Аларда шулай, бездә болай

9нчы март киченнән кинәт кенә авырып киттем. Температурам күтәрелде, төчкертә, борыннан бертуктаусыз юеш ага, хәлсезлек… Шулай итеп ике атна вакыт иза чиктем. Берничә көннән – кызым, аннан соң хатыным бик каты авырып яттылар. Табиблар чакыртмадык, чөнки температура 38дән югары күтәрелмәде, коронавирус билгеләре дә ачык билгеле булмады. Әмма шулай да телевизорны карарга тырышам. Менә беркөнне Кытай дәүләтендә коронавируска каршы көрәш турында репортаж булды. Анда күрсәтелгән шәһәрнең һәр районы, кварталлары, йортлары шушы афәткә каршы көрәшүче аерым кешеләргә бүлеп бирелгән. Тапшыруны оештыручы корреспондент шундый кешеләрнең берсенең берничә фатир хуҗалары белән булган әңгәмәсен күзәтте. «Мин инде 3456 фатирда булдым», – диде урта яшьләрдәге кытай хатыны безнең корреспондентка. Ул изоляцияләнгән костюмнан, күзлектән, битлектән, кулларында бер кат кулланыла торган перчатка. Үзе белән дезинфекция баллоны йөртә, фатирларга менгәндә баскычларга сиптерә. Һәр фатирдагы кешеләр белән аралаша, аларның хәлләрен белешә, авыруларын ачыклый, фатирда ничә кеше яшәгәнен, нигә мохтаҗ булуларын белешә, шәхси таныклык номерларын язып ала һәм барысын да үзенең дәфтәренә терки. Бик әһәмиятле сорауларны шунда ук тиешле оешмаларга шалтыратып җиткезә. Шулай итеп, үзенә беркетелгән йортлардагы фатирларны һәм андагы кешеләрне контрольдә тота. Бездә дә өлкән яшьтәгеләр белән бик тырышып эшләүче волонтерлар, ниндидер оешмалар турында сөйлиләр. Имештер, бушлай азык-төлек, дарулар китерәләр, булышалар. Минем фатирга беркем дә килмәде, хәлебезне белешүче булмады. Ә мин олы яшьтәге пенсионер, сугыш ветераны, күптән түгел инфаркт кичергән кеше.

Чү! Берзаман булды андый хәл. Ике меңенче еллар башында төнге унберләр тирәсендә ишек кактылар. «Кем анда?» – дисәм, «ачыгыз, участковой», диделәр. Ачсам, ни күрим: әзмәвердәй өч кеше тора. Берсе үзен участковой дип таныштырды, берсе – капитан УБОП, дип. Болары формадан. Арттарак торганы гади киемнән, ФСБдан булып чыкты. Алар минем нинди партиядә торуым, ТИҮгә йөрүем белән кызыксына башладылар… Менә сиңа мә? Управление Борьбы Организованной Преступностью һәм ФСБ оешмасының башка эше юк икән. Кем нинди партияне һәм Татар Иҗтимагый Үзәген якын күрә, аларның эшчәнлекләре белән кызыксыналар. Әйе, үзләре теләгән чакта кирәк урынга дәшмичә дә килеп чыгучылар бар. Әмма болар миңа ипи дә, дарулар да, милләтемә тынычлык та китерүчеләр түгел шул…

Расих ҖӘЛӘЛ,

Казан шәһәре

Комментарии