Тагын ничек зурларга?

Хөрмәтле Зөфәр Дәүләтшинның «Боз чатнады, тик кузгалырмы?» дигән язмасына каршы (№ 47, 27 ноябрь, 2019 ел) үз фикеремне белдерергә булдым.

Бөек Җиңүебезне зурлау җитешми дигәннән, Бөек Җиңүне бәйрәм итәргә ярты ел алдан әзерләнә башлыйбыз. Шуны тагын ел буена сөйлибез. Җиңү көнендә зурлап парадлар, салютлар оештырабыз, сугыш ветераннарын да искә алмыйча калмыйбыз. Алар хәзер бармак белән генә санарлыктыр инде. Аларның исән калганнары да 90ны үтеп бетте бит. Сугыш геройларына багышланган меңнәрчә китап, йөзләрчә кино чыкты. Хәтта «Үлемсез полк» та бар. Тагын ничегрәк итеп зурларга икән соң?

Хәзер яшерелгән тарихның пәрдәләре ачыла башлады. Бу сугышның башлануының төп сәбәпчесе – башында Гитлер торган Германия булса да, анда Сталин идарә иткән Русиянең дә катнашы булуы ачыкланды. Бөек Ватан сугышы башланыр алдыннан Русиянең ниләр кылганын искә алып үтик әле. 1939нчы елны Кызыл Армия Көнбатыш Украинаны һәм Көнбатыш Белоруссияне басып алды. 1939нчы елны Финляндиягә басып керде. 1940нчы елны Балтыйк буе илләрен – Эстония, Латвия, Литваны яулады. Германия Англиягә сугыш башлап, Англиянең шәһәрләрен бомбага тоткан саен, Русиядән Гитлерга котлау телеграммалары юллана. Шулай ук Германиягә эшелон-эшелон икмәк җибәрелә. Сталин белән Гитлернең дуслыгы бозылуга аларның Балтыйк буе илләрен һәм Европаның башка вак дәүләтләрен бүлешә алмавы сәбәп була. Польшаның яртысы – Германиягә, яртысы Русиягә булырга тиеш була. Бу хакта «Риббентроп-Молотов» пактында язылган.

Бөтендөнья сугышы тәмамланганнан соң да Европаны бүлгәләү дәвам итә. Германиядә ике төрле сәяси система барлыкка килә: демократик Германия, капиталистик Германия. Советлар союзы фашизм коллыгыннан азат ителгән илләрдә (Германия белән союзга керү алар өчен коллык булдымы икән?) социализм системасын кертергә тырыша. Бу хәл Америка, Англия даирәләрендә ризасызлык тудыра. Сугыш вакытында безгә ярдәм иткән илләр дошманга әйләнә.

Хәзер дөньяны бүлгәләү сәясәтенең бер ягында АКШ торса, икенче ягында – Русия. Русия һаман да сугышсыз тора алмый. 1956нчы елда совет танклары Венгриянең башкаласы Будапештка басып керә. 1968нче елда совет гаскәрләре Чехословакия җирен таптый. 1979нчы елда Әфганстанга кереп, «дошманнар» белән сугыша. Аннан 1989нчы елда гына чыга. Инде тынычлык урнашты дисәк, 1994нче елда Чечен республикасына басып керә һәм анда тагын 10 елга якын сугыш бара. Фашизм коллыгыннан азат ителгән илләр хәзер безнең белән түгел, ни өчендер Евросоюзга керделәр. Дошман эзләү әле дә туктап тормый. Җиде диңгез артындагы Сүриядә «террорчылар» башына меңләгән бомба яудырабыз.

Бөек Җиңү безне дәртләндерде,

Тагын дошман эзли башладык.

Эзли торгач, таптык,

Аларның башларын ваттык,

Алар урынына үзебезнекеләрнең

Башларын салып кайттык.

Бөек Ватан сугышында җиңүебез татар милләтенә нинди «игелекләр» китерде соң?

Моннан 500 ел элек юкка чыгарылган дәүләтебезне һаман да тергезә алмыйбыз. Татарны урыслаштыру сәясәте елдан-ел көчәя бара. Татар милләтенең хокукларын яклаучы милләтпәрвәрләрне эзәрлекләү дәвам итә. Татар телен укытуны татар илендә атнага ике сәгатькә генә калдырып, татар теле укытучыларын эштән бушаттылар. Татар теле дәүләт дәрәҗәсендә кулланыштан төшә бара. Шуннан соң ата-аналарның балаларын татарча түгел, рус телендә укытырга теләүләренә аптыраган булабыз. Чөнки татарча укысаң да, БДИны барыбер русча бирергә кирәк. Татар теле хәзер йорт теле генә булып калды. Урамга чыксаң, шәһәргә барсаң, аның кирәге юк. Хәзер русча белмәсәң, шәһәрдә яши дә алмыйсың. Үзебезнең хокук саклау органнарыбыз да юк. Республика башлыгын да Мәскәү куя. Без ялган сайлауларда, башыбызны иеп, шуңа ризалык белдерәбез. Безнең спорт командаларыбыз да чит илләрдә үзләренең республикалары исеменнән чыгыш ясый алмый, Русия исеменнән генә. Бөек Җиңү безгә менә нинди «игелекләр» китерде.

Яхъя ЮСУПОВ,

Башкортстанның Бүздәк районы, Картамак авылы

Комментарии