- 26.03.2023
- Автор: килгән хатлардан
- Выпуск: 2023, №11 (22 март)
- Рубрика: Гыйбрәт ал
Ошбу елның 19нчы гыйнварында авыл җыенында изге вазыйфасын үтәүче мәктәбебезне – Иске Тинчәле авылы мәктәбен япмакчыларын район хакимияте хәбәр иткәнлеген Сезгә язган идем. Бу көн, минемчә, авылыбызның да, хәтта милләтебезнең тарихында да билгеләнерлек көн. Шундыйлардан мин тагын бер датаны әйтер идем. 1937нче елның 30нчы декабрендә 86 ел элек хакимиятебез Татарстанда (ул вакытта ТАССР) 2196 кешене атканлыкларын «доложить» итә («Политические репрессии в Татарской АССР сквозь призму подлинных документов и воспоминаний». Автор составитель доктор исторических наук А. А. Иванов). Хикмәт шунда ки, ТАССРда атылырга бирелгән 500 кешелек лимит, әйтик, җанисәп буенча бертигез диярлек Әрмәнстандагы 50 кешелек лимит белән чагыштырганда инде ун мәртәбәгә арттырылган булган.
Арттырып үтәү шаукымы каныбызга ук сеңмәде микән?
Рәүф ИБРАҺИМОВ,
Казан шәһәре
Комментарии