Сәлам юллыйм хат аша

“Кичке шәм яктысында өстәл артына утырып сагынычлы хат яза идек”, – дип сөйли әбием. Бабаларым сугышка киткәч, алардан хат килгәнен өйдәгеләр сагынып, түземсезлек белән көтеп алган. Бабаларымның исән-иминлеген белеп күңелләрен тынычландырган. Кызганыч, хат аша гел шатлыклы хәбәр генә килмәгән. Алар арасында туганнарның хәбәрсез югалуы, батырларча һәлак булуы турындагылары да күп булган.

Элек кешеләр бары тик хат аша гына аралаша, хәл-әхвәл сораша алган. Хат ташучы хатны тиешле кешегә бары тик ул җырлап-биеп алгач кына биргән. Һәр өйдә дә хат ташучы зур кунак булган, аны түземсезлек белән көтеп алганнар.

Хәзер хат аша аралашу онытылып бара. Яшьләр кирәксенми. Аны SMS, интернет алыштыра. Әйе, хатка караганда алар аша тизрәк аралашып була. Ләкин нинди истәлек кала соң? Менә хатлар исә йөзләгән ел саклана. Бабаларымның фронттан килгән хатларын гаиләбез кадерләп саклый. Әтиемнең армия сафларыннан язганнары да зур истәлек булып саклана.

Мин еш хат язмасам да, туганнар, дуслар белән язышып, исәнлек-иминлек сорашып торам. Еракта яшәүче туганнарга язып салгач, түземсезлек белән хат ташучының җавап хаты китерүен көтәм.

Хәзер хат алышу онытылып барамы, әллә инде бу вакытлыча күренеш кенәме? Хат алышу SMS аша аралашуга караганда күпкә арзангарак чыга бит… Бәлкем, әби-бабаларыбыз, әти-әниләребезнең бу үзенчәлекле аралашу юлы киләчәктә тагын зур үрләр яулар? Моңа бик тә ышанасы килә…

Раилә ФӘЙЗУЛЛИНА,

КДУ студенты.

365нче алым

(Булган хәл)

Бәйрәм итүләрнең артыккарак киткәнен үзем дә чамалыйм, җәмәгать. Ләкин ни хәл итәсең – авызны тегеп куеп булмый. Хатынкаем Хәдичә “сүзсез” дә, “сүз” белән дә каршылый, елына 365 көн бәйрәм иткән ирне каршы алу алымнарын никадәр төрлеләндерсә дә, файдага түгел – мин, кешелек ыруының бер вәкиле, никадәр теләсәм дә, хәмер коесыннан җиңел генә чыга алмыйм шул…

Хатын-кыз “кайнар нокта”ларда яки “салкын сугышлар”да нинди кораллар кулланган – бар да Хәдичәмнең “Ирне хәмердән биздерү алымнары” дигән гадәти булмаган “энциклопедиясенә” язып куелган. Миллион эшен ташлап, календарь битләренә бүген, кичә, бер атна элек нинди “тәрбия чаралары” кулланганын язып утыра бит, ә! Кайсы хатын сериал карамыйча, язу-сызу белән иренмичә шөгыльләнә? Ә иң мөһиме – ул чаралар бер-берсен кабатламый. Әйтерсең махсус курсларда укып, “Хәмердән биздерүче алымнар” дигән темага диссертация яклаган?!

Бер елда ничә көн әле? Әйе, дөрес әйтәсез – 365! Димәк, Хәдичә түтәгезнең 365 төрле алымы бар дигән сүз! Мин шуларның берсе – 365нчесе турында гына сөйләргә телим. Калган 364 алым сер булып калсын. Хәер, сер дип әйтеп булмый, хөрмәтле хәмер сөючеләр аның күбесе белән таныштыр: үгет, күз яшьләре, китәм диеп куркыту, сүгенү, уклау яки кул астына беренче очраган әйбер белән тондыру, аерылып китү белән янау, аерым йоклау, атналар буе дәшмичә йөрү, тозлы диета, ирне күрмәмешкә салышып, сәгатьләр буе телефоннан сөйләшү, “оча торган тәлинкәләр” уенын уйнау, тагын әллә нинди сезгә әйтергә ярамаган серле алымнар…

Бу алымнарның берсе генә дә минем төпсез бугазыма йозак куя алмагач, Хәдичәкәем ел буе язган “энциклопедия”сен тузанлы шкаф башына тотып атты. Миңа карап кулын селтәде һәм шундый итеп карады: хәтта ник эчкәнемә үкенеп куя яздым. Бу караш, ким дигәндә, өч мәгънәне аңлата: “эч, эч, бер туктарсың әле”, “минем синдә эшем юк, теләсәң ни кыл”, “ана сөте белән кермәгән тана сөте белән керми инде ул”. Алга китеп булса да әйтәм: менә шул караш 365нче алым була икән инде.

Һәр көн эштән соң 3-4 чәркә тотып утырганда, хатынымның бу карашы искә төшә төшүен. Ләкин хатын шулай карый диеп, 45 яшьтән шундый ләззәттән ваз кичә алмыйм бит әле мин. Әнә Мидхәт 42 яшендә хәмер кисмәгеннән чыкмас та иде, Шамил дус 49 яшендә миннән дә кимен куймый. Салих, Илгизәр, Ибраһимнарны әйтмим дә инде. Эх, бер сорыйсы иде һәркөн “нидер юып” кайткан хәләл җефетләрен хатынкайлары ничек каршылый икән? Нинди алымнарны татып карауларын сорыйсы иде. Юк шул, дуслар даирәсендә гаиләнең көндәлек тормышы турында ләм-мим.

…Шулай көннәр үтте, тормыш элеккечә дәвам итте дияр идең, эчмә дип авызга сугучы юк. Алай гына да түгел, ул тема көн тәртибеннән төшеп калды. Лыгыр исерек кайтсам да, кайнар тавык боты яки мичтә өчпочмак, якты йөз каршы алды. Ничә еллар төрле “тәрбияви ысуллар корбаны” буларак, бу тынлык миңа сәер тоелды. Тукта, мин әйтәм, юньлегә түгел бу! Ничек инде дөм исерек иргә “Кайттыңмы, җаным”, – диеп көчәнмичә елмаерга һәм тәмле исле кыйммәтле сабын белән шапшак кул-битләрне юдырырга һәм дә кайнар каз бәлеше белән берничә төрле салатны аның каршына куярга мөмкин?!

Бу яхшыга түгелдер, дим. Хәмердән изрәп лычкылдый барган миемне эшләтергә тырышып: ни булырга мөмкин, дим? Тукта, айныгач, күрсәтермен әле мин сиңа шулпалы бәлешләреңне… Чыннан да, эчмичә кайтсам, ни кыланыр икән? Иртүк каклаган каз бирерме? Ә бәлки бу хөрмәт миңа гына түгелме, берәр чит зат казның икенче ботын кимерәме әллә? Хәләл ир булгач, шикләндем, көнләштем, икенче көнне бу турыда сүз каттым. Ә Хәдичәм вак тешләрен күрсәтеп көлде генә. Соңгы араларда гәүдәсе сылуланып, үзе дә чибәрләнеп китте, бугай. Әллә мин айный башладыммы? Шулайдыр, хатынны хәмергә алмаштырганчы, хәмерне хатынга алмаштыр икән ул. Ниһаять, хатынымның чибәр икәнлеген маңгай илә күңел күзе белән күрдем.

Шуннан диярсез. Шуннан 365нче алым тулы хутка эшләп китте. Айныдым айнуын, ләкин организм эштән чыккан икән бит. Анда чәнчеп куя, монда казый, тегендә китереп кыса. Килеп җиттем мин әйтәм, исерек чакта трактор кебек эшли иде каһәр организм.

– Йөрәктер? Эчкәнгә ул…

– Ничек инде? Безнең нәселнең йөрәге таза…

– Йөрәк ул насос кебек, ялны белмичә эшли дә эшли. Ә син аны тизрәк куа-куа арыттың…

– Дөрес әйтә. Медицина буенча белеме чамалы булса да, сыра эчкән кешенең йөрәге үгезнеке хәтле була диеп Мидхәт тә әйтеп торган иде аны. Ә без үгез хәтле аракы чөмердек.

Озак кына больница юлын таптарга туры килде. Сул якны ремонтлап бетердем дигәндә, уң як кабырга асты үзен сиздерде.

– Бавырмы? Эчкәнгә ул…

– Ничек инде? Безнең нәсел бавыр белән интекмәде. Хәзер эчмим бит…

– Элеккеләре дә фильтрланып бетмәгәндер әле.

– Нинди фильтр?

– Бавыр ул – организмның фильтры, беләсең килсә, бәгырь. Шуның хәтле хәмердән ул да тыгылырга мөмкин. Бөтен агуны үзе аша эшкәртеп чыгара бит ул.

Менә сиңа мә! Әчегән виноград организмга файдалы, холестерин барлыкка китерми диләр бит әле. Әз дозада әчегән виноград файдалыдыр да, без шул итәк астыннан алып, суррогатны да байтак җиффәрдек.

– Үзебезчә, холестерин беркайчан да безнең организмга аяк атламасын дигәнбездер инде.

Янәдән больницага сукмак салдык.

– Берочтан бөерләрне дә тикшертик.

– Анысы нигә тагын?

– Билем авырта дисең. Бөерләрдер…

– Бөерләр эшчәнлегеннән башка организм тереклек итә алмый. Бөердә нефроннар бар, норма буенча шуларның берсе эшли, калганнары ял итәргә, көч җыярга тиеш. Ә спирт аларның барысын да берьюлы эшкә җигә.

– Җитте, җитте. Каян беләсең син?

Инде хәзер ул куйган диагнозлар тагын да тәэсирлерәк тоелды.

– Сезнең белән профессорга әйләнерсең монда!

Үзе форсаттан файдаланып, без күптән оныткан гигиена таләпләрен дә искә төшергәли. Күп белгән “профессорым”ның авызын япмакчы булам.

– Хатын, сул як арткы теш сызлап тора…

– Эчкәнгә ул!

– Әһә, менә монысын белмисең! Теш сызлау белән алкогольнең нинди бәйләнеше булсын, ди.

– Ничек булмасын! Хәмерен күп эчкәч, ул тешләрдә күп сыланып кала һәм кариес китереп чыгара.

– Ни сөйлисең син? Киресенчә, теш сызлаганда аракы белән авыз чайкарга кирәк.

– Әйе. Ләкин тоннасы белән эчкәч, ул кире реакция бирә. Тешләргә ягылган хәмер микроблар барлыкка китерә. Ә микроблар, үз чиратында, төрле ферментлар, токсиннар бүлеп чыгара, тегеләре теш эмаленә тискәре йогынты ясый. Эмале ашалгач, тешләр селкенә башлый, кариес яки теш арасында ташлар барлыкка килә. Ә хәмердән көчсезләнгән организм стоматитка, пародонтозга каршы тора алмый…

Яба алмыйм Хәдичәмнең авызын. Һәр сорауга – бер җавап. Сериаллар карамыйча, аш бүлмәсендә китап, журнал актара шул.

– Хатын, ис сизми башладым ахры, үзең ясаган ат казылыгын турап куйдың, шундый тәмле күренә, ә исе юк.

– Эчкәнгә ул…

– Ничек инде? Безнең нәсел 100 метрдан ис сизә торган булган.

– Сезнең нәсел сизгәндер дә, син сизмисең шул. Хәмер исе борыныңны гына түгел, аңыңны да томалаган. Тыңла. Күз – күрер, колак – ишетер, ә борын ис тояр өчен бирелгән. Аларның берсе генә үз функциясен башкармаса да, без бу матур дөньяны тулысы белән кабул итә алмыйбыз. Борыныңдагы рецепторың үлгән яки ул үзәк нерв системасына хәмер турында гына мәгълүмат биреп тора башлаган.

– Уф, җен карчыгы, ни сөйлисең син?

– Дөресен…

Ярар, шулай диеп уйлыйк. Бөтен авыруларны да хәмергә сылтавы саруны кайната башлады бит әле. Шулай да үземне тыныч тотарга тырышып, көзге каршында боргаланып торган сөеклемне арттан килеп кочып алдым.

– Карчык, әллә тазарыбрак киттем соңгы арада?

– Эчкәнгә ул…

– Ничек иде? – диеп кыргый тавыш белән кычкырганымны сизми дә калдым.

– Ә ул тыныч кына…

– Бик беләсең килсә, кисмәккәем минем, аның җавабы бик гади. Теләсә нинди спиртлы эчемлек югары энергетик кыйммәткә ия. 96% этил спиртын 330 мл эчсәң, тегендә ычкынасың. Ә теге дөньяда минем кебек тәрбия алымнары эзләп баш ватмыйлар, анда бер генә алым – ми капкачыгыздан хәмер коелып беткәнче чукмар белән тукмыйлар, ди.

– Хатынкаем, матуркаем, боларны каян беләсең соң син? Әллә пешекчегә укытканда, кулинар рецептлары урынына медицина рецептлары язарга өйрәттеләрме үзегезне?

Күпме генә тырышсам да, сер капчыгын чиштерә алмадым. Ә ул үзенең 365нче алымын кулланып, күзләремне ачты. Хәзер сезгә дә хәмерне ташларга киңәш итәм, чөнки бар авыру, бар явызлык эчкәннән икән… Аның сүзләренә, тырышуларына карамыйча, үзем дә ташлаган булыр идем, эчеңдә котыртып утыручы шул шайтанны да куа алмагач, нинди ирләр инде без…

Тәүбә иткән ир нотыгын

Әлфирә ГАЛИЕВА язып алды.

Йөрәгем бар минем…

Йөрәгем бар минем сөяр өчен,

Шатлык-борчуларны тояр өчен.

Акылым бар минем авыр чакта

“Сабыр булчы, зинһар”, – дияр өчен.

Күзләрем бар минем шатлыкта да,

Кайгыда да яшьләр түгәр өчен.

Догаларым һәрчак күңелемдә

Тереклеккә бәхет теләр өчен.

Кулларым бар минем, мохтаҗларга,

Ятимнәргә һәрчак сузар өчен.

Аяклар бар, шушы тормыш юлын

Үз тиң ярым белән узар өчен.

Сабырым бар минем, авыр чакта

Тешләремне кысып түзәр өчен.

Явызлыкка каршы яхшылык бар,

Яманлыкның юлын өзәр өчен.

Ышаныч бар миндә, киләчәккә

Һәрчак горур атлап барыр өчен.

Һәм хакым бар минем бу тормышта,

Олы бәхетемне табар өчен.

Гүзәл МӨХӘММӘТҖАНОВА,

ТДГПУ студенты.

Комментарии