Фашистның да була төрлесе…

Фашистның да була төрлесе…

Миңнәхмәт абый Иске Җөри авылының мөхтәрәм кешеләрнең берсе иде. Балачагында күп авырлыклар күрсә дә, авылның иң чибәр егете Миңнәхмәт белем алырга да, тормышта үз юлын табарга да өлгерә. Егерме яшьлек егет Кызыл Армия сафларында хезмәт иткән вакытта Ватан сугышы башланып китә. Кече сержант Нургалиевка сугышның башыннан алып ахырына кадәр катнашырга туры килә. Яраланып, хәрби госпитальгә дә эләгә. Сугыштан исән-сау кайта. Күкрәген батырлыклары өчен бирелгән медальләр, «Икенче дәрәҗә Ватан сугышы» ордены бизи. Юл төзү идарәсенә эшкә урнаша. Чибәр кыз Гөлҗиһан белән тормыш корып җибәрә. Өч уллары туа. Кызганыч, уллары Рамазан кыска гомерле була. Хаҗимөхәммәт белән Габделбәр исемле уллары югары белем алып, икесе дә җаваплы урыннарда эшләделәр. Балалары өчен сөенеп яши торган бәхетле картлык килә Миңнәхмәт абыйга. Тик сугыш хатирәләре генә беркайчан да күңеленнән китми. Ул балаларына сугышта булган вакыйгаларны сөйләргә ярата. Сугышта төрле гаҗәп хәлләр дә булып куя икән. «Бөтен кеше дә фашист түгел. Бөтен кеше дә кеше үтерергә теләми, – дип, хәтер йомгагын сүтә Миңнәхмәт абый. – Гади солдат – приказ үтәүче бит. Мин шуңа инандым. Бервакыт бер авылны бер көндә өч тапкыр без алдык, өч тапкыр немецлар алды. Берсендә мин бер йортның абзарында ничектер берүзем калдым. Безнекеләр чигенде. Немецлар, исән калган солдатларны эзләп, әсирлеккә алмыйча атып йөриләр. Мин өелеп торган салам эченә кереп яттым. Куркам, билгеле. Киноларда гына ул артистлар курыкмый. Салам арасыннан карап ятам. Бер немец солдаты керде. Тышкы якта иптәшләре калды. Мин яхшы яшеренмәгәнмен, күрәсең. Немец солдаты мине күрде, яныма килде. Күзләребез очрашты. Ул минем иңемә кагылып алды да, салам белән күмеп куйды. Шулвакыт тышкы яктан башка немецлар да күренде. Ул немецларга нидер әйтте, башын чайкады. Монда беркем дә юк, диде бугай. Алар чыгып китте. Шуннан озак та үтмәде авылны үзебезнекеләр алды. Рус телендә сөйләшкәнне, шарт-шорт атканны ишетеп, мин абзардан чыгып, алар янына килдем. Ә алар 5-6 немец солдатын тезеп куйганнар да аларны атарга уйлыйлар. Күрәм, тегеләр арасында миңа ярдәм иткән немец солдаты да бар. Йөгереп килдем дә ашыга-ашыга командирга аңлата башладым. Командир аңлады, мине тыңлады, теге немецны барып алды да, безне кара-каршы бастырды. Үзебезнекеләргә эшнең нидә икәнлеген аңлатты. Безнекеләр «Ура!» кычкырдылар. Без немец солдаты белән кочаклаштык, икебез дә еладык. Мин немец солдатының кулын кыстым. Аннан аны алып киттеләр. Мин аны һаман да хәтеремдә йөртәм. Исәндер дип уйлыйм».

Миңнәхмәт абыйның да бакыйлыкка күчкәненә шактый еллар үтте. Шулай булуга карамастан, аның сөйләп калдырган бу истәлеге бүген дә безне кеше күңеле, изгелек, кылган гамәлләр турында уйланырга мәҗбүр итә.

Рәфикъ СӘХАПОВ,

Теләче районы

Комментарии