Үзебезнекеләр!

Үзебезнекеләр!

Гаҗәп: әнә безнең белән бер абый бии. Ыспай-затлы киеме аның түрә икәнен күрсәтеп тора. Шул, начальник булганга, безнең арага кереп бии торгандыр инде бу абзый. Ой, юк, өлкән яшьтәге бу ир – үзебез икән бит, сыйныфташыбыз икән! Мәктәп елларындагыча, дөньяларыбызны онытып биибез, урта мәктәпне тәмамлаганыбызга 50 ел (ярты гасыр!) үтүнең аз гомер түгел икәнен кыяфәтләребез әйтеп бирә икән… Гаҗәпләндергәннең икенчесе – авылга кайтуымны белгән дусларым да: «Нәрсә белән килдең, машина беләнме?» – дип сорадылар. Бер чакрым ераклыктагы кафега «нәрсә белән килдең», имеш. Безме җәяү йөрмәгән!? Без, балалар, көзгә таба урманнан чикләвек җыеп, киптереп-кишәнкеләп, биштәрле капчык асып, 18-20 чакрым ераклыктагы Берсут пристаненә җәяүләп төшә идек. Чистайга су юлы белән барып, чикләвек сатабыз, үзебезгә кием, уку кирәк-яраклары алабыз. Чистайда унбишәр буханка ипи алып, пристаньнән тагын җәяү кайтабыз. Хәзер, димәк, хәтта бер чакрымны да машина белән генә элдертәләр! Студент чакта 60 чакрым ераклыктагы район үзәге Мамадыш аша кайтсак кына, ничек кайтырга белми аптырый идек. Кышкы салкын кичтә шулай каңгырып йөргәндә, укытучыбыз Энгель Васильевич Маркелов килеп чыкты. Ул мине, машиналар белешеп, юлаучы машинага утыртып җибәргән иде. Менә ул чакта сорыйлар иде авылга кайткач: «Нәрсә белән кайттың, машина беләнме?» – дип. Әллә бу сорау шул чорлардан калган исәнләшү гыйбарәсеме икән?..

Шундый матавыклары булса да, без Үсәлидә укыган алтмышынчы еллар – күтәренке рухлы романтик чор, коммунизм төзү чоры иде. Мәктәпләрне үзгәртеп кору турында закон кабул иткән, укучыларга ныклы политехник белем һәм тәрбия бирүнең юллары билгеләнгән иде. Үсәли мәктәбендә 400дән артык бала 22 авылдан җәяү йөреп укый, теләгәне тулай торакта яши иде. Авыл хуҗалыгы техникасын өйрәнү өчен, укытучыларның белемен күтәрү эшләре башкарылды. Тракторларны без кызлар да өйрәндек. Сабирҗан абый Мәхмүтевнең техниканы аңлатканда юмор кушуы, тракторның рәтен белмәгән кешеләр турында мәзәкләр сөйләп көлдереп, безне өйрәнергә дәртләндерүе әле дә истә. «Совет мәктәбе» журналы бу турыда язып, Үсәли мәктәбенә махсус сан да багышлаган иде (1964 ел, № 5). «Мин бәхетне читтән эзләмим, авылымда калам!» – диде Фазылова Гаишә укуны тәмамлагач ук. Күпләр авыл хуҗалыгы өлкәсендә югары һәм махсус урта гыйлем алган белгечләр: Дәүләтшина Мөсфирә, Әбүбәкеров Рафит, Нурмиев Камил, Сафин Хәниф, хисапчылар Әдһәмова Миңлебану, Афанасьева Анна, Мөхәррәмова Гүзәлия дә үз туган җирләребездә намуслы хезмәт иттеләр.

Хәзерге укытучылар тестлар, интернет информацияләре белән мавыксалар, безне фикер йөртергә һәм эшләргә өйрәттеләр. Моңарчы күз күрмәгән хәл: әнә Басканнан Хәмит белән Бүрсеттән Рәшит, мәктәп ишегалды күген тутырып (хәзер генә моңа ис китми!), самолет очырталар. Макетын үзләре ясаганнар, алар бит математика, физика фәннәрен аерым өйрәнеп, бездән бер класс түбән укысалар да, бу фәннәрдән имтиханнарын бездән алда биреп тәмамлаган кешеләр.

Укытучылары нинди бит! Вак төгәллекләргә игътибарлы булырга иң әүвәл без Нурия апа Шәрәфетдиновадан өйрәндек. «Геометрик фигуралар сызганда, почмак градусларында ялгышлык җибәрергә ярамый. Күз алдына китерегез: очу аппаратын космик объектка юнәлткәндә, әгәр дә бер градусның йөздән бер өлешендә генә булса да ялгышлык китә икән, бу аппарат йөз меңнәрчә километр читкә барып төшәчәк!» – дия иде ул. Бу гыйбрәтле җөмлә тормыш өчен дә туры килә: кечкенә генә ялгышың да киләчәктә зур хаталарга, фаҗигаләргә китереп җиткерергә мөмкин бит. Зыятдин Билал улының Архимед законын тормышка бәйләп сөйләве мавыктыргыч иде. Фәтхерахман Хәбибрахман улының физиканы аңлатканда оста фокусчы шикелле кылануы, пыяла таякны мех белән ышкыганнан соң: «Ни өчен башта янәшә иде, ә хәзер як-якка тайпылды таяк очындагы каурый канатлар?» – дип, елмаеп җавап көтеп торуы, бер үк корылма белән корылган канатчыкларның бер-берсеннән этелүен инде без дә аңлап алгач, безнең белән бергә шатлануы… Сәүбән абый Абдуллинның да (әтисе дә укытучы булган, Ленин ордены кавалеры!) Менделеев таблицасының төзелү «сере»н без укучыларның үзләреннән «ачтыруы» һаман хәтердә әле. И, үзебез ачыш ясагандай сөенүләребез! Ә Рамил абый Әбделмәнов дәрескә кергәч тә иң әүвәл үзе иҗат иткән юмористик хикәяләрен укып елмайта, аннары… тырышып-тырышып төн буе сызган сызымнарыбызның йә теге, йә бу гаебен күрсәтеп, сызымны яңадан эшләп килергә кушып елата, бер сызымны икешәр-өчәр, хәтта дүртәр-бишәр кат эшләтә иде. Без хәйләгә керештек: сызымның баш-башларына энә кадап, берничә кыз Галядан күчерә. Тик Рамил абый да хәйләне тиз төшенде: энә эзләре нык күренеп торган сызым – күчертүченеке, энә сай батырылганы күчерүченеке икән. Күчертүченең билгесе төшү куркынычы алга килеп басты. Үз башыбызны эшләтергә мәҗбүр булдык. Тагын төннәр буе тырыштык. Шунысы куанычлы: ел азагына таба беренче сызымга ук әйбәт билгеләр ала башладык! Гөлсинур апа Хөснуллина исә начар укучыларны да мактау-үсендерү юлы белән «5»леләр алырга «мәҗбүр итә» торган химик-биолог иде. Үсендерә белү аларның нәселеннән килә. Хәдичә апасы ачык йөзле абыстай иде. Электән калган гадәт: 1 Май көнне безнең авыл балалары, өй борынча йөреп, йомырка җыялар. Хәдичә апа үзләренә кергән һәрбер балага күңел күтәрә торган мактау сүзләре әйтә. Энесе Солтан Хәбиевич – безнең башлангыч мәктәп укытучысы – аңа һәр баланың ничек укыганын, ни белән мавыкканын сөйләп тора! Хәдичә апа әллә нинди матур сүзләр әйтеп, һәркайсына, күкәйгә өстәп, тагын әллә нинди тәм-том күчтәнәчләр биреп, яхшы теләкләр әйтеп, кул болгап озатып кала. Солтан Хәбиевич тә, Гөлсинур апа да, бертуганы Ясәви абый да, соңыннан Фасыйл белән Рәшит тә, Лилия дә әнә шундый ачык йөзле, тәмле телле укытучылар булдылар.

Укытучыларыбыз шулай уйнап булса да уйларга-уйланырга өйрәтеп, нык таләпләр куеп, төрле ысуллар белән үз фәннәренә гашыйк итеп, үз артларыннан ияртә бардылар. Әйе, тырышлык бушка китмәде, алга таба укырга теләге булган сабакташларым югары уку йортларында укып чыктылар.

«Мамадышның йортлары, биналары минем истәлекне дә саклый», – ди Ахунов Илдус. Аның белән ничек горурланмыйсың: Мамадышның заманча мәктәпләре, мәдәният йортлары, спорт сарайлары, ашханәләре, җитештерү биналары атказанган төзүче-инженер Илдусның белеме-акылы, хезмәтне оештыру сәләте белән салынган. Җиде балалы гаиләдә үсте ул. Сигезенчедәме-тугызынчыдамы укыганда, ут чыгып, аларның йорт-куралары янып беткән иде. Әнә шул чакта төзүче булу теләге күңеленә ныклап кереп урнашкан булгандыр аның. Сыйныфташларыбыз Нурмиев Раиф, Сөләйманов Фәрит тә институт тәмамлап, бу изге эштә эшләделәр. Инженер-механик Җәләлиев Кыяметдин, химия-технология белгече Максимов Михаил да – безнекеләр.

Мәгълүм ки, әдәп-әхлак тәрбиясе бирү эшендә әдәбият-тел укытучыларыбыз алыштыргысыз урын алып тора. Гөләмзә апа Хаҗиева безне тормышка аек күз белән карарга өйрәтте. Фирдәүсә апа Фатихова тел дәресләрендә яңа алымнардан файдалана иде, соңыннан ул 9нчы сыйныфлар өчен татар теле дәреслеге язып нәшер итте. Ә бишенчедән алып тугызынчыга кадәр укыткан Мәрьям апа Мозаффарова турында аерым сөйлисе килә. Безне аналарча кайгыртуы, ифрат та гадел булуы өстенә, кайбер әдәбият укытучылары булдыра алмый торган мәсьәләне – шигырьне шигырь иткән тел үзенчәлекләрен өйрәтә белә иде ул. Казан дәүләт университетында укыганда, профессор Хатыйп Госман, зачет-имтихан алуны төнгә кадәр сузып, шигырьләрдән «сурәт» таптырырга бик ярата иде. Имтиханда ул миннән канәгать калып: «Укытучың кем, кайда укыдың?» – дип сораган иде. Университетта әдәбият укыткан яраткан язучыбыз Мөхәммәт Мәһдиев безгә: «Шагыйрьнең тел-стилен өйрәнәбез дип, иҗатына кирза итек белән кермәгез, шагыйрьнең йөрәген йон бияләй белән тотмагыз!» – дип искәртә килде. Юк, Мәрьям апа эпитет-чагыштыруларны, метафораларны коры санап сөйләүдән бигрәк, шагыйрьнең күңел дөньясын тоярга өйрәтте. «Йөрәктән чыккан гына йөрәккә керә!» – менә нәрсәне аңларга тиеш идек без. Мәрьям апа аз сүз белән күп мәгънә аңлатып, психологик паузалардан оста файдалана белә торган сөйләм остасы иде. Сыйныф җитәкчесе буларак, коммунизм төзүченең әхлагы турында аннан да үтемле итеп аңлатучы булмагандыр. Без инде сыйныфыбыз белән, якты киләчәк хакына, акчасыз эшләргә дә әзер идек. Аның укучылары турында – бездән алдагыларны да, бездән соңгыларны да – олылау-мактау тавышы белән: «Болар – Мәрьям апаныкылар!» – дип әйтә торганнар иде. Шундый укытучыларда укыгангадыр, безнең күбебез укытучы булырга хыялланды. Хисләр рус һәм татар телләреннән инша язганда да ташып чыга. Укытучыларыбыз бигрәк тә Федорова Галинаның язмаларын яратып укыйлар. Гел бишкә генә укый торган Галя бар яктан да үрнәк: әдәбиятны-телне ярата, үзе чиста-пөхтә, хезмәт сөючән, ярдәмчел, тыйнак, йомшак күңелле, эчкерсез дус. Тик ул әдәбиятны түгел, математиканы сайлады: математика – заман таләбе!

Нәрсә соң ул предметара бәйләнеш? Дәрестә бер теманы икенчесе белән бәйләп куюмы? Алай гына түгел икәнен безгә Үсәли авылының зыялылары үз үрнәкләре белән күрсәттеләр. Укытучыларыбыз да, Үсәли хастаханәсе табиблары да халык алдында лекцияләр укый, концертлар куя, халыкка шул рәвешчә дә хезмәт күрсәтәләр иде. «Керим әле урманнарга» җырының (булачак) авторы Гарифҗан абый Мөхәммәтшин, үзе математик булса да, дәресләрдән соң нәфис сәнгать тәрбиясе бирә, аның бу эшне күңеле теләп, яшьлек дәрте белән рухланып эшләве сизелеп тора иде. Мәктәп залында мәшһүр рәссамнарның репродукцияләре күргәзмәсе даими алышынып тора, Гарифҗан абый теге яки бу картинаның иҗат үзенчәлекләре, язылу тарихы, авторының тормышы турында сөйли торган иде. Үсәли авылының зур клубында Гарифҗан абый җитәкчелегендә М. Фәйзинең «Галиябану» әсәре куелды. Шул хәтле килештереп, шул кадәр оста итеп уйнадылар сабакташларым! Зал гел, бүлдереп, алкышларга күмеп торды. Хәлил (Мисбахов Наил), Галиябану (Билалова Гүзәлия) мәдәният институтын тәмамлап, мәдәният эшенә чумдылар. Үсәлигә бергә йөреп укыган дусты – укытучы Наҗия белән Гүзәлия һаман сәхнәдә әле: ел саен өлкәкүләм ярышларда алар. Бию сәнгате белән «Балкыш» фестивалендә катнашып, үткән ел да зона күләмендә I дәрәҗә Диплом алып кайттылар. Бәдри белән Галимә – Нәҗип Габдрахманов белән Сибгатуллина Розалия – югары белемле табиблар булдылар. Чыгарылыш кичәсендә: «Мин тракторчы булам, тракторчының эшен хәзер автомат үзе башкарачак!» – дип, кайсысын ничек итеп борганда, тракторның нинди-нинди галәмәт эшләр кыласын, рольгә кереп, бик оста сөйләп, безне көлдергән Габдуллаян да югары белемле табиб булды. Сыйныфташларыбыз Нәҗип белән Габдуллаян гомерләре буе Мамадыш хастаханәсендә үз якташларыбызга фидакарь хезмәт иттеләр. Бакча башлары мәктәпкә терәлеп үк торган, безнең парта артында гына утырган бик тә тыныч, бик тә тыйнак Шакиров Раиф Сабирҗан улы исә зур җаваплы эшләрне башкаруы белән дә мәгълүм: Башкортстанның Нефтекамск шәһәренең һәм шул районның баш табибы булып эшләде ул.

Әйе, Үсәли урта мәктәбеннән канат ярып очып чыккан сабакташларым белән горурланмый мөмкин түгел. Укытучыларыбызның изге гамәлләре күңелләребезнең иң кадерле урыннарына җылы, якты булып язылган. Алар гел безнең белән.

Равия АБДУЛЛИНА,

Чаллы шәһәре педагогика институтының элеккеге мөдәррисе, профессор

Комментарии