Эчәбез дә эчәбез…

Эчәбез дә эчәбез…

Яңа елдан Федерациясе Конституциясендә спиртлы эчемлекләр сату һәм җитештерү турындагы законга үзгәрешләр кертелде. Бу хакта инде күп матбугат чаралары язды һәм сөйләде. Хәзер зур сәүдә үзәкләрендә, башка исерткеч эчемлекләр кебек үк, сыра сатуны да кичке сәгать 10нан иртәнге 8гә (кайбер шәһәрләрдә иртәнге 10га) кадәр тыйдылар. Закон гамәлгә кереп, тулы көченә эшли башлаганчы, кибет хуҗаларына эчендә спирт 5 проценттан ким булган эчемлекләр генә сатарга рөхсәт ителде. Шул ук закон буенча, белем бирү, медицина һәм балалар учреждениеләре тирәсендә, мәдәният оешмаларында һәм хәрби корылмалар тирәсендә сыра сату тыела. Шулай ук вокзал, аэропорт, базар яннарында сыра һәм башка спиртлы эчемлек сатучылар штрафка тартылачак. Хәзер Сабантуй кебек алан-болыннарда уздырылучы бәйрәмнәрдә, концерт һәм башка мәдәни чараларда да спиртлы эчемлек табып булмаячак. Чөнки законга кертелгән үзгәрешләр стационар булмаган сату нокталарында да спиртлы эчемлек сатуны тыя. (Стационар булмаган дигәндә, җәйге кафеларны, чатыр корып кына ясалган сыра сату нокталарын күз алдында тотарга кирәк. Стационар корылма дип, җиргә беркетелгән, нигезе булган бинаны атыйлар.) Ләкин бу пунктта бер искәрмә дә бар. Әгәр дә мәдәни чаралар уздырыла торган җирдә халыкны тукландыра торган кафе, ресторан, ашханә урнашкан икән, аларда спиртлы эчемлекләр сату рөхсәт ителә.

Ярамаган урында һәм тыелган вакытта спиртлы эчемлекләр сатуны тикшерүне эчке эшләр органнары хезмәткәрләре инде ел башыннан ук башлап җибәргән. Татарстанда 13нче февральгә шундый 929 закон бозу очрагы теркәлгән. Чагыштыру өчен, Ульян өлкәсендә – 246, Киров өлкәсендә – 211, Удмуртиядә – 97, Чуашстанда исә 90 закон бозу очрагы булган. «Бу саннар безнең полиция хезмәткәрләренең тырышлыгы нәтиҗәсе», – дип җиткерә республиканың Эчке эшләр министрлыгы матбугат үзәге.

Спиртлы эчемлекләрне сату турындагы законны бозган очракта, административ штрафлар да каралган. Тыелган товар (бу очракта сыра һәм башка спиртлы эчемлекләр) саткан гражданнарга 1500-2000 сумга, юридик затларга 30 – 40 мең сумга кадәр штраф түләргә туры киләчәк. Шулай ук республикада балигъ булмаганнарга спиртлы эчемлекләр сату очраклары да ачыкланган. Бу да закон тарафыннан тыелган гамәл. Яше тулмаган балага спиртлы эчемлек саткан очракта, гражданнар 30 меңнән 50 мең сумга кадәр штрафка тартылырга мөмкин. Ә юридик затларга мондый штрафның күләме 300 меңнән алып 500 мең сумга кадәр җитә. Татарстанда 206 сатучы спиртлы эчемлекләрне балигъ булмаганнарга саткан өчен административ штрафка тартылган. Шулай ук 195 кибет хуҗасы спиртлы эчемлекләрне сату кагыйдәләрен бозган өчен штраф түләячәк. Тикшерүләр барышында барлыгы 10 мең тонна күләмендә спиртлы эчемлек юк ителгән һәм закон бозучыларга барлыгы 2 миллион сум штраф салынган.

Казаныбызда гына түгел, республиканың барлык районнарында да спиртлы эчемлекләр сатуны эчке эшләр органнары хезмәткәрләре контрольдә тота. Моның өчен махсус мобиль төркемнәр оештырылган. Ул төркемнәр районнарга чыгып, спиртлы эчемлекләр сату нокталарын тикшерә. Бу эшнең дә нәтиҗәләре күренә.

Тик безнең ил эчкән, эчә һәм эчәчәк! Нинди генә законнар уйлап табылса да, күпме генә штрафлар салынса да, Русия халкын аракыдан аерып алып булмас төсле. Юкса, «Акция! Фәлән көннәрдә Аждаһа уенчыгы сатып алган очракта, бүләккә «Фәлән» аракысы!», дигән рекламалар уйлап табарлар идемени? Ул уенчыкның бәясе 20 сум булса, «акция» барышында аны 300 тәңкәгә саталар. күрүгә күзләре каймак ашаган мәченеке кебек ялтыраган халыкка шул җитә кала… Өстәвенә бит «бушлай», «бүләккә» бирелә!

Сәгать кичке ун тулганда кибеттәге касса янында басып торганыгыз бармы? Минем берничә тапкыр шундый күренеш күзәткәнем булды: сыра яисә аракы сатып алырга җыенган яшьләр, ун тулганчы дип, кассир янына ашыга. Ял көннәре алдыннан яисә дүшәмбе кичендә, гадәттә, кибеттә кеше күп була. Сыра алучылар, үзләреннән алда торган сатып алучылар алдында тезләнеп диярлек, үзләрен алдан уздыруны үтенә. Әйтерсең лә ул сыра яисә аракыны эчми калса, дөньясының асты өскә киләчәк!

Спиртлы эчемлекләрне сату турындагы законга төзәтмәләр керткәч, халык «идән асты»ннан спиртлы эчемлекләр сата башлар һәм кешеләр арасында агулану очраклары күп булыр, дип фаразлаганнар иде. Шунысы сөендерә, Эчке эшләр министрлыгының матбугат хезмәте җиткергән мәгълүматларга ышансак, андый закон бозу очраклары гомумән теркәлмәгән. Бәлки хөкүмәтнең «тырышлыклары» бушка китмәс әле…

Лилия ЛОКМАНОВА.

Комментарии