Биредә матур йортлар, коттеджлар, кунакханә, рестораннар калкып чыкты. Әмма ничек кенә булмасын, бу тирәдән үткәндә бер телем икмәк ашарга тилмергән, юньле өс-баш күрмәгән балалык, үсмер чагым, иртүк килеп, черек бәрәңге эзләгәндә килеп чыккан зур табышыбыз – Вәли йодрыгы күз алдына килеп баса.
Ә минем әти дигән кешем Себер калаларының берсендә Маринск шәһәрендә марҗа Нина Петровна куенында гомер иткән, исән килеш хәбәр бирмәгән. Бирезнәккә киткән төпчек энесе Габдрахманы белән табышып, хат алышканнар. Ярый әле ул безгә кунакка кайтты, исән икәнен дә белми калган булыр идек. Габдрахман абый үземне генә чакырып алды да: «Энем, әтиең исән, әниеңә әйтмә, сиздермә. Ул миңа кунакка киләчәк. Шул чакта, авырып киттем, кил, дип телеграмма җибәрермен», – диде.
Озак көттермәде, хәбәр килде. Өч ел торган хатыным Рәшидә, 1 яшьлек кызым Ильмира, әниемә дә төгәл генә берни әйтмичә, китеп бардым.
Ничек күрешербез? Ни кыяфәтле икән ул? Шундый уйлар юл буе борчып, ахыр чиктә башым чатный башлады. Ниһаять, килеп җиттем. Абый яшәгән йортны эзләп таптым. Икенче катка күтәреләм. Ишекләре бераз ачык. Эчтә гырлаган тавыш ишетелә. Кара сатин шаравар, ак майкадан бер дәү гәүдәле ир өстәлдә фотокарточкалар күзәтә.
Тәвәккәлләп эчкә уздым. Керүем булды, теге зур гәүдәле кеше «Сынок», – дип мине кысып кочаклап күтәрде. Мин үзем әти кеше булсам да, бу сүзне ишетеп үсмәгәч, бик сәер тоелды. Гырылдап йоклаган Габдрахман абыем да йокысыннан торып күреште. Икесе дә кызмача. Минем килү хәбәремне ишеткән баҗа, балдызлар да килеп җитте. Тиз арада өстәл әзерләнде. Түгәрәкләнеп утырдык. Түрдә – әти кешем, ишек ягында –үзем.
– Ни өчен исән булып, моңарчы әти-әниеңә, гаиләңә хәбәр салмадың? Кайтмадың? – дим үзенә.
– 1941дә Волхов фронтына эләгеп, күп шәһәрләрне азат итүдә, сугыш учагының үзәгендә кайнадым. Сугыш бетәр алдыннан, март аенда каты яраланып, аңымны җуйдым. Аңыма килгәндә, госпитальдә идем. Баш очымда – ак халатлы шәфкать туташы. Ул мине сугыш кырыннан аңымны җуйган җирдән алып чыккан. Мине үлемнән алып калганы өчен, гомеремнең калган өлешен аңа багышларга булдым. Аңымда булмаганда, сулышым бөтенләй кысылгач, мине үлеләр исемлегенә керткәннәр, өйгә хәбәр салганнар. Бу ханым Маринск шәһәреннән, без шунда яшәргә кайттык. Ире сугышта һәлак булган… Синең гаиләң бармы? Әниең ничек?.. Сезгә кайтып үләр идем…
Уйга калдым. Авыр балачагымны, әти-әнисенең паровоз үткән саен: «Улыбызны алып кайт», – диюләрен, әниемнең 800 г икмәк өчен 12шәр сәгать киез итек фабрикасында эшләве, аны сагынып, язлар саен кыр казлары килгәндә кайтуын теләве, киемнәрен җилләткәндә, үзен күргәндәй аларга карап сөйләшүе, иптәш малайларның әтиләре исән кайтып, аларны кочаклап утырулары хакында бәйнә-бәйнә сөйләдем. «Сезгә кайтып үләр идем», – диюенә: «Әнинең үзеннән кайтып сора», – дип җавап бирдем.
Ул: «Да, сынок», – дип авыр сулап, башын аска иде.
Табындагыларның барысы да тын да алмый тыңлап, чыланган күз яшьләрен сөрттеләр. Алар да: «Нигә әти-әниең исән чакта бер күреп тә килмәдең?» – диештеләр.
– Маржа яши-яши холкын үзгәртте. Бик көнче булды, безнең халыкны өнәмәде. Әгәр мин анда кайтсам, килмәвемне белде. Шулай итеп, әти-әниемне, туганнарымны, гаиләмне бер күрергә зар булып гомерем үтте. Нургалидән Сергей булдым. Үз милләтең белән генә гомер итәсе икән шул, – дип күз яшьләрен сөртте ул, авыр сулап аска карады.
Кунаклар таралышып, үзебез генә калгач, ул үзенең 1935 елларда колхозда бригадир булып эшләвен, комсомол секретаре вазыйфаларын башкаруын искә алды. 1937 елда әнием Минҗиһан белән танышып, бергә кино-театрларга йөрүләрен, озакламый өйләнешеп бергә яши башлауларын бәян итте.
– Син туып, бер ел яшәгәч, авылга әти-әни янына кайттык. Аннан акча эшләү нияте белән Шведцберген шахталарына эшкә киттем. 1940 елда кайтып, өй салып киттем. Аннан сугыш башланды… Безне очраштырганга, Габдрахманга рәхмәт. Иртәгә юлга җыенырга булыр, – дип ул миңа текәлде.
Мин җөпләп ым кактым.
Бер атна бергә яшәп, фотога төшәргә уйламаганбыз. Шул үкенечкә калды.
Пермьгә кадәр бергә кайттык. Бер-беребезгә карашып, сүзсез бардык. Аннан түзмәдем: «Әйдә, минем белән кайт. Әни дә гафу итәр», – дидем. «Киләсе җәйгә», – дип җаваплады ул. Перронда басып торганда минем поезд кузгала башлады. Ул йөгереп, кулын болгап барган җирдән егылды. «Сынок, сау бул», – дигәнен генә ишеттем. «Имгәнмәдеме, билет ала алдымы икән», – кебек уйлар йөрәгемне телгәләде.
Шулай итеп, исән-имин генә яшәгән йортыма кайтып җиттем. Әнием кайдан белгәндер, беренче сүзе: «Рәхмәт, улым, анда калмагансың», – булды. Үзе елап та җибәрде. Үземнең дә күземнән яшь тәгәрәде.
– Әнием, авыр сугыш елларында Стахановчы булып, миңа озын колакчынлы бүрекләр, ак итекләр, җәен матур читекләр генә кигезеп үстердең, 800 г икмәгеңне безгә алып кайтып бирдең. Ничек мин сине ташлап анда калыйм», – дидем. Ул бөтенләй үксеп елап җибәрде. Көчкә юаттык.
Үземә дә, өйләнгәнче, Удмуртиянең Воткинск шәһәренә китәргә туры килде. Яшерен заводта, ракеталар эшләнгән җирдә, рәссамнар мастерскоенда 7 рәссам бергә эшләдек. Әниемнән хат килгән көнне авыруга сабышам. Чөнки йөрәккә үтеп керерлек итеп яза. «Улым, коймалар ауган, алмагачларны күрше кәҗәләре кимерә, түбәдән су үтә», – дигән юлларны укыйм да кәефем төшә. Чынлыкта, коймалар да аумаган, су да үтми. Әниемә минем тизрәк кайтуым кирәк. Мин дә шулай дөресрәктер дигән фикергә килдем. Зурлап озаттылар. Анда эшләп, зур тәҗрибә тупладым, күзем ачылды.
Әнием бик шигъри җанлы кеше иде. Бәетләр, мөнәҗәтләр язды. Соңгы сулышларында аның янында булдым. Йөрәк тибешенең ахырына кадәр сизеп тордым. Соңгы сүзе шул булды: «Улым, сиңа рәхмәт. Рәхәт яшә. Тик шунысы үкенечкә: әтиеңне күрми, тәмле сүзен ишетмичә мәңгелеккә китәм. Әле бер-ике ел гына яшисе иде», – дип әйтүгә, билгесезлеккә карап, хәрәкәтсез калды. Аңын югалтканчы, кулымнан кысып торды.
Алдагы тормышымда да әни хәер-догасында яшәсәм иде. Ике кыз, ике ул үстердем. Үзләре сайлаган уку йортларын уңышлы тәмамлап, балаларым үз юлларын тапты. Гаиләле булып, үзләре әти-әни булдылар. Кайталар, булышалар. Үземнең хыялым – күргәзмәләремне дәвам итү, яңа картиналар эшләү, эзләнү. Әниемнең ак яулык яптырган портретын эшләп ятам. Үзе белән күрешкәндәй, сөйләшкәндәй булам.
Нурислам ГАЛИЕВ.
Кукмара районы.

Комментарии