Акъәбиемә мәрсия

Акъәбиемә мәрсия

Мин картлар йортына якынлашам. Бер генә борылыш калды. Шуннан соң ерак калмый инде. И көтәдер инде ул, көтәдер мине.

Менә шул йортның капкасыннан керәм. Гадәттәгечә, күзләрем тәрәзәдә. Әйе, ул мине түземсезлек белән көтеп тора. Әнә үзе дә. Ул – минем Акъәбием. Мине күрү белән нишләргә белми, шатлана, кулларын күкрәгенә куеп, учларын кыса. Сагынган, бик сагынган бу юлы да мине Акъәбием. Гадәттәгечә:

– Балакаем, килеп җиттеңме? Кыен булмадымы? Бар да сау-сәламәтме? Гаиләңдә татулыкмы? Кызың кайда? Ул ничек? Эшләрең барамы? – дип бер-бер артлы сораулар яудыра башлый. Мин аңа елмаеп, аны яратып, хөрмәт белән карыйм… Аңа карыйм да елыйм. Аны күрү шатлыгыннан елыйм, кызгану хисе дә чиктән ашкан, аның олы йөрәкле, киң күңелле һәм дә әйтеп бетергесез туган җанлы булуы өчен елыйм. Шуннан соң нечкә тире белән капланган сөякле кулларын учыма алам, битләремә куям, елавымнан туктарга тырышып карыйм, тик Акъәбиемнең сөенеч белән катыш борчулы йөзен, күзләрен, сөякле яңаклары буенча энҗе-энҗе яшьләр тамганын күрү белән тагын елый башлыйм. Башымны итәгенә куеп кына тынычланам. Инде шуннан соң гына:

– Гөлсем әбием – Акъәбием минем, барысы да яхшы, хәзер бөтенесен дә бәйнә-бәйнә сөйләрмен. Мин сине шундый сагындым. Озак килмичә тордым, гафу ит. Мин сине онытмадым, син минем уемнан бер дә чыкмыйсың. Тик үзең беләсең, тормыш, йорт мәшәкатьләре, гаилә, эш һәм башкалар. Ачуланма, зинһар, – дим.

– Син нәрсә инде, балакаем?! Балаларга, гомумән, кешеләргә ачуланып та булмый. Бернинди үпкәм дә юк минем. Әллә нәрсәләр уйларга кирәкми. Бары шул гына: телефон аша сөйләшү бер хәл ул, ә менә кара-каршы утырып хәл-әхвәлләр сорашу, кадерле кешеләремне исән, сау-сәламәт килеш күрү – аннан да зур бәхет бармы икән?

Безнең исәнләшү һәрвакытта да диярлек әнә шулай башлана. Башта елыйбыз, аннан соң гына тел ачыла. Ә еламыйча түзеп булмый бит. Йөрәктән ярсып чыккан сагыну белән күрешү бәхете күңелләрне нечкәртеп җибәрә…

Шушы картлар йортына мин инде ничәнче ел йөрим, дөресрәге, бер шәһәрдән икенче шәһәргә ничә чакрым юл узып киләм. Шунысы кызганыч: юлда гел йөреп булмый, төрле сәбәпләр, эшләр килеп чыга. Акъәбиең шундый кадерле булгач, нишләп үз яныңа гына алмыйсың соң, дигән сорау туар сездә. Кызганыч ки, аның сәбәпләре бар шул. Менә шулар турында да, язмыш борылышлары, һәм дә, гомумән, Акъәбинең кем икәнлеге турында сезгә дә бәян итәсем килә.

Кем соң ул Акъәби?

Аның чын исеме, өстә яздым, Гөлсем. Дөрестән дә, без аның белән инде ничә еллардан бирле таныш. Шушы вакыт аралыгында ул минем әйтеп бетергесез иң якын кешеләремнең берсенә әйләнде. Үз дәү әнием кебек күрәм мин аны. Ул да мине ярата, очрашу мизгелләрен түземсезлек белән көтә, көненә әллә ничә тапкыр телефон аша сөйләшәбез. Киңәш кирәк булса да, эч пошып куйса да, бик каты сагынып җибәрсәм дә, сизмәстән, кулым кесә телефонына үрелә. Ниһаять, аның тавышын ишетү белән җаныма җылы йөгерә, сулышым киңәеп китә. Аның бары балам дип әйткән сүзен ишетү белән дә шатлыгым чиктән аша. Аңа, һәркем яратып, Акъәби дип эндәшә.

Гөлсем әби – минем бер дустымның дәү әнисе. Шул дустым белән егерме елдан артык таныш булсак, Гөлсем әбиемне нәкъ шул вакыттан бирле якын кешем итеп күрәм. Үсә, олыгая барган саен, минем хөрмәтем әбиемә карата артканнан-арта барса, оныгының мөнәсәбәте икенче булды. Тик хикмәт нидә икәнен Акъәбием үзе генә аңлап бетерә алмый иде. Тора-бара дустым белән безнең ара да суына башлады. Икебез дә гаиләле булдык. Көннәрдән бер көнне әбиемнең икенче шәһәрдә яши башлавы турында хәбәр алдым…

Минем дустым, Гөлсем әбинең оныгы – ятим бала. Әтисе аларны ташлап киткән, ә әнисе баладан баш тарткан. Акъәби бу турыда белү белән оныгын тәрбиягә алган. Әбинең үз кызын – оныгының әнисен инде 35 еллап күргәне дә, аның исәнме-юкмы икәнен дә белгәне юк. Үзенең бар көчен, йөрәк җылысын шул Гөлфиягә биргән.

– Кайда ялгыштым соң мин? Кайда, нинди ялгышлык җибәрдем, балам?! Нишләп Гөлфиям минем шундый булып үсте. Бер дә кычкырмадым, сукмадым, какмадым. Ә ул әнә нинди булып үсте. Юк, мин ышанмыйм, бу аның эше түгел, шулай бит, Ләйсән? Ул шул иренең йогынтысына гына бирелгән. Ул андый бала түгел, – дип, әбием һәрвакыт үз-үзен тынычландырырга тели. Белмим, кемнең йогынтысыдыр, ләкин Гөлфия танымаслык булып үзгәрде. Кияүгә чыккач, беренче эш итеп, Акъәбинең бакчасын саткан. Инде шуннан соң озак та узмый, әбинең фатирын сатып, аның үзен картлар йортына озатканлыгы билгеле булды. Гөлфия исә, үз чиратында, ире белән башка шәһәргә юл тота. Инде ничәнче ел ул шунда яши, үзенең бизнесын ачып җибәрә. Әби янына кайту түгел, хәтта телефоннан шалтыратып, хәлен дә белми. Дөрес, мин Акъәбине ничә тапкыр үз яныма алып китәргә теләдем. Ләкин Гөлфия күптәннән инде төрле планнар корган икән. Бу йорт хуҗасы белән килешенгәнчә, Гөлфия ризалык бирмичә, әбиемне картлар йортыннан алып китәргә беркемнең дә хокукы юк. Әлбәттә, Гөлфия белән берничә тапкыр сөйләшергә теләдем, нәтиҗәсе генә булмады. Хәзер инде аның белән дә күптәннән аралашмыйбыз. Соңгы сөйләшүдә ул:

– Нәфесеңне сузма, әби белән күрешеп торганга рәхмәт әйт, юкса мин аны да чикли алам. Мине кыздыра калсаң, моны эшләп тә куярга мөмкинмен. Син мине беләсең, – диде.

Юк, мин шушы көнгә кадәр Гөлфияне белмәгәнмен икән…

Берьюлы Акъәби ике кулымны күкрәгенә кысты да болай диде:

– Балакаем, ничә еллар буена Гөлфиямне көттем, әле һаман да көтеп яшим. Шулай да мин бу дөньяга гомерлеккә килмәгәнмен. Минем Гөлфия белән икегезне ике ягыма утыртып, сезне кочасым һәм сезгә гомерем буена саклаган кашлы йөзекләр бүләк итәсем килгән иде. Ләкин Гөлфиям һаман да килми. Гомерем өзелгәнче сиңа булса да бүләк итеп калдырыймчы. Аларны үземә кайчандыр минем әбием бүләк иткән иде. Ул аксөякләр нәселеннән булган. Үзең өчен иң кадерле кешеңә бүләк итәрсең, дигән иде. Менә мин аларны сезгә бирергә булдым. Бу дөньяда сездән дә кадерле кешем юк бит минем. Нинди генә булса да Гөлфиямне дә яратам, чөнки мин аны беренче көннән үк үзем үстердем. Менә бусы – яшел кашлысы – синеке. Синең күзләреңә туры килә. Ә монысы – зәңгәр кашлы йөзек. Аны мин Гөлфиягә бүләк итәрмен дип уйлаган идем, чөнки аның күзләре шикелле ничектер серле тоела миңа. Мин бит аны һаман да аңлап бетерә алмыйм. Әле һаман да аның кайтачагына ышанам.

Кызым, кабул итеп алчы шушы кашлы йөзекне. Гомерең буена төсем итеп сакларсың аны, югалтма.

Акъәбием шушы урында туктап калды. Аның яшь тулы күзләре мөлдерәп миңа карыйлар иде. Ә шул күзләрдә ниндидер моңсулык, борчу. Түзмәдем, әбиемне муеныннан кочып алдым, ә ул шуны гына көткәндәй, сулкылдап елап җибәрде. Шуннан соң пышылдап диярлек болай диде:

– Әгәр дә Гөлфиямне күрмәсәм, аңа минем сагынуларымны, сәламемне җиткерергә тырыш. Мин аңа беркайчан ачу да тотмадым, рәнҗемәдем дә. Ни дисәң дә, ул минем үземнең балам, үз каным. – Акъәбинең йөрәк түреннән сыкрап чыккан шушы сүзләре җанымны өтеп алды, кайнар сулышы битемә килеп бәрелде. Йа Ходаем, аның эчендә янган ялкынны беркем дә сүндерә алмас кебек тоелды миңа…

– Балакаем, гомерем өзелгәнче, кызыңны күрәсем килә. Берәр вакытың булганда алып килерсең әле. Бу – соңгы үтенечем, – диде беркөнне Акъәби.

Икенче көнне үк аның үтенечен тыңладым. Якын ара да түгел бит, ни дисәң дә икенче шәһәргә барасы. Аллага шөкер, кызым да юл буена киреләнмәде, еламады.

– Сөбеханалла, бу әти кызы булган ич. Бәхетле, сау-сәламәт, әниең кебек тәрбияле, акыллы булып үс, – дип безне каршы алды әбиебез. Кызым башка кешеләрдән ятсынса да, беренче тапкыр күргән Акъәбидән тартынмады. Киресенчә, аңлагандай, әбиемнең итәгендә аның сөйләгәннәрен исе китеп тыңлап утырды. Кулларын аның нечкә кулларына куеп, карап торды. Үзе нинди кечкенә генә, сөйләшү түгел, аякка да йөрмәгән сабый да кешенең самимилеген, эчкерсез күңелен, пакь йөзен күрә белә икән, дип уйлап утырдым шул көнне.

Бер килүемдә әбием күренмәде. Югыйсә әле берничә сәгать элек кенә сөйләштек. Минем киләсемне дә, ничәдә монда буласымны да белә. Берәр әйбер булмагандыр бит? Юк, юк, әбием җыенып чыгып кына җитә алмый торгандыр. Хәзер, хәзер аның үткен карашы миңа төбәләчәк, тәрәзәдән аның мөлаем йөзен күрәчәкмен… Күпме генә көтсәм дә, әбием күренмәде…

Мин бу йорттан көч-хәл белән чыктым, үз-үземне көчкә кулга алдым. Бармагымдагы яшел кашлы йөзегемә карадым да, үксеп-үксеп, ярсып-ярсып еларга тотындым. «Нәрсә соң әле бу, төш кенә бугай ич бу», – дип үз-үземне чеметеп карыйм. Әмма юк шул, юк. Минем Акъәбием икенче дөньяга күчкән. Ни кызганыч, аз гына җитешмәдем, аз гына бит. Соңгарганым өчен кичер мине, зинһар өчен! Табибка да: «Әле менә килгәндә генә сөйләшеп алдык бит, сез бәлки кем беләндер бутый торгансыздыр», – дим, үземнең күз яшемә буыла-буыла. Һаман да ышанмыйча, табибка төрле-төрле сораулар бирәм. Ә ул тыныч кына мине урындыкка утыртты да: «Сезнең әбиегезгә көтмәгәндә генә начар булды, хәле китте, йөрәге сулкылдап тибә башлады, кан басымы күтәрелде, шул мизгел эчендә генә йөрәге тибүдән туктады», – дип сөйли башлады…

Акъәбинең үлеме турында шунда ук Гөлфиягә хәбәр итеп тә, ул әбине соңгы юлга озатырга кайтырга кирәк дип санамады. Телефон аша коры гына: «Минем монда эшләрем күп, бизнес көтми ул, кайта алмыйм инде. Шул-шул счетка шуның кадәр акча күчерермен, тиешенчә эшләрен башкарырсыз», – диде дә телефонын куйды. Гомумән, күпмедер вакыт телсез тораташ булып катып калдым. Шулвакыт әбиемнең сүзләре, сораулары исемә төште. Чынлап та нишләп Гөлфия шуның кадәр кансыз булды икән?

Акъәбиемнең Гөлфиягә бүләк итәргә теләгән зәңгәр кашлы йөзеген аның белән җирләдек. Аны Гөлфиягә тапшырмыйча дөрес эшләгәнмендер, дип уйлыйм. Бәлки бүтәннәр башкачарак уйлыйдыр, белмим…

Инде бүгенге көн дә узды. Акъәбиемнең үлеменә дә ике ай булды. Вакыт дигәнең сизелми дә. Ләкин әбиемне бик сагынам. Аның чал чәчләрен сыйпыйсым, эчкә батып торган, әмма үткен, шул ук вакытта мөлаем күзләренә карыйсым, нечкә бармаклы кечкенә кулларын үземнең битләремә куясым килә. Бик авыр миңа икенче дәү әниемнән башка. Урыны җәннәттә булсын!

Ләйсән ЯРУЛЛИНА.

Казан шәһәре.

Комментарии