Васфиҗамал

Васфиҗамал

1937-38нче еллар фаҗигаләре, корбаннары… Шушы шартларда да телен, динен саклаган, гаиләсе өчен җан аткан татар хатын-кызларының бер вәкиле – газиз әнисе Васфиҗамал турында Идел буе районы репрессия корбаннары иҗтимагый оешмасы рәисе Фәрзәнә ханым Кулеева «Әнием – нәселем йөзек кашы» китабында бәян итә.

Ирен, Тара шәһәре (Омск өлкәсе) татар мәктәбе директоры Галләметдинны 1938нче елның 16нчы февраль төнендә сәгать 12дә өендә кулга алалар. «Әтине кулга алганда һәрбер тәрәзәдә кара киемле кешеләр тора иде», – дип, курыкканын сөйли 9 яшьлек кызы Фәһмия аңына килгәч. Каенанасы Фәгыйләне куркудан паралич суга. Дүртенче балага йөкле Васфиҗамал ире артыннан Омскга ук бара, тиредән теккән тунын, азык-төлек, кияргә киемен сакчылар аркылы бирә ала. Күп тә үтми Васфижамалны ике айлык Фәрзәнәсе, 10 яшьлек Фәрхәнәсе, 9 яшьлек Фәһмиясе, 2 яшьлек Булаты һәм паралич суккан каенанасы белән урамга куып чыгаралар. Торыр урын калмый, «халык дошманнарын» өйгә кертү катгый тыела. Аларны өч балалы сеңлесе Хәтифә сыендыра. Озакка түгел. Йорттан йортка йөриләр. Татарлар читкә какмый, Мирсәеф, Миннехәят, Муллагали торыр урын бирә. Васфиҗамал бирешми, «Зингер»ен калдырмый, көне-төне тегә. Балаларын да өйрәтә. Тырышкан ташка кадак каккан, дигәндәй, кечкенә генә өй сатып алырга сөйләшә. Акча биреп бетергәнче сатучылар белән бергә яшиләр. Ике карават. Берсендә хатыны Мария белән хуҗа Степан йоклый, икенчесе балалары белән Васфиҗамалныкы. Түләп бетергәч, өйле булгач, балаларына: «Менә хәзер күпме теләсәгез, шул хәтле сикереп уйнагыз», – ди. Сыерлы да булалар. «ЧСИР –члены семьи изменников родины» ярлыгы тагылган гаиләнең аяклануы «халык дуслары»на хуш килми, күрәсең, донос язалар. Степанга түләгән бурыч хәтле налог салалар.

Сугыш башлана. Кием кирәк. Хәрби заказ. «Халык дошманы» хатынын эшеннән куалар, Васфиҗамал бердәнбер кисүче (закройшик) икән, кире алалар. Ул берүзе 75 тегүчегә кисеп өлгерә. Һәр тәүлектә 75 комплект тапшырырга тиеш булалар. «Әниемнең кулы сөял генә иде», – дип искә ала Фәрзәнә ханым.

Сугыш дәвам итә. Күпме кешенең башына җиткән «Чёрная кошка» бандасы Васфиҗамал гаиләсенә дә кагыла. «Бай» Васфиҗамалның бар байлыгы ике карават, мич буенда сандык, өстәл, комод, көзге, тектерергә китерелгән тукымалар була. Беркөнне бандитлар ике хатынны балалары белән суеп чыкканнар, дигән хәбәр тарала. Аларны дүрт табутта күмәләр. Шуннан Васфиҗамал өеннән өч йорт аркылы торучы Деметковлар гаиләсен суеп чыгалар. Кисүче остасыз каласылары килмәгән булса кирәк, хәрби заказ ич, милициягә чакыртып, бер бандитны тотканнарын, аңарда исемлек табылганын, исемлеккә Васфиҗамалны да язганнарын әйтәләр. «Чарасын күрегез, әгәр төнлә белән керә башласалар, юшкәне ачып кычкырыгыз, безнең кешеләр «колотушка» белән йөриячәкләр», – дип әйтәләр. Нишләргә? Галләметдине юк. «Чкалов» исемендәге тимер-томыр заводына бара Васфиҗамал, һәр тәрәзә капкачына, бер башы түгәрәк эшләпәле, икенче башы аркылыга әйбер тыгарлык тишекле тимер таяклар ясатып кайта. Беренче ясаулары булмаган булса кирәк, ясап бирәләр. Өч тәрәзә. Төнгегә өйнең өч тәрәзәсенең дә капкачларын яба, йөзлеккә (наличник) кагылган тимер белән эләктереп, ясаткан тимерләрне тишектән кертеп, башларына кашык, чәнечке, пычак кебек әйберләр тыгып, өстән сөлгеләр, баулар белән бәйләп тә куя. Ул кичне кунакка Гәрифә туганнары да килгән була. Төн, күк күкрәп, яшен яшьнәп, коеп яңгыр ява башлый. Уяналар. Сәгать өчләр тирәсе. Кинәттән тәрәзәләрне дә, ишекне дә дөмбәсли башлыйлар. Ачыгыз, барыбер керәбез, дип акыралар. Шул вакытта каерудан алюмин кашык сына. Васфиҗамал сөлге белән яңадан уратып алырга өлгерә. Юшкәгә кычкырырга тиешле Гәрифәнең куркудан аяклары йөрмәс була. Яңгыр чиләкләп коя, бандитлар китәләр.

Бу йортка бандитларның киләсен белеп тә, милициянең дә, Галләметдинне кулга алганда тәрәзә төбендә торган «кара кешеләрнең» дә засада ясап, банданы кулга алмауларын Фәрзәнә ханым «Әллә аңгыра булганнар, әллә «халык дошманнары» гаиләсен талый, үтерә бирсеннәр, дигәннәр микән, ни әйтергә дә белмим», – ди.

Икенче көнне Гәрифә китә. Тагы төн җитәчәк бит әле. Көне-төне пистолетын үзе белән йөрткән күршесе милиционер Зөфәргә мөрәҗәгать итә итүен дә, Зөфәр баш тарта, кермим, ди. Шул көнне Уыш авылыннан колхоз рәисе Насретдин килә. Ул элек тә Тарага колхоз эшләре белән килгәндә аларда атын калдырып йөргән. Васфиҗамал, кал инде, ди. Насретдин китә, шулай да мылтыгын калдыра. Төн җитә. Өйдә дүрт бала белән Васфиҗамал. Капка ачкан тавыш ишетелә. Бандитлар тагын керәләр. Тагын тәрәзәләрне, ишекне бар көчләренә бәргәли башлыйлар. Ярдәмгә килүче юк. Балаларга карарлык түгел. Васмиҗамал түзми, ишекне ача да мылтыктан ата. Мылтык иңбашына бәрә. Васфиҗамал егыла. Сикереп тора да тагын ата. Шуннан тынлык урнаша. Дөбердәтүчеләр юк булалар.

Икенче көнне иртән ах-вах килеп күршеләр керәләр. Мылтык тавышын ишеткәннәр, атканнар, дип уйлаганнар. Балалар урамда. Өй тирәли уйнап йөргәндә кызы Фәрзәнә йөрәккә пычак кадалган сурәтле финка таба. «Ул төндәге куркуым, бандитларның безгә керергә маташулары ничә еллар буе төшемә кереп аптыратты», – дип әле дә искә ала Фәрзәнә ханым.

1948нче ел. 10 ел вакыт үтә. 16нчы февраль көнне кулга алынган Галләметдинне, 10 ел үткәннән соң, 16нчы февральнең төкерсәң төкерек җиргә төшмәслек салкын төнендә, сәгать 12дә, төрмә капкасыннан чыгаралар. Ниһаять, февральнең 23ендә Галләметдин гаиләсе янына кайтып керә. 10 ел күрергә зар булган ирен Васфиҗамал дүрт баласын да исән-имин үстереп, үз өенең бусагасына чыгып каршы ала. Юк булырга хөкем ителгән татар гаиләсе, уттан чыккан феникс сыман, яңадан канатлана. Туган-тумачалар, күршеләр керә. 32 яшендә кулга алынган ире инде бетерешкән, бабай кыяфәтле, өшеп, колаклары шешкән, җәфа чигүләрен, ничә мәртәбә үлемнән калуларын, әнисенең догалары коткаруын төне буе сөйли. Җәен дә, кышын да алты ел буе тире тунны салмаганын әйтә. Тунын урлатып, үлем хәлендә калгач, яһүд дусты үлекләр өеменә чыгартмаганлыгын сөйли. Сугышка җибәрүләрен сорап өч мәртәбә хат яза. 10 ел элек төрмә тулы «халык дошманнары»ннан барлыгы өч кеше кайткан була. Галләметдин, Рәхмәтулла һәм бер урыс кешесе. Табиблар Галләметдин 5 елдан ары яши алмас ди. Ялгышалар. Васфиҗамал Галләметдинен тагы 30 ел яшәтә. Балалар укытырга рөхсәт бирмиләр. Мәктәптә завхоз, хуҗалык эшләрен башкара. Зиратны тәртипкә кертә, Сталин корбаннары истәлегенә таш куя.

Төпчек кызлары Фәрзәнәне Казанга укырга җибәрәләр. Артыннан ук пәрәмәч тулы посылка да килеп төшә. Олы кызының дүрт баласын, төпчегенең ике баласын, улының биш баласын үстерергә ярдәм итеп, 11 оныгына тәрбияче дәү әни була Васфиҗамал. Сиксән җиде яшендәге әнисен Васфиҗамалны төпчеге Фәрзәнә Казанга үз янына ала. Урыс телле, кырыс йөзле Казанга Васфиҗамалның күңеле ятмый. Кендек каны тамган Малатсавын сагына, шул тирәдәге баткакларын булса да кочаклар идем, дип күзләре яшьләнә. Кызы Фәрзәнәнең ялы җитеп, бергә кайтып күрәсен түземсезлек белән көтә. Кайтасыларына ун көн калганда аны инсульт бәреп ега. Татар милләтенә дүрт баласын, 11 оныгын калдырып 89 яшендә – 1997нче елның 12нче июнендә якты дөньядан ахирәткә күчә. Мәңгелек йорты Дәрвишләр бистәсе зиратында.

Габделгазизны туган илләреннән гаиләсе белән Себергә сөрсәләр дә, Мөхәммәтшәриф туган ягы Буада түгел, Себердә бәхет эзләргә мәҗбүр булса да, нәселләрен корыта алмыйлар. Ошбу нәселләрдән ун ир затын аталар, тагын унысының сигезе сугыш кырында ятып кала. Алардан туган балаларның баласы Фәрзәнә ханым үзе ике бала анасы, оныклары һәм туруннар унбер. Фәрзәнә ханым Кулеева мәркәзебез Казанда югары белем ала, 20 ел укыта, иптәшләре белән ТМУны (Татар милли университет) оештыралар. Үзләренең биналары булмагач, төрле урыннарга йөреп, 700гә якын студентка үз телебездә белем бирәләр. «ТМУ ачу тантанасында матур нотыклар сөйләгән түрәләр гамәлдә артлары белән борылдылар, бушлай эшләүче укытучылар, үз телендә белем алырга теләүче яшьләр, укырга дәреслекләр була торып: «Укытучыларыбыз юк, әсбапларыбыз юк», – дигән ялган тараттылар. Бүгенге көндә дә бик милли җанлы булып күренгән берәү: «Сезгә нечего терять, а мне есть, сез йөрегез», – дип шаккаттырды», – ди Фәрзәнә ханым, ачынып.

Әйе, малны милли университеттан өстенрәк күрүчеләр бүген көчлерәк. Әлегә…

Рәүф ИБРАҺИМОВ,

Татарстан Республикасы Аксакаллар Шурасы рәисе

Комментарии