Иген таптау гөнаһ ул

Иген таптау гөнаһ ул

Сугыштан соңгы авыр еллар, ашарга такы-токы чаклар. Авылда яшәүчеләрнең чын оннан пешкән ипине инде бик күптәннән күргәннәре юк. Кояштан алда торып, кояштан соң ятсалар да, маңгай тирен агызып эшләгәннәре өчен бер грамм да ашлык бирелми, чөнки урып-җыю башлану белән, район түрәләре бар булган икмәкне дәүләткә тапшырттыра. Хәтта инде урылган басуда анда-санда төшеп калган башакларны да җыярга ярамый. Тотыласың икән, җәзага тарталар. Бу әле яшь яки карт дип тормыйлар. Шулай да куркуны җиңеп, әнинең: «Кырларны каты саклыйлар, бармыйсың, йөрмисең», – диюенә дә карамастан, балачак һәм гомерлек дустым Галимҗан Бәйрәмов белән берничә тапкыр башак җыярга барырга батырчылык иттек. Анда барырга безне ачлык мәҗбүр итте. Үсмерчак бит, үсә торган чак, ашказаны дигәннәре гел ашарга сорап кына тора. Ә башак булса, уган бөртекләрне чәйни-чәйни ашыйсың, тамак бераз туйган кебек була.

Чираттагы баруыбызда уңышсызлыкка юлыктык: иңбашына аскан букча-сумкаларыбызга нибары 7-8 генә башак табып салырга өлгердек, һич көтмәгәндә, безне аптырашка һәм гаҗәпкә калдырып, янәшәдәге салам өеме эченнән әче, чырылдавыклы тавыш белән чәрелдәп, яртылаш ирләрчә киенгән һәм без моңарчы күрмәгән 35-40 яшьләрендәге бер хатын-кыз килеп чыкты. Кем уйлаган инде шул кечкенә генә салам өеме эчендә безнең кебек ачтамакларны капкынга эләктерергә дип кемдер яшеренеп ятадыр дип. «Ниһаять тотылдыгызмы, каптыгызмы, колхозның әле бер тапкыр да җыеп алынмаган иген кырыннан башак урларга дип килгән саранчалар, сасы көзәннәр! Хәзер мин сезгә моның өчен күрмәгәнегезне күрсәтәм», – диде дә, кулындагы 1 метр озынлыгындагы ирләрнең баш бармагы юанлыгы шомарып беткән таягы белән бар көченә селтәнеп, Галимҗанның арык җилкәсенә китереп тә сукты. Каты авыртудан дустым өзгәләнеп кычкырып җибәрде. Аннары теге хатын таягын җиргә атып бәреп: «Менә сиңа, менә сиңа! Беләсезме бу караклыгыгыз өчен сезгә нәрсә буласын», – дип, йөзе агарып каткан Галимҗанны уңлы-суллы яңаклый да башлады. Качып китмәсен өчен баш киеме белән букчасын тартып алгач, бу «җен хатыны» дустымнан сорау ала башлады. «Әгәр мин сораганнарга дөрес җавап бирсәң, баш киемең белән букчаңны кире бирәм», – дип, Галимҗаннан әти-әнисенең исемен, үзенекен әйттерде. Минем дә исемемне, әти-әниемне сорады. Ничә тапкыр килдегез, дип белеште. Бу хатынның янауларыннан тәмам коелып төшкән Галимҗан сулык-сулык елый башлады. Аңа ияреп, минем дә күз яшьләрем битләремне пешерә.

Шушы кыска гына гомеребездә моның кадәр гаделсезлек белән очрашу, каты камыл арасыннан кулларыбызны каната-каната берничә башак җыйган өчен моның кадәр кыйналу, җәберләнү, мәсхәрәләнү минем яшь йөрәгемдә төзәлмәс яра калдырды. Шунда, бер адым атлый алмыйча, кадакланган кебек катып басып торганда күңелемне бик зур үкенеч хисе биләп алды. Әни бит әйткән иде, улым, йөрмәгез, кырларга бик каты сак куйганнар. Эләксәгез, сезгә дә, Әсмабикә белән миңа да җавап тотарга туры киләчәк, дигән иде бит. Ник кенә аның киңәшен тотмадым икән? Галимҗан үзе дә: «Мансур, әллә бүген бармыйк микән, бер дә аягым тартмый. Әйдә, елгадан балык кына каптырыйк. Минем рәхәтләнеп, чума-чума йөзәсем килә», – дигән иде. «Бүген генә барыйк та, башка бармабыз», – дигәч кенә ризалашкан иде. Инде менә үҗәтләнүемнең, кеше сүзенә колак салмавымның нәтиҗәсе: якын дустым убырлы хатын әсирлегендә. Әлеге мәсхәрәне тамаша кылып торганда кинәт башыма кайдандыр кыю булырга, мәлҗерәп-җебеп төшмәскә өндәүче ниндидер тылсымлы, көч килеп керде. «Әй, син, оятсыз, кансыз хатын! – дип кычкырдым мин. – Әтисе сугыштан кайтмаган дустыма таяк белән сугарга ни хакыгыз бар сезнең? Әнә күз төпләре ничек кара янып чыкты. Моның өчен сезнең үзегезне төрмәгә утыртырга кирәк! – дип кычкырдым. – Бер нәрсә дә сөйләмә аңа, Галимҗан. Канатырлык итеп кулын тешлә шуның. Мин сиңа үземнең кепкамны бирәм». «Аһ, дуңгыз малай! Телең шундый озынмыни әле синең? Хәзер сиңа да җитешәм», – дип, кулына кабат җирдә яткан таякны алды бу һәм минем өскә килә башлады. «Шулай иттергәннәр, тоттырганнар ди сиңа», – дип, моны үртәргә керештем. «Ну тотсаммы син жуликны, шушы кырда җаныңны суырып алачакмын, башыңа җитәчәкмен», – дип арттан куып килде дә, туктап калды. Безнең судагы балыклар һәм һавадагы кошлардан да җитез чагыбыз, артыбыздан бары тик җилләр генә исеп калды. Шушы көннән соң басуга башак җыярга башкача бармадык.

«Мәйдан» каналыннан Айрат һәм Радик исемле егетләрнең «Ике йөрәк» дигән җырын еш күрсәтәләр. Иген кырында төшерелгән бу клип мәҗбүр итте дә инде мине бу язмамны язарга. Буй җиткән ике егетнең тәң-тәң сикерә-сикерә, арлы-бирле килеп, игенченең маңгай тире тамган басуда күкрәп үсеп килә торган игенне таптап, биеп-җырлап йөрүен күргәч, аптыраплар китәм, күңелем нәфрәтләнә. Игенченең хезмәтен әнә шулай хөрмәтсезләп таптап йөрү бернинди кысаларга да сыймый. Икмәкне таптап йөрү бик зур гөнаһ бит ул. Бу клипны төшергәндә нинди максатны күздә тоттылар икән бу егетләр? Бу язмам Айрат белән Радикка гына түгел, башка җырчыларга да кагыла. Сүзем шул: таптамагыз игенне. Шулай кылансагыз, Аллаһы Тәгалә сезне моның өчен кайчан да булса бер җәзага тартачак әле.

Мансур ВӘЛИЕВ,

Питрәч районы, Шәле авылы

Комментарии