Сабый чаклар картлыкта да онытылмый

1941нче елның җәе. Авыл урамы ямь-яшел чирәм, уртадан ат юлы уза. Шунда балалар уйный, чабатага чирәм йолкып, тузан тутырып мәш киләләр. Берзаман яндагы чыбык читәнле бакчадан умарта күче күренде, моны күреп балалар кайсы кая куркып таралышты. Ак күлмәк кигән яланаяклы бер кыз сукмак буйлап: «Әти, әни корт аера», – дип җан фәрманга кычкырып чаба. Әнә таш складның яшел ишеге дә күренә, тик ул ябык. «Әти, әти», – дип катырак та кычкыра, ишек ачылмый… Үз тавышыма үзем уянып китсәм, төш күрәм икән, сабый чагым һаман онытылмый.

Әйе, 1941нче елның җәе иде бу. Без өч балалы ару гына тормышлы гаилә идек. Кара-каршы ике өй, берсе яңа иде әле. Әти – колхоз завхозы. Еракка бармагыз, дип, лапаска таган ясап куя. Күрше-тирә балалар – барыбыз да таган атынабыз.

Ул чакта колхозда кунак йорты булмагандыр инде. Әти яңа өйгә дүрт кеше алып кайтты. Без аларны «алтын эзләүчеләр» дип йөри идек. Аларның берсе генә татар – Казаннан Әнвәр исемле өйләнмәгән бик таза гына егет иде, берсе – Ленинградтан, 30 яшьләр чамасы булгандыр, бик чибәр, культурный ханым. Күрәсең, хуҗалары булгандыр, «Тайся Григорьевна», – дип, аңа зурлап эндәшәләр иде. Икесе Мәскәүдән: Зоя исемле хатын-кыз, 30ларда булгандыр һәм Миронов дигән яшь кенә егет. Алар иртә таңнан чыгып китәләр дә кич җиткәндә генә кайталар. Атка иярләр кидереп, атланып йөриләр. Кич белән ак капчыкларга тутырылган ташларны арбага салып кайтып, безнең келәткә тутыралар. Күбәйгәч, каяндыр машина килә, төяп җибәрәләр. Без бала-чага кызыкканбыздыр инде, уйнарга берәр таш бирәләр, ләкин югалтмаска, атмаска, келәткә ыргытырга кушалар.

Тайся апага Ленинградтан посылка килә иде. Кичен балаларга уч-уч конфет өләшә. Авыл баласы ул чакта андый хәлне күргәнме, конфет дигәнне белгәнме? Без аны бик ярата идек.

Берсендә иртән йокыдан уянып, болдырга чыгуым булды, капкадан елый-елый Тайся апа кайтып керде дә мине кочаклап алды. «Сугыш башланган! Минем балаларым анда калды бит», – дип кабатлый үзе. Мин куркып елый башладым. Әни йөгереп чыкты, күршеләр керде. Бар кеше елый, Тайся апаның ике баласы әнисе янында Ленинградта калган икән. Йөгереп кереп өйдән кечерәк чемоданын алды да чыгып йөгерде. Станциягә бездән 25 километр, кем илткәндер Тайся апаны, белмим. Аннары озак тормый икесе китте, яшь егет Миронов калып торды.

Бер елны сайлау вакытында Мәскәүдәге Мироновның китапчыклары чыкты. Геологлар дигән сүз укыгач, шул егетнең туганының берсе булмадымы икән уй калды миндә.

Нурбикә БИКЧӘНТӘЕВА,

Казан шәһәре

Комментарии