Кемгә ышанырга?

Кемгә ышанырга?

Мин тормышка, тирә-юньдәге матурлыкка, гүзәллеккә . Кешеләр белән бик тиз аралашам, дусларга нык ышанучан, кешенең кайгысын да, шатлыгын да уртаклаша идем. Ләкин соңгы вакытларда кайбер карашларым үзгәрде.

Яшьлегемдә артымнан танышу нияте белән йөргән егет үзенә уңай җавап бирмәгәч, янап кына калмады, яла да якты. Бу яла күп кенә дусларымның читләшүенә китерде. Аннан соң да хыянәтләр кичердем.

..Хәер сорашып йөрүчеләргә дә ышаныч калмады. Алар да берничә тапкыр агач атка атландырдылар.

Бервакыт өйгә ике хатын килеп керде. Керүгә елый да башладылар. «Өебез, каралты-курабыз янды. Өстебездәге киемнәр белән генә калдык. белән ярдәм итә алмассызмы», – диләр. Аннан кулларындагы, муеннарындагы «алтыннарына» күрсәтеп: «Алсагыз, кыйммәт сорамыйбыз», – дип ымсындыралар. Боларны кызганып, бәясен югалтмас әле дип, алып калдым. Берәр айдан бүләк ясыйм дип, алып карасам, «алтыннар» күгәреп карасу-яшел төскә кергән. Алар бик күпләрне төп башына утырткан шарлатаннар булып чыкты.

Икенче вакыйга терлекләр суйган вакытта булды. Сумка аскан, бала иярткән, начар гына киенгән бер хатын-кыз коридорга килеп керде. Мин каршы чыктым. Май, йомырка, ит сорый. Ул сораганны мин бирә торам. «Бераз акча да бирә алмассыңмы?» – ди бу. Кереп киттем өйгә. Кулыма акча тотып чыксам, шок хәлендә калдым. Өстәл өстендә, табактагы ваклап туралган ит тә юк, балалы хатын да. Табак идәндә аунап ята. Артларыннан йөгереп чыксам, җилләр искән.

Ә бит элек тә бар иде хәер сорашучылар. Алар өйгә оялып кына килеп кереп, нәрсә бирсәң, шуңа риза булып, догалар укып, изге теләкләр теләп чыгып китә торган иде. Хәзер халык бозылды. Мин үзем – Югары Чегодай авылыннан. Анда безнең өебез бар. Сораучылар булса да, сатмадык. Туган нигезгә ел саен җыелышып кайтабыз. Балачак хaтирәләрен яңартабыз. 2010 елның җәендә кайтып йортка керсәк, гаҗәпкә калдык. Тәрәзәләр ватылган, идәннәр каерылган, ишекләр җимерелгән, урын-җирләр юкка чыккан, лапастагы такталардан җилләр искән. Күзләребезгә яшьләр килеп, җимерекләрне җыештырдык. Эзләнеп, сораштырып карадык, ләкин вәхшиләрнең эзенә төшә алмадык.

Март аенда шул авылда ике ир-ат, маскалар киеп кереп, инвалидларның, пенсионерларның акчаларын алып чыгып киткәннәр.

Хәзерге үзе кешеләрдән читләшүгә китерә. Хәзер авылларда капкалар, ишекләр көне-төне бикле. Кеше кешегә керми, ышанмый. Ярдәм итешү дә элеккечә түгел. Кибеттән кайтканда берәр азып-тузып йөрүче ир-ат сумкаңны күтәрешеп кайтса, ай буена я акча, я ярты сорап аптырата. Ирексездән, элекке гөрләп торган авылларны, тыныч тормышны, бер-береңә ярдәмләшүләрне, кунакка йөрешүләрне сагынып искә аласың.

.

,

 

Комментарии