Татарстан, алга!

Узган елның август аенда Татарстан Дәүләт Советына депутатлыкка кандидатлар махсус машина, ноутбук, кәгазь-ручка белән «коралланган» үз ярдәмчеләрен сайлауга өндәргә дип халык арасына җибәргәч, мин фәкыйрегезгә шундыйлар белән аралашу бәхете дә насыйп булган иде. Ягъни мәсәлән, әлегә депутат булып «пешеп» җитмәгән кандидатлар инде депутат сыйфатында без сайлаучыдан шушы кәгазьләргә өр-яңа наказлар да теркәттергәч, өйгә кош тоткан сыман очып кайткан идем. Ник дигәндә, язылган наказлар үтәлер дигән өметтән бигрәк, ярдәмчеләрнең көйләнгән өстәлгә ноутбукларын куеп, шунда минем наказларны тиз-тиз кертә башлаулары минем күңелдә Октябрь революциясенең икенче кат җиңүе сыман шатлыклы хисләр уятты! Уятмый ни! Әгәр кул астымда депутат белән аралашырдай сайт булса, шул ук наказларны депутатыма үзем юллый алмыйммыни?! Юллый да алам, ошбу наказ кайсы халәттә: кабул ителгәнме, ителмәсә сәбәбен, кайчан үтәлә – шушы мәгълүматны да күрә алам. Алай гынамы? Мин ул сайтта Татарстан Югары Советында якын арада тикшереп кабул ителергә тиешле мәсьәләләрне күрә алам. Үз депутатыма шушы законга карата мөнәсәбәтемне белдереп, аны яклауны йөкли алам. Шушы депутатның башка сайлаучылары тулаем (суммарно) ничек тавыш бирә – анысын да компьютерым каршында күзәтеп, кем әйтмешли, ничә кеше яклый ул законны, ничә кеше каршы, вә кадерле депутатымның күпчелеккә буйсынып ничек тавыш бирүләренә кадәр күрә алам… Аның биргән тавышы миңа ошамаса, әлеге сайтта тавыш бирү юлы белән ышанычсызлык та белдерә алам, ни өчен депутат күпчелеккә каршы законнар кабул итәргә тиеш?!

Озын-озак сузмый, ошбу хыялларны тезеп, узган елның декабрендә үк Татарстан җитәкчелегенә хат юлладым, минем хыялларны шатланып 237 кеше уртаклашты, хатка кул куйдылар. Ни өчен дигәндә, сайт аша депутатка наказ юллау килеп туган проблемаларны депутат ярдәме белән бик тиз хәл итәргә мөмкинлек тудыра. Бу инде аның районга килүен аена 1 тапкыр зар-интизар булып көтү, килә калса, чиратка язылу гына түгел! Бу сайт – ниятләрне тормышка ашыруга зур тизләнеш бирүче сайт! Янә дә бу сайтның урындагы депутатларны сүлпән халәттән үткен халәткә күчерүе мөмкин. Бик күп хәл ителмәгән мәсьәләләр урында да хәл ителә ала ич, әмма еш кына моның өчен ниндидер «этәргеч көч» җитми. Безнең депутат шундый «этәргеч көч» булыр дигән өмет юк түгел, ник дигәндә, аның статусы безнең күзлектән караганда бик югары. Аннан соң Татарстан Дәүләт Советында законнарның сайлаучы аңы аша узып кабу ителүләре һәрберебездә үз карарларыбыз өчен, тирә-юнебез, тормышыбыз, киләчәгебез һәм алдагы буыннар өчен җаваплылык хисләре дә уята бит әле! Әлегә без барча уңышсызлык өчен җитәкчеләрне сүгәбез. Ә ошбу сайт аша депутатлар белән эшли башласак, без үзебез дә җаваплы кешеләргә әверелербез. Бу инде Татарстан Республикасы Конституциясе 3нче матдәсенең 1, 2, 3нче пунктлары үтәлә башлады, тормышыбызда уңай үзгәрешләргә нигез ныгыды, дигән сүз!

Өметсез шайтан ди! Әлегә яшәүләре кызык та, рәхәт тә булып китте! Баксаң, «Бердәм Русия» фиркасы «Мой депутат» сайтын эшләтеп, интернет челтәренә элеп тә куйган икән! Димәк, ошбу сайтның ничаклы кирәк икәнен алар да шәйли! Тик анда депутатлар исемлегендә әлеге фиркадан чыккан кешеләр генә, бары тик андыйларга гына наказ юллау мөмкинлеге каралган. Татарстан Дәүләт Советында исә депутатлар төрле фиркадан, гәрчә аларның сайлаучылары каршындагы бурычлары бер төрле булса да. Әйткәнемчә, әлеге вакытта ул сайтта Дәүләт Советында теге-бу вакыт арасында нинди законнар карала, ул законга башка сайлаучыларның тулаем мөнәсәбәте, депутатның ошбу законга карата ничек тавыш бирүе күренми. Һәм бу әлеге сайтның зур кимчелеге. Ә бит Татарстан хөкүмәте төбәкләр арасында һәртөрле яңалык кертүе белән танылган республика! Әйтик, «үзмәшгульлек»не Татарстанда физик затлар беренчеләрдән булып кабул иттеләр! Минемчә, республикада яшәүче сайлаучылар әлеге сайт кирәклеген аңлап, үз теләкләрен белдереп Татарстан хөкүмәтенә хатлар юлласа, Татарстан хөкүмәте исә Татарстан Республика Конституциясенең 3. 1, 3. 2, 3. 3нче маддәләренә туры килгән «Сайлаучы-депутат» сайты версиясен шәп итеп эшләтеп сайлаучыларга һәм депутатларга куллануга тапшырса, башка төбәк сайлаучылары гаҗәпләнүдән тел шартлатыр, үрнәк алып, үзләрендә куллануга кертә башларлар иде! Ни диим? Татарстан, алга!

Фирдәвес ГАЛИЕВА,

Чирмешән районы, Урманасты Үтәмеш авылы

Комментарии