Чын татар кайда да татар булып кала

Чын татар кайда да татар булып кала

Адәм баласының язмышы туганда ук язылып куелган, дип әйтә бит халкыбыз. Бу язмам Татарстаныбызда туып-үсеп, КФУның журналистика бүлегендә укып, Авыл хуҗалыгы министрлыгында журналист булып эшләгән, язмыш кушуы буенча, Бельгия егетенә кияүгә чыгып, анда да үз кардәшләребезне табып, берләштереп яшәүче «Бельгия татарлары» җәмгыяте рәисе Лилия Вәлиева турында барыр.

Европаның йөрәге булган Бельгиянең Брюссель шәһәрендә татар җәмгыяте оештырып, читтә яшәүче милләттәшләребез үз телен, мәдәниятен, гореф-гадәтләрен саклап калсын өчен армый-талмый эшләүче бу ханым быел яңа ел алдыннан «Мир» кинотеатрында гаиләсе белән очрашу кичәсе уздырды. Бу очрашуга туганнары, дуслары, күп санлы танышлары җыелган иде.

Кичәне Лилия ханым түбәндәге сүзләр белән башлап җибәрде: «Рәхмәт сезгә кардәшләребез, дусларыбыз, туганнарыбыз, рәхмәт ватандашларым, замандашларым бу очрашуга килгән өчен. Бу минем юбилеем да түгел, гаилә бәйрәме дә түгел. Сез кайчак телефон аша, социаль челтәрләр аша, нишләп ятасыз анда, дип сорау бирәсез. Шул дусларча биргән сорауларыгызга бүген җавап бирергә тырышырбыз. Дүрт мең чакрым үтеп, сезне сагынып, кочаклашып күрешергә, чын күңелдән туганнарча сөйләшергә дип Казаныбызга кайттык».

Лилия һәм аның ире Жан Шмиц гаиләсе дүрт ел рәттән Урта диңгез буенда – Испаниядә балалар өчен лагерь оештыра. Анда төрле илләрдән килгән балалар җыела. Без Европада, сездән еракта, татар телен сеңдерергә, милләт рухын, мохитен иңдерергә тырышабыз. Җырлар, элеккеге уеннар аша, милли ризыклар, киемнәр аша. Гаилә лагерында төрле милләт балалары ял итә. «Татарстаннан Испаниягә волонтер булып килгән вожатыйларга, укытучыларга рәхмәт. Менә хәзер шушы залда Сәидә Мөхәммәтҗанова утыра, ул Европа балаларын вокалга өйрәтте. Ләйсән Алексеева озак еллар Татарстанның яшьләр радиосының әдәби тапшырулар редакциясендә эшләде, хәзер яшьләр театрында эшли. Евгений Никитин, үзенең ялын пляжда үткәрәсе урынга, балаларга бию дәресләре бирде. Алина Штейнберг – Казандагы хосусый балет мәктәбе директоры – татар биюләреннән дәресләр бирде. Алар, чын мәгънәсендә, әле беркайчан да татар мохитен күрмәгән, җырлап-биеп карамаган балаларны җәлеп итеп татарча биергә, җырларга өйрәттеләр», – дип рәхмәт сүзләрен әйтте Лилия Шмиц.

– «Tatar camp for kids in Spain» коммерция проекты түгел. Ул өй форматында эшләүче лагерь, – диде ул. Бездә Европаның һәм дөньяның төрле төбәкләрендә яшәүче татар балалары ял итә һәм диңгез буенда сәламәтлеген ныгыта. Бельгия, Алмания, Англия һәм Франциядән, Татарстаннан киләләр… Бөтендөнья татар конгрессы, әлеге проектны хуплап, безгә әйдаманнар, татарча китаплар, дәреслекләр белән ярдәм итә. Балалар белән берлектә «Кызыл калфак» әкияте буенча татарча фильм төшердек. Фильм татар авылы итеп корылган мәйданчыкта төшерелде. Менә монысы безнең өчен аеруча зур горурлык булды. Балалар да әлеге фильмда бик теләп төште.

Испаниядә татар лагеры юктан гына барлыкка килмәде. Ул туган телне саклау һәм килер буыннарга җиткерү максатыннан булдырылды. Беркемгә дә сер түгел, Европада яшәүче татар гаиләләрендә тәрбияләнгән балалар, башлыча, Европа телләрендә аралаша. Европа телләрендә сөйләшәләр дип кенә аларга кул селтәп булмый. Туган телне өйрәнергә кирәклеген балачактан ук күңелләренә сеңдерергә кирәк. Лагерьга Татарстан балаларының килүе дә тик файдага гына. Алар Европада яшәүче балаларны татар теле нечкәлекләренә өйрәтә. Ә мондагы балалар исә, киресенчә, аларга инглиз телен камилләштерергә ярдәм итә.

Кичәгә килгән кунакларга «Кызыл калфак» фильмы күрсәтелде. Бу фильм ике вариантта ясалган. Инглиз телендәгесе Европа илләрендә тәкъдим ителә. Ә «Мир» кинотеатрында аның татарчасы күрсәтелде.

Лилиянең ире Жан Шмиц милли проектларны тормышка ашырырга булыша, аларда үзе дә актив катнаша икән. «Бу фильмнарның титрларында исемем продюсер диеп язылган. Ләкин монда җыелган дуслар алдында бер серне чишәм: гаилә лагерыбызда иң җаваплы эшне башкарам – шофер вазифасын үтим. Беренче елларны мине эшкә алмаганнар иде, менә ике елдан артык инде мин дә татар лагерында төпләндем. Машина йөртүче булу продюсерлыктан да җаваплырак икән».

Изображение удалено.Изображение удалено.Жан әфәнденең чыгышын кызлары Амели татар теленә тәрҗемә итеп торды. Ул албан, татар, урыс, инглиз, француз телләрендә бик камил сөйләшә икән. Барлык эшләрендә дә зур ярдәмче булган кызлары турында Лилия бик горурланып сөйләде: «Кызларым – иң зур горурлыгым. Җәмгыятьнең рәисе мин саналсам да, аның төп тоткасы олы кызым Регина. Ул минем янга күченеп килде. Монда укып диплом алды, үзенең икенче яртысын тапты, Әйшә исемле кыз үстерәләр. Регина миңа караганда да татар җанлырак. Милли ашларны да бик оста пешерә, җыр-биюгә дә сәләтле, урыс мәктәбендә укыса да, әдәби теле дә матур. Мин җәмгыятьнең кулы-аягы булсам, аның мие – Регина.

Икенче кызым Амели да татарча сөйләшә, җырлар-шигырьләр белә».

Бу кыска гына язмамда Лилиянең, аның гаиләсенең Бельгиядә татар милләтеннән булган кешеләрне берләштереп, бер-берсенә көчләреннән килгәнчә ярдәм итеп, Татарстаныбыздан килгән кунакларны каршы алып, төрле чаралар үткәрүе турында тулысынча язып бирү мөмкин түгел. Аның ничек итеп Бельгия егетенә кияүгә чыгуы һәм чит илдәге тормышын мөхтәрәм язучы Гөлсинә ханым Галимуллина үзенең «Тау җылысы» повестенда бик ачык тасвирлый.

Лилиягә, аның гаиләсенә исәнлек-саулык, эшендә уңышлар теләп калам.

Вакыйф КЫЯМОВ,

Казан шәһәре

Комментарии