Ерак әби

Базарда яныма 25 яшьләрдәге ханым килеп туктады. 5 яшьләр чамасындагы бик матур ир бала иярткән. Күренеп тора, хатынның күңеле тулган, менә-менә елап җибәрергә тора. «Ни булды, акчаңны алдырттыңмы әллә?» – дип сорау бирдем. «Юк, менә каршыбызга очрады. Шушы баланы эткәләп, төрткәләп китеп барды. Яшибез әле», – диде. Алар аерылышкан икән.

Мин үзем ике белән үстем, әти-әниемнең әниләре икесе дә бик акыллылар иде. әтигә тормышка чыккач, ир бала таба. Бер үк вакытта каeнанасының кыз баласы туа. Әнинең улы 4 айдан үлә, каeнанасының кызын, Рәмзия апаны, имезеп үстерә. Бездә кырлар ерак. Мин тугач, икебезне кечкенә арба белән уракка көлтә бәйләргә тартып йөри.

Ерак әби бик акыллы, ярдәмчел кеше иде. Кешене күргәч, кем булуына карамастан, көлеп җибәрер иде. Бик җитез, эшкә булган иде. Коеларына бөтен тирә-күрше йөрде. Кое чиләге тәүлегенә ничә төшеп менгәндер коега, мин капка ябылып торганын, ишек бикләнгәнен хәтерләмим. Күршеләрдә карт-карчыклар күп иде. Иң зур бәйрәмнәр – Ураза гаете белән Корбан гаетендә әби сыерны сава да, бер чиләк сөтне күтәреп чыгып китә. «Менә сезгә », – дип һәр йорт саен бүлеп чыга. Ул йорт хәзер дә әби вакытындагы кебек. Кемнең йомышы бар, һәммәсе шул йортта. Әбинең соңгы килене Mатур апа да, апаның килене дә – шундыйлар. Мин әти фин сугышына киткәч туганмын. Ул сугыштан кайткач, кабат килү шарты белән икенче әби йортына күчтек. Чөнки бу әби ялгыз, авыру. 2 улы, ире (бабай) сугышта үлә. Әбиләрне бутамас өчен әни миңа «ерак әби» дип әйтергә өйрәтте, ул берничә өй аркылы гына торса да.

Авылда колхозның сепараторы бар. Әби сөт аертырга барганда, тәрәзә шакып: «Кызым, икмәк алдым. Кашык белән савыт ала бар», – дип әйтә китә. Миңа шунда утыртып ипи белән каймак ашата. Мәктәптә укыганда, Рәмзия апа артыннан көн дә ашарга җибәрә иде.

Әни белән әби бик тату яшәделәр. Әбием үлгәндә әниемнең аркасыннан сөеп: «Гомерең буе рәхәт күр», – дип елый-елый дога кылды.

Әби, үзенең чыгышы белән, районы, Кайбыч авылы кызы. Икенче әби Әхмәт авылыннан иде.

Мин бер хатынны беләм. Иренең башка хатыннан туган баласы бар. Шул ятим баланы беркайчан да кимсетмәде, урамда очраганда, күчтәнәч бирер иде. Өенә килеп, үз балалары белән уйнап үстеләр.

Әни җырлый иде:

«Балалы каз каңгылдаса, дәрья кичәр,

Баласыз каз каңгылдаса, бәгырең кисәр», – дип.

Тормыш шулай инде. Аера да, куша да. Әгәр хисләр егет белән кыз вакыттагы кебек булса, бөтен кеше бәхетле булыр иде. Өйләнешкәч, кайчак нәкъ киресе була.

Никах укытып өйләндергән балаңнан туган бала, син урамда төрткәләп киткән сабый, картлык көнеңдә сине тәрбияләп, соңгы юлга озатып, җир куенына иңдермәс дип, кем әйтә?!

Суфия ӘХМӘТОВА. Буа шәһәре.

 

Комментарии