- 26.11.2016
- Автор: Илфат Фәйзрахманов
- Выпуск: 2016, №47 (23 ноябрь)
- Рубрика: Гыйбрәт ал
Алда Әниләр көне. Җәннәт әниләр аяк астында, дип юкка гына әйтмиләр. Әниләребезне кадерләп яшәсәк иде! Алар һәркемнең тормышында якты маяк. Әниләре булганнар бик бәхетле. Ул 60та да, 70тә дә бик кирәк. Аның, балам диеп, ут йотып яшәве, кирәк чакта киңәшче дә, иң ышанычлы дус та була алуы өчен генә дә аңа мәңгелек дан һәм хөрмәт тиешле. Әнисез калгач кына, тормышның нинди күңелсез һәм китек булып калуын аңлыйсың икән.
Барыбызга да әниле булып яшәргә, ә әниләребезгә хәерле озын гомер насыйп итсен!!! Ятимнәр йорты да, картлар йорты да бетсен иде җир йөзендә. Барыбыз да әниләре белән бәхетле булсак иде.
Бүгенге сәхифәбездәге язмалар әниләр турында.
Әниләр
«Әннә, Әннәнәнә», – дип теле ачыла баланың. Бала үсеп җитә, тормыш кора. Алтмышка җитсә дә, ул Ана өчен һаман Бала булып кала. Әниләрнең кадерен беләбезме соң без? Кемнәрдер аналарын картлар йортына илтеп ташлый. Кемнеңдер карарга мөмкинлеге булмый, кемгәдер анасы артык йөккә әйләнә. Ә теге дөньяга күчкәч җавап бирәсен уйламыйлар.
Безнең әни Латыйпова Фәгыймә Харис кызы үзебез белән яши. Быел аңа 93 яшь тула. Әни нужаны да әз күрмәгән, кайгыны да. Сугыш елларында япь-яшь кыз бригадир булып эшләгән, медаль биргәннәр. Аннан соң авылда кибетче, амбар мөдире, авыл советы рәисе, бригадир булып эшләде. Башта әти үлде, ике елдан соң әби китте. Әниебез сынмады, сыгылмады. Өч малайны, ягъни безне тәрбияләп үстереп, өйләндереп, зур тормыш юлына озатты. Тормышлар түгәрәкләнгәч кенә 33 яшьтә фаҗигале төстә төпчеге җир куенына керде.
Әниебез тик тора белми, безне дә контрольдә тота. Өч балабызны да әниебез карап үстерде, дисәм, ялган булмас. Әниебезнең бүгенге көндә җиде оныгы, унбер туруны бар. 86 яшьлек әбине, ягъни хатынның әнисен Ситдыйкова Назирә Камил кызын да үзебезнең тәрбиягә алдык (дүрт яшендә ятим калып, үги ана белән үскән). Ике кодагый чөкердәшеп утыралар.
Әбинең гомере авыр эштә – фермада бәрәнләгән сарык сөйрәп үткән. Өйдә күпләп мал-туарын да, тавык-чебешен дә асрады. Әле дә тик тора белми, ишегалдына чыгып, кар көри. Бабай белән бер малай, бер кыз тәрбияләп үстереп, зур тормыш юлына озаттылар. Бабайны яман чир аяктан еккач, әби аны тәрбияләп соңгы юлга озатты. Хәзер әбиебезнең биш онык, дүрт туруны бар.
Ике кодагыйга, ягъни әни белән әбигә балаларының игелеген күреп, тыныч тормышта яшәсеннәр, гомерләре сәламәтлек, бәхет, шатлык белән үтсен, диеп телибез!
Роберт САФИН,
Азнакай районы, Карамалы авылы

Комментарии