Зур йөрәкле кечкенә Регина, яки интервьюга өлгерми калынды

Зур йөрәкле кечкенә Регина, яки интервьюга өлгерми калынды

Ярдәмчел һәм олы йөрәкле кеше ул. Буе 1 метр 16 сантиметр гына булса да, зур эш белән шөгыльләнә үзе – Казанда «Иман нуры» мәчетенең хәйрия фонды җитәкчесе булып тора. Аның канаты астында күп балалы һәм аз тәэмин ителгән гаиләләр, мөмкинлеге чикле балалар һәм өлкән яшьтәге ялгыз кешеләр бар. «Фея» Регина булып танылган Регина Иванова турында сүзем. Кечкенә кешеләр турында туган барлык стереотипларны юкка чыгарып, парашют белән сикерүче һәм матурлык конкурсларында катнашучы да әле ул. Әни булырга хыялланып яшәүче дә – ул. Иде... Ике атна элек фея Регина да бакыйлыкка күчте.

Регина Саба районының Иштуган бистәсендә укытучылар гаиләсендә туа. Мәктәпне тәмамлагач, ике югары уку йортына керә. Читтән торып – эколог, көндезге бүлектә психолог белемен ала. Укып бетергәч, Казанда хәйрия эшләре белән шөгыльләнә башлый

Регина белән берничә тапкыр «Иман нуры» мәчетендә күрешкәнем булды. Нинди генә сорау бирмә, һәркайсына җавабы әзер булды аның. Яратып эшләде, эшенең нәтиҗәсен күреп шатланды. Регина турында үткән заманда сөйләргә дә кыен. Өстәвенә, аның белән бер утырып сөйләшергә кирәк, дигән хыял бүген чыннан да хыялда гына калды.

– Регина әле 33 яшен генә тутырды. Үлем дигәне яшеңне сорамый. Ул авырмады, вакыты җитте. Аның үзенчәлеген аңлыйсыздыр. «Карлик» авыруыннан интеккән кешеләр озак яшәми. Ул үзе дә: «Озак яшәмәячәкмен, тиздән китәрмен, ләкин миңа бу дөньяда яхшы эшләрне күбрәк башкарырга кирәк», – дип әйтә торган иде, – дип искә алган «Иман Нуры» мәчетенең имам-хатыйбы урынбасары Ибраһим хәзрәт «Татар-информ»га биргән шәрехләмәсендә.

Бу теләгенә иреште Регина. Ялгыз калган өлкәннәргә булышу дисеңме, авыр хәлдәге гаиләләргә ярдәм итүме, физик мөмкинлеге чикле гаиләләрне барлап торумы – барысын да башкарды. Үзенә авырлыклар аша үтәргә туры килсә дә, беркайчан бирешмәде. Аның чын тылсымчы булганлыгын аңлар өчен, «Ислам тудей» порталына биргән интервьюсыннан өзекләр китерәбез.

***

– Әти-әнием миңа дөрес тәрбия бирде. Көчен һәм вакытларын да жәлләмәделәр. Ни генә булмасын, авырлыклар белән көрәшергә өйрәттеләр. Әнием миңа һәрвакыт: «Игелекле бул. Таш яки пыяла өстеннән яланаяк йөрергә туры килер, әмма бирешмә. Һәрвакыт алга атла», – ди торган иде. Сүзләрен тыңладым.

Авылдан киткәч, зур шәһәргә җайлашу җиңел булмады. Казан урамыннан барганда бармак төртеп көлүчеләр дә, фотога төшерүчеләр дә булды. Шулчакта әни: «Фотога төшерәләр икән – елмай! Беркайчан да ахмакларга һәм балаларга үпкәләмә», – диде.

***

– Фондка килеп эләгүемә Аллаһ Тәгалә сәбәпче булды. Миңа институттан шалтыраттылар һәм «Иман нуры» мәчетенә эшкә – хәйриячелек белән шөгыльләнергә чакырдылар. Бу бит – Аллаһ бүләге. Бу хакта күптән хыялланып йөри идем. Менә шундый мөмкинлек туды да.

Эшемдәге иң дулкынландыргыч мизгел: «Сәламәтлекләре чикләнгән, мохтаҗ балалар мәчеткә килә. Без аларга бүләкләр тапшырабыз. Шул мизгелдә аларның моңсу күзләре яна, йөзләрендә елмаю чаткылары күренә. Шуларга карап, тагын да күбрәк ярдәм итәсе, ныграк тырышасы килә башлый. Балаларында шундый үзгәрешләр күргән ата-аналар мине «фея», тылсымчы дип атый башлады, шуңа күрә бу исем миңа иярде.

***

– Дөнья матур, тормышыбыз түгәрәк. Өстәвенә, тылсымга да ия. Анда бәхетсез булу мөмкин түгел. Аның бу сыйфатларын күрә белергә генә кирәк. Бәхәсләшмим, авыр мизгелләр күп булды һәм булачак. Әмма ни булса да, үзеңдә алга атларга көч табу – бәхет. Мин – мөмкинлеге чикләнгән кеше түгел, мин – чиксез кеше. Бик бәхетле кеше...

P.S. Регинаның якыннарына Аллаһ сабырлык бирсен. Кечкенә тылсымчы кызның рухы шат, урыны оҗмахта булсын!

Рәйдә НИГЪМӘТҖАНОВА

Комментарии