Син дә яшәдең, Миңлекамал түти…

Миңлекамал апаның: «Чү инде, мур кыргыры, кая керәсез!» дип кычкырган тавышына күрше Шакир карт сискәнеп китте. Янәшә, терәлеп торган күршесе кәҗә тәкәләрен, бәрәннәрен күп асрый шул. Миңлекамал әби бәтиләрне «землянка»да тота иде. Иртән исә, алар ишек алдына чыга һәм шунда сөзешәләр. Сырланып торган озын, зур кәкре мөгезләре мотоцикл рулен хәтерләтә.

Карчык үзе мунча кадәр генә бер тәрәзәле өйдә яши. Ул бик иртә тора. Торуга кәҗәләре янына ашыга. Шул кәҗәләрнең кычкыруына, йортта сөзешеп уйнауларына Шакир карт та уяна. Шакир абзый карчыгы Банат белән кайчагында тәрәзәдән шул кәҗәләрнең сөзешкәнен карап утыралар. «Әй, бу карчык нәрсәгә шуның кадәр кәҗә асрый икән? Ни сатмый, ни суеп ашамый. Инде исләренә чыдар әмәл калмады. Ник кенә картайган көнендә дә шулкадәр җәфалана икән?» дип, Банат карчык та зарланып ала.

… Миңлекамалның тормышы җиңелләрдән булмады. Бердәнбер улы Мәгъсүм каядыр китеп югалды, хат-хәбәре дә юк. Ире Хәбибулла исә марҗага өйләнде. Улы солдат яшенә җиткәнче әнисе белән яшәде. Үсә төшкәч кенә, әтисен эзләп табып алимент акчасы түләттерде. Айга 150 сум алды ул. Заманасы өчен бик зур сумма, тик әлеге акчаларны бәрәкәтле итеп тота гына белмәделәр. Кибеттән кәнфит-печенье алып ашап бетерделәр.

Мәгъсүм мәктәптән соң кинотехник ярдәмчесе булып бераз эшләде дә, армиягә китте. Шуннан хат-хәбәре булмады. Әнисе исә, газиз улын, ирен, бер күрергә зар булып, чәчәктәй гомерен ялгыз үткәрде.

Инде бу хәлләрдән соң күп сулар агып, хәтсез еллар үтте. Көннәрнең берендә Миңлекамал карчык дөнья куйды. Аны соңгы юлга бик зурлап озаттылар. Кәҗәләренең кайсын сатып, кайсын суеп, карчыкның җидесенә, кырыгына, елына тоттылар. Миңлекамал карчыкның нигезендә инде хәзер кычытканнар гына үсә…

Нурислам ГАЛИЕВ.

Зур Кукмара.

Комментарии