«Авыл яшәгәндә, ат яшәячәк әле»

«Авыл яшәгәндә, ат яшәячәк әле»

Коеп яңгыр ява... Кисәк искән җил матур итеп бизәлгән атларның чулпыларын селкетеп, тирә-юньне матур моңга күмә. Ә әнә тегендә, үзләренең чиратын көтеп, чабышкы атлары кешни. Уң ягыңа борыл: биредә ат җигәргә һәм туарырга өйрәтәләр. Хей, яңгыр кайгысымыни! Бүген бит «Ат көне»! Бүген яңгыры ни дә, кары ни. Инде сигезенче ел рәттән Яңа Кырлай авылында үткәрелә торган бу бәйрәмдә без дә булып кайттык.

АТ СӨЮЧЕЛӘР ҖЫЕЛДЫ

Татарга ат тәүге мәхәббәте кебек кадерле. Өлкәнрәк буын моны яхшы аңлый, шуңа да аларның бу бәйрәмгә карашы бүтән төсмер ала. «Ат көне» Сабан туе һәм Яңа ел арасындагы өстәмә бәйрәм генә түгел. Инде сигезенче ел рәттән зур масштабта уздырыла торган Ат көне 17нче сентябрьдә арчалыларны гына түгел, Татарстанның төрле төбәкләреннән ат сөючеләрне җыйды.

Хәзер ат ярышларының форматы халыкара статуска ия. Ярышлар Русия Федерациясе Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы һәм Татарстан атчылыгы һәм ат спорты федерациясе ярдәме белән үткәрелә. Шуңа күрә 40, 80 һәм 120 километр арага атта чабучылар арасында Татарстан спортчылары гына түгел, Русиянең башка төбәкләреннән килгәннәр дә шактый. Катнашырга теләүчеләр саны да елдан-ел арта гына. Кукмара, Арча, Лениногорск, Аксубай, Азнакай, Башкортстан, хәтта Санкт-Петербургтан да килгәннәр. Кадерле кунаклар арасында Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов, Милли Шура рәисе Васил Шәйхразыев һәм Саха (Якутия) республикасы башлыгы Айгиз Николаев та бар.

Ат чабышын карар өчен таш яуганда да килергә әзерләр

– Бездә ике йөз меңнән артык ат бар, без аларны үрчетәбез. Төрки халыклар өчен ат – изге хайван. Борынгы төрки халыкларның Евразия далалары буйлап йөрүләрен күрсәтү һәм аңлар өчен безнең яшьләр Оймяконнан алып Мәскәүгә кадәр юлны атта узды. 11 мең чакрым юл үтәр өчен бер ел һәм дүрт ай вакыт кирәк булды. Аларның юлы Татарстан аша да узды. Җылы каршы алуыгыз өчен рәхмәт әйтәм. Шуның белән яшьләр төрки халыкларның рухын һәм аттан аерылгысыз булуын күрсәтә, – дип котлады Айгиз Николаев.

АТЫ БАРНЫҢ ТАРИХЫ ТИРӘН

Тарих һәм әдәбиятыбызга күз салсак, татар кешесе атны гомер-бакыйга яраткан. Ат исемен мәңгелек җырларына кушып җырлаган, чөнки «кара да гынай урман, караңгы төн, яхшы атлар кирәк лә үтәргә…». Шагыйребез Һади Такташ та: «Бирегез ат миңа! Кем, әй? Мин атланыйм! Могҗиз көчләр бармы? Бирегез, канатланыйм!» – дигән. Татар атта туар, атта үләр, дип тә юкка әйтмәгәннәр, чөнки алар арасындагы бәйләнеш көчле булган. Хәзер дә юк түгел. Ат белән җенләнгән ир-егетләребез бихисап әле.

– Хәзер без техника заманында яшибез. Атлар сирәк. Дөрес, ат кемдер өчен әле дә тугры дус ул. Ат җене кагылган кешеләр бар бит. Алар бүген дә ат асрый. Кемдер чабышкылар тота, кемдер эш аты, – дип сөйләде Арча районы Наласа авылыннан Рамил абый Мөхетдинов.

Наласа авылында ат тотучылар аны нәкъ эш аты буларак асрый: печән дә алып кайталар, тиресен дә түгәләр, бакча да эшкәртәләр аның белән. «Элегрәк без дә асрадык. Ат белән эшли торган барлык эшләрне башкардык. Без дүрт малай үстек. Әти-әни безгә ат аша тәрбия биргән, чөнки без эш тәмен белеп үстек. Атны җигү һәм туару үзе бер йола бит. Хәзер инде аны белүчеләр сирәгәя. Яшьләр, гомумән, белми», – ди ул.

«Аударыш» – күпләрнең күңеленә хуш килгән уен

– «Ат көне» – кызыклы чара. Атка карата игътибарны арттыра. Ат чабышы Сабантуйда бер мизгел генә, ул милли бәйрәмнең бер компоненты буларак кына кулланыла. Ә әлеге чарада ат – төп урында. Яшьләрне дә җәлеп итә әлеге бәйрәм, елдан-ел масштабын зурайта. Тамашачылары да арта бара. Беренче чараларда халык бераз сүлпәнрәк иде. Быел үткәрелгәнендә, яңгыр коюга карамастан, бик күп кеше катнашты. Ат көне халык бәйрәмнәре рәтендә булырга тиеш.

Сер түгел: бүген атны бөтен кеше тотмый. Дөресрәге, бөтенесе тота да алмый. Ул – тәрбия сорый торган хайван. Бүген 24 сәгать вакытын гадәти йорт эшләренә болай да җиткерә алмаган халык үз өстенә өстәмә эш алудан бераз куркып та калмый түгел. Ә Арча халкы атлардан бөтенләй баш тартмаган. Татар аты белән көчле, диләрме әле?..

– Бер вакыт аралыгында атлар кеше тормышында ничектер икенче планга калып, машина һәм трактор беренче урынга чыккан иде. Әмма соңгы 20-25 елда ат янә үз баскычына менде. Чабыш атлары, эш атлары асраучылар күрше-тирә авылларда юк түгел. Әйтик, Алга-Көек авылында яшәүче Вилдан Гарифуллин инде озак еллар ат асрый. Аның балалары да ат яратып үсте, шуңа да ат чабышларында актив катнашалар. Үзем дә 1995-2000нче елда ат асрадым. «Ат көне» кебек бәйрәмнәр Сабантуйга караганда мөһимрәк. Атларны чабышкы ролендә генә түгел, ә татарның гореф-гадәтләрен саклаучы, тарихны кайтаручы зат итеп тә күрсәтә ул. Шуңа күрә атның әһәмияте кимеми һәм кимемәс. Авыл яшәгәндә, ат яшәячәк әле, – ди ел да бу бәйрәмгә килүче арчалы Фәнис абый Тимашев.

«АТ ӨЧЕН АКЧА ДА, ВАКЫТ ТА ЖӘЛ ТҮГЕЛ»

«Ат көне»ндә беренче тапкыр гына кунак булмаучылар «Аударыш» бәйгесе турында яхшы белә. Хәер, фәкать шуны гына карарга дип ерак юллар, зур чакрымнар үтеп килүчеләр исемлеге дә зур. Әйтик, Лениногорскидан килгән Илсур Хәкимов – нәкъ шундыйлардан.

– Аударыш – безнең милли спорт төре. Элегрәк Сабантуйларда да оештырыла иде ул, ләкин хәзер онытылды. Бу уен турында ишетеп белүчеләр дә сирәк очрый дип уйлый идем, әмма бүген белдем: ул популяр икән. Бөтенрусия турнирлары уздырыла, дистәләгән яп-яшь егетләребез шунда теләп катнаша. Әнә, күрдеңме ничек егып салды, – дип хисләнеп сөйләде ул.

«Аударыш» – татар милли спорт төре. Ул «аудару», «егылу» сүзләреннән килеп чыккан. Аны икенче төрле «атларда көрәшү» дип тә атыйлар. Тарихка күз салсак, революциягә кадәр татар авылларында «Аударыш» уены аеруча популяр булган.

– Хәзер дә асылыбызга кайтабыз. Атны иярлибез, уенны популярлаштырабыз, – ди Илсур абый.

Уенның кагыйдәләре гади: мәйданда ике ат, ике җайдак-көрәшче һәм хөкемдар. Кайсы көрәшче көндәшен атыннан өстерәп төшерә, шул җиңү яулый. Өстерәгәндә бары тик билгә бәйләнгән сөлгедән генә тартырга кирәклеген иң яхшы көрәшче төнлә уятып сорасалар да, әйтеп бирергә тиеш.

Кагыйдәләр гади булса да, күп көч һәм зирәклек сорый торган уеннарның берсе ул. Шуңа да ат өстенә менеп атланган көрәшчеләр мәйдан тирәсенә җыелган халыкның: «әй, шуны да ата алмадыңмы», «атыңны терә», «кулыңны ал» ише сүзләренә колак салмый. Алар үзләренең якын дусларын – атларын тыңлый. Алар белән генә сөйләшә, алар белән бергә сулый. «Атны аңлаган очракта гына уңышка ирешәчәксең». «Аударыш»ның төп җиңүчесе Илнур Гобәйдуллин нәкъ менә шул шигарьгә таяна.

Илнур – Кукмара районы Олыяз авылы егете. Кечкенәдән атлар янында үскәнгәме, бүген бу хайваннар белән уртак тел таба белә ул.

– Күп кеше ат тотмый бит инде хәзер. Авылларда да бик сирәк кешедә генә очрый алар. Анда да йә үстереп сату, йә иткә дип асрыйлар. Хәзер техника заманасы. Атларны трактор, машина алыштырды. Атка утырып йөргән кешене күрсәләр, хәзерге буын балалары бөтенләй аптырашта кала. Җәй көннәрендә шәһәрдән авылга кунакка кайткан бала-чагалар минем атта йөргәнне күреп: «Мама, смотри: там лошадь», – дип бармак төртеп күрсәтәләр. Ат кем өчендер бизнес ясау чыганагыдыр, ләкин минем кебек ат белән җенләнгән ир-егетләр өчен ул – якын дус, тугры иптәш.

– Димәк, ат җене сине читләп үтмәде?

– Әйе, үземне ат җене кагылган кеше дип атый алам, чөнки үземне хәтерли башлаганнан бирле, ат өстендә булдым. 3-4 яшьләр иде ул. Әти гомере буе атлар асрады. Аның вафатыннан соң, бу эшне мин дәвам итәргә тиеш дип уйладым. Кирәк булганга түгел, теләгем дә зур иде. «Татар булса – аты булсын», – дия иде әти. Әйтүемчә, кечкенә вакытта ук атлар янында кайнаштым. Әтинең мине ат өстенә утыртасы килгәндә дә, әнинең каршы булуын хәтерлим. Имгәнер дип курыккан. Ләкин мин барыбер атлардан аерылмадым. Кечерәк чакта колхоз көтүен ат белән көтәләр иде. Әниләр өйдә булмаганда, велосипедка атланып тиз генә көтүлеккә төшә идем. Көтүче абыйлар белән сөйләшеп, шуларның атларына утырып йөри идем.

– Бүген ничә ат асрыйсың?

– 11 ат. Аларның барысы да чабышкылар. Өстәвенә, бер пони һәм аның 5 айлык колыны да бар әле. Анысын апайның кызларына дип алган идем. Авылда да кечкенә балалар күп. Алар зур аттан куркалар бит. Күпләр авылда торса да, шәһәр тормышы белән яши: мал асрамый, йомырка өчен тавык тотмый. Шуңа күрә балаларның атларны белеп һәм күреп үсүләрен телим. Ә болай чабышкы атларның барысы да – чиста токымлы инглиз атлары.

– Чабышкы атлары үстерүче егетнең көне нидән башлана?

– Мин үзем аграр көллиятендә укытучы булып эшлим. Анда киткәнче атларны карап, асларын чистартып, ашатып-эчертеп китәм. Көнем иртәнге 3тә башлана. Чабышкы атларын декабрьдән майга кадәр көн саен тренировкаларга алып чыгам. Йөреп кайтканнан соң, ашатасы, эчертәсе, чистартасы. Мин атларга вакытымны да, акчамны да, көчемне дә жәлләмим.

– «Аударыш» уенында ничәнче тапкыр катнашасың?

– Икенче тапкыр катнаштым. Быел август аенда Азнакайда бу спорт төре буенча Татарстан беренчелеге булган иде. Анда Төркиядә узачак «Всемирные игры кочевников» дигән бәйгегә сайлап алу туры узды. Бернинди әзерлексез бардым. Авылдашым Фирдүс чакырды. Иярдем һәм беренче урын алдым. Аерым әзерләнү юк инде ул. Икенче класстан бирле көрәш белән шөгыльләнәм, көрәш буенча Русия спорт мастеры мин. Быел Мордовиядә узган Бөтенрусия авыл сабан туенда шул исемне яклап чыгыш ясадым. Көн саен спорт белән шөгыльләнәм, атта йөрим. Шуңадыр да, атны сизәм мин. Ат үзе дә сиздерә: характеры, сулышы, күз карашы белән сиздерә. Тоя белергә генә кирәк. Физик әзерлек тә мөһим, билгеле.

– Ат хуҗасын таный, аңа беркайчан типми, тешләми, диләр. Бу дөресме?

– Ат хуҗасын таный. Күп кенә атлар гаилә әгъзасына әйләнеп бетә. Аны яратасың, үзеңнең балаң, туганың итеп күрәсең. Ә була шундый атлар: син аны сатып аласың, үстерәсең. Ул берәр ярышта чаба да, син аны сатып җибәрәсең. Ә кадерле дип санаган атыңны беркайчан да, беркемгә дә, бернинди акчага да сатмаячаксың. Үземдәге атлардан беркайчан курыкмадым, чөнки мин гел аларның күз каршында: ашатам, чистартам, утырып йөрим. Ат – акыллы хайван, ул аңлый. Аңа карата яхшы мөнәсәбәттән булсам, ул да һичшиксез шундый булыр. Дөрес, уйнап тешләгән моментлары булды. Атлар 2-3 яшькә кадәр уйныйлар бит. Уйныйсылары килсә, футболкадан тешли, шапка-кепканы алып китәләр. Минемчә, атлар беркайчан да югалмаячак. Алар – безнең үткәнебез, хәзергебез һәм киләчәгебез дә. Алар булганда авыллар да яшәр, татар халкы да сакланыр.

Рәйдә НИГЪМӘТҖАНОВА,

Казан-Арча-Казан

Комментарии