- 26.05.2012
- Автор: Илфат Фәйзрахманов
- Выпуск: 2012, №20 (23 май)
- Рубрика: Гыйбрәт ал
Тормышка, кешеләргә, үзең башкара торган эшкә битараф караш күп вакыт күңел җәрәхәте, кайчакта хәтта фаҗига китереп чыгара, гомерлек йөрәк ярасы булып кала. Шундый күңелсез, хәтта җинаятькә тиң бер кызганыч хәлне авылдашым Рамилә Әсхәт кызы күз яшьләре аша сөйләде. Бу вакыйгага 16 ел вакыт узуга карамастан, йөрәк рәнҗүе әле дә сүрелмәгән аның.
Моннан 16 ел элек, 10 февральдә, урамда 28-30 градус салкын торган көннәрдә Рамилә район үзәк хастаханәсендә бала тудыру бүлегендә икенче сабыен – малаен тапкан вакытта, ни сәбәпледер аның бәбиенең бер кулы иңбашыннан чыга һәм терсәге чәрдәкләнеп сына. Рамиләнең дә хәле начарлана. Бу хәл кичке сәгать 5ләр тирәсендә була. Табиблар баланың кулына гипс сала, аны бер кат юка пеленка белән төрәләр. Ә иртән сәгать 6да Казанга травматология институтына җибәрергә булалар. «Без сөйләштек, сезне анда табиб каршы ала», – дип ышандырып, аларны озата баручы итеп, әле медицина училищесын тәмамлап, бер атна гына эшләгән яшь шәфкать туташын билгелиләр. «Ашыгыч ярдәм» машинасы аларны Казан шәһәренә, М.Горький урамындагы травматология хастаханәсенә китереп куя һәм китеп тә бара. Ә урамда 30 градус салкын. Алар техник персонал бүлмәсендә кала. Бала бер кат пеленка һәм одеял белән, ул гел көйсез, елый. Инде нишләргә? Баланы шәфкать туташына биреп торып, Рамилә табиблар эзләп өченче катка 10 мәртәбә генә менми, аларга берәү дә булышырга теләми. Соңгы менгәндә аның башы әйләнә башлый, ул хәлсезләнеп идәнгә чүгәли. Әле ярый аны җыештыручы үз бүлмәләренә алып кереп, бер кушеткага яткыра.
Бәхетләренә, Балык Бистәсеннән ире Рафис аларны эзләп килеп җитә. Хәлне аңлап алып, такси чакыртып, Рамиләнең абыйларына кайтып китәләр. Рамиләнең абыйсы эшеннән кайта, «Ашыгыч ярдәм» машинасы чакырталар. Табиблар килә, алмый китәләр. Шулай вакыт үтә. Тагын ике «Ашыгыч ярдәм» бригадасы килә. Алар да алмый китә. Абый кеше республика Сәламәтлек саклау министрлыгына шалтыратып, хәлне аңлата. Шуннан соң гына хәл уңай борылыш ала. Аларга тиз арада РКБга килергә кушалар. Тагын такси яллап, хастаханәгә киләләр. Ярый әле монда ишек төбендә үк аларны табиблар каршы ала. Яшь шәфкать туташын Рафис автобуска утыртып, үз акчасына Балык Бистәсенә озатып җибәрә. Рамиләне, баланы карагач, табиблар шакката. Бала яхшылап юылмаган, бер кат пеленка белән төрелгән. Ә Рамиләнең исә бәбидән бушануына 1 тәүлек булса да, әле ул чистарынып та бетмәгән, соңгылыгы төшмәгән. Бик тиз арада ана белән балага ашыгыч ярдәм күрсәтелә һәм алар анда бер ай дәваланып чыга. Инде хастаханәдән чыгып, авылга кайтканда да, Мәскәү-Уфа трассасыннан авылга кадәр булган 7 чакрым араны да, юлны яртылаш диярлек көрәп, өч сәгать узалар.
Менә шулай «истәлекле», рәнҗешле булып күңелгә кереп калган вакыйга бүген дә йөрәкне дерелдәтеп куя. Шунлыктан һәр һөнәр иясе үз эшенә битараф карау нәтиҗәсендә нинди авыр хәлләр, хәтта фаҗига китереп чыгуны онытмасын, эшенә җаваплы карасын иде. Соңыннан беленгәнчә, авыруларны шулай ашык-пошык Казан шәһәренә озаткан табибәгә нибары шелтә белдерелгән. Ә иң кызганыч-аянычы – бер гаебе булмаган яшь шәфкать туташы бу вакыйгадан соң эштән куылган.
Бәдамша ВӘЛИЕВ.
Балык Бистәсе районы, Олы Солтан авылы.
Комментарии