Исеме җисеменә туры килгән

Исеме җисеменә туры килгән

Ирләргә хас абруй була белдең,

Баш булдың син олы ояңа...

Бабаебыз Сибәгатулла (1882-1960), әбиебез Майшәкәр (1889-1964) гаиләсендә 4 бала үсә. Әтиебез Сибәгатуллин Рифкать Сибәгатулла улы 1929нчы елның 3нче сентябрендә унынчы бала булып дөньяга килә. Алты туганы балачакта ук вафат булган.

Әтиебез Рифкатьнең күңеле кечкенәдән техникага тартыла. Бәлки аны Күәм МТСыннан килеп, колхоз кырларында гөрләтеп җир сөргән тракторлар җилкендергәндер. Ни генә булмасын, 8нче классны тәмамлагач, Күәм МТСына барып, тракторчылар әзерли торган курста укый. Ләкин МТСта тракторларның санаулы чагы. Ул шунда хисапчы булып эшкә урнаша. Ни әйтсәң дә, тракторлар янында булырмын, дип уйлый, күрәсең.

1951нче елның июлендә хәрби хезмәткә алына. 3 ел Чукотка автоном округына караган Анадырь шәһәре тирәсендә машинада эшли. Хәрби йөкләр, азык-төлек ташый. 1954нче елның 9нчы октябрендә запаска җибәрелә. Тырышлыгын, техникага сәләтен күреп, фатир тәкъдим итеп, эшкә калырга да үгетлиләр, әмма авылы, әти-әнисе, туганнар бик сагындыра аны. Кайту белән Күәм МТСына бара.

Ниһаять, менә ул төшләргә кереп йөдәткән тракторлар! Ул замандагы тракторларда эшләүнең кыенлыкларын хәзер күбебез белми дә инде. Көнгә өчәр тапкыр картерны ачып, подшипник тарттырулар үзе бер бәла булган. «Бөтен МТСына бер кыру станогы бар, берәр болт кырдырасы булса, аны да кул белән әйләндерергә кирәк иде. Трактор басуда ватылып калса, аңа запас частьне күтәреп алып бара торган идек», – дип сөйли иде әти. МТСлар бетерелеп, алардагы техника колхозларга бирелгәч, әти дә «Искра» колхозына кайта.

Еллар бер-бер артлы уза тора, колхозга яңадан-яңа тракторлар кайта, ЧТЗ, НАТИ, ДТ-54ләрнең чоры үтеп китә. Әтигә куәтле ДТ-75тә эшләү дә насыйп була. Еллар эзсез генә узмый, гаять зур тәҗрибә туплана. Билгеле булганча, чәчүне һәр тракторчыга да ышанып тапшырмыйлар. Әти һәр ел саен чәчүдә эшләде. Үзе белән эшләүчеләргә дә игелекле остаз булды. Колхоз җитәкчеләре, хөкүмәтебез аның хезмәтен югары бәяләде. Ул 1976нчы елда –Хезмәт Кызыл Байрагы, 1981нче елда Ленин орденнарына, күп сандагы медальләр, Мактау грамоталарына, кыйммәтле бүләкләргә лаек булды. Ул чорда бу бүләкләрнең бәясе, дәрәҗәсе, кыйммәте бар иде. Колхоз идарәсе аңа ел саен диярлек санаторийларга, ял йортларына юлламалар бирде. Әти турында газета-журналларда да бик күп мәкаләләр басылды.

Укучылар белән очрашу

«Ул бу көннәрдә ДТ-75 маркалы тракторга арба тагып, «Искра» колхозының үз карьерыннан юлларга таш ташый. Мин аны чәчү чәчкәндә, җир сукалаганда да күргәнем бар. Башка эшләрне башкаргандагы кебек үк, монда да тракторның барлык мөмкинлекләрен файдаланырга тырыша. Тиз, ләкин һәр эшне җиренә җиткереп башкара. Андый кешеләр турында халыкта, кабаланмыйча тиз эшли, диләр. Быел язлыкта миңа аның белән бергә Казаннан Олы Әтнәгә бер автобуста кайтырга туры килде. Көннәр гаять җылы, матур тора. Күктә кояш печән өстендәгедәй кыздыра. Җирнең көнләп-сәгатьләп түгел, минутлап кипкән чагы. Рифкать абыйның, тырмага чыгасы булса, дип, «Васильево» ял йортыннан кайтып килеше икән. Югыйсә ял йортындагы кешегә, тырмага чыкмадың, дип, кем сүз әйтер иде. Көннәр матурлануга, ял итеп бетермичә кайтып килә.»

(Галиәхмәт ШАҺИӘХМӘТОВ, «Коммунизмга» газетасы, 1983 ел, 31 май)

Әти тормышта да бик тырыш кеше булды, һәр эшкә дә җаваплы карады. Өч авылда аның хезмәте кермәгән йорт, ярдәме тимәгән кеше булдымы икән?!

60-70нче еллар. Һәркем каралты-курасын яңарта. Төзелешкә агачны Мари урманыннан ташыйлар. Төнге сәгать икеләрдә торып, кышкы салкыннарда тракторларны кабызып, икешәр трактор юлга кузгала, 12шәр сәгать йөреп кайталар. Таң атканда инде икенче хуҗалык өчен барырга кирәк. Марилар бер-берсенең агачын урлап сата, алган кеше каян белсен?! Артларыннан 4-5 мари, милиция килеп төшә (ул вакытта милиция), икешәр сәгать сорау алалар. Саткан кешене дә әйтергә ярамый, кабат алар каршына барырга кирәк. Шундый газаплар күрсә дә (өйдәге кешегә күпме борчу), бер кешене дә кире борганын хәтерләмим.

Әти гомере буе һәркем белән, аның нинди милләттән, нинди дәрәҗәдә булуына карамастан, дус-тату яшәде. Мари белешләре: «Ой, Рапкат», – дип, ишекләрне киң итеп ачып кереп, баш киемнәрен салып, ике куллап күрештеләр. Өебездән беркайчан кеше өзелмәде. Үзенең яраткан ризыгы – ат итеннән пешкән борчаклы аш. Ел саен кышка елкы симертеп чалды. Шул сугымнан туган-тумачага, ялгыз карчыкларга да өлеш чыкты. «Кешегә игелек эшләүдән курыкмагыз, игелек җирдә ятмый ул. Сезгә таш атканнарга да аш бирегез. Кешенең кан тамып торган ярасына тоз салмагыз, шулаймы, болаймы дип сорау бирмәгез. Кирәк булса, кеше үзе сөйли ул, күршеләр белән тату яшәгез», – болар да әти сүзләре. Ул һәрвакыт ялгыз карт-карчыкларга ярдәм итте. Көрәк-сәнәк саплыклары, вафат булганнарга ләхет такталары, кемнең сарыгы-бәрәненә, авырып торган бозавына урман печәне, дару үләннәре кирәк – бездә генә була иде. Болар өчен ул беркайчан, беркемнән дә акча алмады.

Йортыбыз авыл башында. Безнең яннан басу юлы үтә. Чишмәле Сапка, аннан Мари Иленә барып чыгасың. 70нче – 80нче елларда автобуслар йөрми. Яз-көз машиналар батып кала. Трактор паркы кул сузымында гына. Каравылчы Сәлмән абый ярдәм сорап килүчегә безнең өйне күрсәтә. Тәүлекнең кайсы вакыты булмасын, әти тракторын кабызып чыгып китә. Машиналары ватылып, кайта алмаучыларны өйгә алып кайта, ашатып-эчертеп, йоклатып, иртәгәсен машиналарын карашып озата.

Югары белеме булмаса да, әти алдынгы карашлы булган. Иң беренчеләрдән булып, өебезгә телевизор алып кайтып куйды. Антеннасын төрле тарафка борып, Мари, Башкорт каналларын тотты. Көндезләрен урам балалары җыйналып кино карасак, кичләрен күрше-тирә кереп, «Туган як кичләре»н, спектакль, концерт, хоккей карый иде. Өстәлдә самавыр шаулый, табынга хәзинәдә бары чыгарыла.

Яңа ел бәйрәмендә бөтен урам, туган-тумача балалары безгә җыйнала. Әти урманнан түшәмгә кадәр җитәрлек чыршы алып кайтып куя. Газета битләренә төрелгән күчтәнәчләр чыршы төбенә куела, монда тулы ирек: җырла, бие, рәхәтләнеп күңел ач, бүләк, күчтәнәч ал.

Арып-талып, соң гына эштән кайтса да, әти көндәлек газета-журналны карап чыкмый йокларга ятмады. Безне дә кечкенәдән укырга өйрәтте. Вакыты булганда авыл китапханәсенә барып, күп итеп китаплар алып кайтты.

Әти һәрчак: «Киңәш бирүчем дә, юл күрсәтүчем дә үзем булдым», – дия иде. Әти-әнисе олы, кемгә таянсын?! Әти-әнисен, туганнарын хөрмәт иткән әти, әтисенең исемен мәңгеләштерү максатыннан, фамилиясен дә «Хөсәен»нән Сибәгатуллинга алыштырган.

Әби-бабай динле, намаз ияләре булганнар. Бер вакыйга һәрчак истә. Диннең тыелган вакытлары. 1965нче елда без яңа йортка күчендек. Авылда мәчет юк. Картларның гает намазларын укыйсы килә. Әти безнең өйдә укырга рөхсәт итә. Әни буялмаган идәннәрне кичтән юып чыгара, өйдә тәм-том пешә. Гаеттән соң туган-тумача чәй эчәргә кала. Иртәгесен әтине колхоз идарәсенә чакыралар. Әтинең кайтканын әни бик борчылып көтеп тора. Анда нинди сөйләшүләр булгандыр, безнең алда сөйләмәделәр, шулай да җитәкчеләр әтигә каныгып яшәмәделәр.

Эштә генә түгел, гаиләдә дә күпләр сокланырлык итеп яши белделәр. Туганнарга гына түгел, һәркемгә ачык йөзле, ярдәмчел булдылар. Аш-суга оста әни колхоз ашханәсендә хезмәт куйды. Әтинең әти-әнисен генә түгел, әнинең әнисен дә үз канатлары астына алып, тәрбияләп, соңгы юлга озаттылар.

Әти-әнинең тырышлыгы аркасында без җитеш, мул тормышта яшәдек. Әти көне-төне колхоз эшендә булса, әни белән без, 4 бала, йорттагы, бакчадагы эшләрне башкардык, күп итеп терлекләр асрадык. Кызлар 6-7 яшьтән үк шәл, бияләй, носкилар бәйләргә, ашарга пешерергә өйрәндек. Белем алдык, үзебез теләгән эшләрдә эшләдек.

Әти зирәк акыллы, иманлы, мәрхәмәтле, тәртипле иде. Безгә дә балачакта: «Әйберне кайдан алдыгыз – шунда куя торган булыгыз, кемнән алдыгыз – рәхмәтегезне әйтеп, вакытында тапшырыгыз», – дип өйрәтте.

Һәр ел саен Сабантуйга бер-ике көн кала, әти-әни һәм без, 4 бала, ат арбасына төялеп, әбинең туганнарына – Иске Өҗемгә кунакка барабыз. Тирә-як яшеллеккә күмелгән. Күңелләре нечкәреп, әти атның салмак кына атлавына кушылып, җыр суза.

Ал кадыйм түшләреңә лә,

Гөл кадыйм түшләреңә...

Әти җор телле, анда тел байлыгы да, сөйләү осталыгы да бар иде. Колхозның тантаналы җыелышларында ул һәрвакыт президиумда утырды. Үз сүзләре белән чыгышлар ясады, үзенең уйлаганын беркем алдында да әйтергә куркып тормады, дәлилләп аңлата белде. Шуңадыр, җитәкчеләр дә аның белән санлаштылар. Урыны – түрдә, сүзе үрдә булды. Барысы 45 ел хезмәт стажы бар, шуның 35 елы – тракторда.

Хәзер инде утлар, сулар кичкән әти белән әни дә бакыйлыкка күчте. Вакыт кына гомерләрнең чикле икәнен искәртеп, кадерен белергә чакырып тора. Яши-яши мин тагын шуны аңладым: кешенең кеше булып кала алуы исәннәр өчен дә, үлгәннәр өчен дә бик кирәк. Әтинең җае килгән саен әйтә торган сүзе: «Безнең бәхет юк та түгел, күп тә түгел», – бик тирән мәгънәгә ия икән бит.

Өйнең түрендә, әти белән әнинең зурайтылган рәсеме тора. Гүя алар: «Безнең нәселнең үз тарихы, үз урыны бар, шуны аңлап, тап төшерми яшәгез», – диләр.

Фәридә СИБӘГАТУЛЛИНА,

Әтнә районы, Күңгәр авылы

Комментарии