Имтихан

Без укыган чакларда дүртенчедән башлап, унынчыга кадәр һәр уку елы ахырында имтихан тапшыра идек. Күп кенә фәннәрдән класс саен диярлек бер укучыны көзге имтиханга калдыралар, әле икенче елга да утыртып калдырырга мөмкиннәр. Җиденче класста имтихан биргәндә булган бер гыйбрәтле хәл исемә төште.

Май азагы идеме, әллә июнь башымы, язма эштән имтихан биреп кайттык. Классташ кызым Җәннәт белән төштән соң, сәгать өчләрдә, кире мәктәпкә барырга уйладык. Билгеләрне коридордагы тактага иртәгә генә эләселәрен белсәк тә, җан түзми бит. Берәр нәрсә ачыклап булмасмы дип йөрибез. Озын коридорда беркем дә юк. Шулай да бер классның ишеге ябылып җитмәгән, сөйләшкән тавышлар ишетеп, шунда юнәлдек. Безнең аякларда бик юка табанлы тапочкилар, аяк тавышы ишетелми. Имтихан тапшырган фәннең укытучысы ике ассистенты белән контроль эшләрне тикшереп утыра икән. Әле бу укытучы безнең класс җитәкчесе дә. Укучыларның эшләрен тикшергәндә кызып та китәләр, үзара әрләшеп тә алалар. «Менә бусы Измайлованың контроль эше!» Укып-тикшереп чыккач, класс җитәкчесе: «Моңа «биш»ле куябыз», – ди. Берсе каршы килә: «Ике хатасын төзәттең бит, нишләп «биш»ле куясың?» «Ә әтисе?» – ди тегесе. Измайлов райкомда эшли. Дөрес, кызый яхшы гына укый, тик «биш»лелек түгел инде. Ахырда «биш»ле куярга булалар. Алдагы контроль эш Таҗетдинов Рифнеке икән. Без ишек ярыгыннан боларны тын да алмый тыңлап торабыз. Аннан-моннан укып, тикшереп чыктылар да, ике ассистент беравыздан «ике»ле куйдылар. «Ике»ледән артмаганын үзем дә беләм, барыбер колхозда калачак инде ул. Әйдәгез, котылыйк моннан», – ди класс җитәкчебез. Риф чынлап та бик тәртипсез, начар укучы малай иде. Шулай килешеп, аңа «өч»ле куярга булдылар. Инде районнан ике генә чакрымдагы Әхмәт авылыннан килеп укучы малайның контроль эшен тикшерә башладылар. «Өч»ле инде моңа, диюгә, класс җитәкчесе каршы килә: «Әйдәгез, «дүрт»ле итик инде. Әтисе колхозда бригадир. Мал-туар да асрыйсы бар бит әле. Сезнең турыда да аңлатырмын әтисенә», – ди. Малайга «дүрт»ле куйдылар. Алдагы язма кыз баланыкы, фамилиясен ишетмәдек. Сүз барышында сельпо председателе кызыныкы икәне аңлашылды. Әлбәттә, моңа «биш»ле куйдылар. Укыганда дәрестә гадел булырга, җәмәгать эшләрендә актив катнашырга өндәгән укытучылар менә билгене ничек куеп утыралар. Имеш, сез комсомоллар, партиягә алмашка үсүчеләр…

Җәннәт әллә аягын алмаштырмакчы булып, әллә ялгыш ишеккә кагылып, бераз тавыш чыгарды. Тегеләр сагайдылар. Без дә коридор буйлап элдерттек. Икебез дә «өч»леләрсез генә җиденчене тәмамлаганга таныклык алып, сигезенчегә күчтек. Әмма Җәннәткә сигезенчедә укырга насыйп булмады, бөерләре авыртып, больницага керде. Әтисе Хафиз абый аны Казан больницасына да салып караган иде, файдасы булмады. Ике еллап авырып йөргәч, Җәннәт бакыйлыкка күчте. Югыйсә, ару гына тормышлы, әтиле кыз иде. 16 яшьлек кыз бала, һичшиксез, җәннәткә эләккәндер дип уйлыйм.

Шул еллардагы тагын бер гамәлне языйм әле. Сугыштан соңгы еллар. Кибетләр бик ярлы. Халык тырмаша-тырмаша яшәргә тырыша. Үзем челтәр бәйләргә, чигәргә өйрәндем. Чигүе генә бик алга бармый, чигү җебе – мулине алырга акча юк. Ә менә кәтүкләр күп һәм очсыз. Күпләп унлы кәтүк алдым да челтәр бәйлим. Челтәр бәйләү көз-кыш айларында эшләнә. Җәй-яз колхоз эшенә дә йөрибез, хуҗалыкта да мал-туар күп, гәрчә ите-сөте-мае хөкүмәткә бурычка китеп барса да. Челтәр бәйләп саткалыйм да. Хәзергечә әйтсәк: бизнесмен. Челтәрнең күбесе ак ситса итәгенә тагылып, караватка җәяр өчен. Озынлыгы 2 метр да 10-20 см булырга тиеш. Үрнәген зуррак кызлардан күчерәм. Моны бер укытучы апа ишеткән. Миңа берәүдән күчермәсен алып килеп, заказ бирде. Мондый челтәрнең бәясе 25 сум. Бу 1961нче елда акча алышынганчы. 1961нче елдан 1 сум 10 тиенгә калды. Йорттагы эшләр беткәч, әштер-өштер дәресләрне әмәлләгәч, җиделе лампа яктысында бәйлим теге челтәрне. Бер ай дигәндә эшен бетереп, кер сабыны белән әйбәтләп уып илттем теге укытучыга. Әнкәй кисәтте: «Үзе белеп бирмәсә, акча сорама. Ел ахырында имтихан бирәсең бар». Укытучы апаның ишек төбенә кереп бастым. Кулына алды, карады, ошатты инде. «Күпме бирим?» – ди. «Кәтүк хакын гына бирерсез», – дим, борын тартып. Кәтүк акчасы белән өч перәннек бирде дә: «Имтиханны бирдем дип уйла», – дип кайтарып җибәрде.

Халисә ШӘЙДУЛЛИНА,

Сарман районы, Җәлил бистәсе

Комментарии