Аяз көнне яшен: «Кызыгызда лейкоз»…

Аяз көнне яшен: «Кызыгызда лейкоз»…

Алар, Русиядә яшәүче күп кенә башка гаиләләр кебек үк, гадәти бер гаилә була. Яратып өйләнешкән Татьяна белән Алексей Митрошиннарның бәхетен түгәрәкләп, кызлары Ирина дөньяга аваз сала. Беренче сүзләрен әйтә, беренче адымнарын ясый. Сау-сәламәт сабыйга карап, әти-әнисе дә сөенә. Киләчәккә планнар коралар: менә Ирочка беренче класска керер, аннары – мәктәп, менә инде аттестат алып, үзе теләгән уку йортына керергә җыена, менә аның никах туенда утыралар, менә… Тик 2015нче елда Митрошиннарның бу планнары челпәрәмә килеп җимерелә. 4 яшьлек Ирочкада яман шеш табалар.

Митрошиннар Удмуртия Республикасының Ижау шәһәрендә яши. 2015нче елның октябрь башында кечкенә Ирина хәлсезләнә, күзгә күренеп сула, температурасы күтәрелә, ашарга теләми, хәтта уенчыкларына да борылып карамый башлый. Хафага калган ата-ана кызларын больницага алып бара. Табиб куркуга калырлык диагноз куймый, авыруның беренче билгеләре гадәти салкын тиюгә охшаган була. Иринаны балалар бакчасына йөртми башлыйлар, янәсе, өйдә торса тизрәк тернәкләнер, чирен башка сабыйларга йоктырмас. Тик сабый көннән-көн бетерешә, кәефсезләнә. Берзаман тәнендә, кул һәм аякларында зур булмаган шешләр барлыкка килә. Менә шуннан соң гына аны, кан авыруы булуы ихтимал, дип, Ижау шәһәре больницасына салалар. Монысы бөресе генә булган икән әле. Бөтен анализларны тапшырып, сабыйны җентекләп тикшерткәч, табиблар төгәл диагнозны әйтә: Иринада – кискен лимфобласт лейкоз. Яман шешнең үзәк нерв системасын зарарлый торган иң куркыныч һәм сирәк очрый торган төре бу.

Татьяна белән Алексей табиблардан: «Сезнең кызыгызда рак», – дигәнне ишеткәч курыкмый әле. Яман шешнең нинди төре икәнлеген аңлаткач, Иринаның исән калу ихтималлыгы бик кечкенә булуын белгәч кенә дөньялары беткән кебек була. Хәзер нишләргә? Кичә генә йөгереп йөргән, өйне яңгыратып көлгән кызларының көннән-көн ничек сула баруын кул кушырып күзәтеп утырыргамы? Бәхет чәчкәләренең хәле белән шулай җиңел генә килешергәме? «Кызыбызга караган саен, йөрәгебезгә кан сава иде», – дип искә ала Татьяна ул көннәрне.

Дөрес, Ижау больницасында кичекмәстән Ирочканы полихимиотерапия ярдәмендә дәвалый башлыйлар. Тик сабыйның болай да талчыккан һәм бетерешкән организмы химия терапиясен күтәрә алмый, кыенлыклар килеп чыга, температурасы гел югары була. Дәвалау тиешле нәтиҗәне бирми, киресенчә, кызның хәле начарлана гына.

«Бу вакытта Алексей белән без: «Хәзер безгә нишләргә?» – дигән халәтне узган идек инде. Кызыбызның гомерен саклап калу өчен көрәшергә – башка юлны күрмәдек тә, күрергә дә теләмәдек», – ди Татьяна. Бу елның гыйнварында Иринаны Санкт-Петербургтагы Р.М.Горбачева исемендәге балалар онкологиясе, гематологиясе һәм трансплантологиясе фәнни-тикшеренү институтына яткыралар. «Анда барып кергәндә, Ирочка бик авыр хәлдә иде. Шунда ук бөтен анализларны алдылар. Җелекне тикшерү нәтиҗәсендә, кызыбызда клиник-гематологик ремиссия икәнлеге ачыкланды, бик көчле даруларны бирүне туктаттылар», – ди Митрошиннар. Ремиссия дигәне дәвалау нәтиҗәсендә чир билгеләренең берникадәр юкка чыгып торуын аңлата. Тик лейкоз үзе алай гына чигенергә җыенмый әле, күпмедер вакыттан яңа дулкыны китереп бәрә. Иринаның бавыры тулы көченә эшләми башлый, үзәк нерв системасының шактый зарарлануы, ә җелектә рак күзәнәкләренең артканнан-арта баруы ачыклана. Гаҗиз булган ата-анага яңа хәбәр җиткерәләр: сабыйга кичекмәстән сөяк җелеге күчереп утыртырга кирәк. Сыек кына булса да өмет уты була бу Митрошиннар өчен.

Тик ни кызганыч, туганнары арасында яраклы донор табылмый. Моның өчен Иринаныкы кебек үк сөяк җелеге булган кеше кирәк бит. Митрошиннар халыкара масштабта донор эзли башлый. Иринада бик сирәк очрый торган генотип була шул.

Өмет уты яңадан кабына: донор табыла! Сөяк җелеген күчереп утырту буенча операция үзе бушка башкарылачак, Ирина дәваланган шул ук институтта федераль квота хисабына ясаячаклар аны. Тик менә донорны эзләгән, тапкан һәм Санкт-Петербургка китерткән өчен, Митрошиннарга түләргә туры киләчәк. Суммасы бик зур, бер кеше башы гына җитәрлек түгел: 22000 евро. Татьяна белән Алексей үз көчләре һәм туганнарының ярдәме белән 1500 евро җыйган. Тик тагын 20500 евро җыясы бар бит әле. Кулларында авыру бала булган ата-ана бу сумманы үзләре җыеп бетерә алмаячак. Бәлки, җыя да алыр, тик ул вакытта Ирочканы гына коткарып калып булмас. Ашыгырга кирәк, кызның гомерен саклап калуда һәр минут кадерле. Шуңа күрә Татьяна белән Алексей кешедән ярдәм сорарга мәҗбүр. Ил төкерсә, күл була, диләр. Яхшы кешеләрнең күп булуына ышана Митрошиннар.

Кызның әти-әнисе белән элемтәгә керү өчен телефон: 89126549735. Почта адресы: 426003, Удмуртия Республикасы, Ижау шәһәре, Суворов урамы, 23нче йорт. Электрон почта: tatyana.m.izh@mail.ru

БАНК РЕКВИЗИТЛАРЫ:

Карта Сбербанка: № 5469680013035193

Назначение платежа – Помощь Ирочке.

Перевод на счет Сбербанка:

Получатель: АЛЕКСЕЙ ВЛАДИМИРОВИЧ МИТРОШИН

Номер счета: 40817810868780509391

Банк получателя:

УДМУРТСКОЕ ОТДЕЛЕНИЕ N8618 ПАО СБЕРБАНК Г. ИЖЕВСК

БИК: 049401601

Корреспондентский счет: 30101810400000000601

КПП: 183502001

ИНН: 7707083893

ОКПО: 09269502

ОГРН: 1027700132195

Юридический адрес банка: 117997, МОСКВА, УЛ. ВАВИЛОВА, 19

Почтовый адрес банка: 426057, ИЖЕВСК, ул. Красная, 105

Почтовый адрес доп. офиса: г. Ижевск, ул. 9 Января, дом 243, 426050

Назначение платежа – Помощь Ирочке.

Фәнзилә МОСТАФИНА

Комментарии