Рәнҗешме, әллә язмыш көлүеме?

Рәнҗешме, әллә язмыш көлүеме?

(Исемнәр үзгәртелде.)

Мансурның балалык еллары сугыш чорына туры килә. Унике яшендә, колхозда эшләп, кулбашын авырттыра, гомере буе шуның сызлавын тоеп яши. Казанга барып, һөнәри училищега укырга керә. Сугыш елларында хәрби заводта эшли. Шуннан хәрби хезмәткә алына. Мансур Мәскәү-Рублёвка Эчке эшләр министрлыгы бүлегенә эләгә, чөнки эшләгән җиреннән бик яхшы бәяләмә биргән булганнар. Үзен бары яхшы яктан гына күрсәткән өчен, Киевтагы «Школа оружейно-пулеметного мастера»га укырга җибәрәләр. Шунда бер ел укыгач, «Корал-пулемет остасы» дигән һөнәр алып, мәктәпне бары «5»ле билгеләренә генә тәмамлап, ул кире үз бүлекчәсенә кайта. Инде хәрби хезмәт итү вакыты беткәч тә, тагын өч елга хезмәттә кала Мансур. Шунда бераз акча эшләп, туган авылына «Москвич» машинасы алып кайта. Кичке мәктәпне тәмамлый, Куйбышевтагы политехника институтына укырга керә. Югары белемле инженерны, өч бүлмәле фатир биреп, Казанга эшкә чакыралар. Егет өйләнә, бер ул, бер кыз үстерәләр. Балалары икесе дә югары белем ала.

Язмам героена инде лаеклы ялга чыгарга да күп калмый. Армиядә хезмәт иткән вакытта алып кайткан «Москвич» машинасын алыштырырга вакыт җиткән. Утыз елдан артык йөргән машинага, ару гына хак бирүче дә табыла. Ник дигәндә, Мансур машинаны һәр елны сүтеп, чистартып, майлап, тузган өлешләрен алыштырып, кире җыя. Хәрби мәктәптә алган белеме аны техникага сак карарга өйрәткән. Шулай итеп, гаражга яңа яхшы машина урнаша.

Лаеклы ялга чыккач та эшләргә исәбе бар Мансурның. Эшендә дә хөрмәт итәләр үзен. Яңа машина гына улы Наилнең күңелен гел кытыклап тора.

– Әти, син бит карт инде, бир миңа машинаңны! – ди ул.

– Улым, мин лаеклы ялда булсам да, эшлим бит әле. Машина минем үземә кирәк. Син үзеңә машина алырга тырыш, хатының белән икәүләп эшлисез. Ресторанга ашарга йөрмәгез, хатының үзе ризык әзерләсен, акчаны тота белергә кирәк ул. Бакча саткан акчаны да әниең миннән сорамыйча гына сиңа биргән…

– Әти, мин машинаңны сорап алам бит. Миңа ул хәзер кирәк. Башка егетләр ресторанга машина белән йөри, мин генә хәерче сыман… Машинаңны миңа бирмәсәң, картайган көнеңдә мин сине карамыйм, онытма шуны, – ди.

Бу сүзгә ата йөрәге ничек түзә алды икән? Ул йөрәк әрнегәндер, сызлагандыр, рәнҗегәндер, тик сүз инде әйтелгән. Беребезгә дә балаларыбыздан андый сүзләр ишетергә язмасын иде.

Бу хәлләрдән соң озак та үтми, улы Наил банктан ссуда алып, машина сатып ала. Егетнең дөньясы түгәрәкләнгән кебек була.

Өч ай да йөрми Наил машинасында, көпә-көндез бер яшь ирне таптата. Качып китми Наил, үзе «Ашыгыч ярдәм» машинасы чакырта, зыян күрүчене хастаханәгә озата бара. Наилнең 6 айга «права»сын алалар. Ул зыян күрүче янына һәр көнне хастаханәгә барып йөри, акчалата ярдәм итә. Яшь ирнең гомерен саклап калыр өчен табиблар да бик тырыша. Ир кеше, яшь булуына да карамастан, әҗәлне җиңә алмый. Өч ай сызланып ятканнан соң, якты дөнья белән хушлаша. Исән кеше өчен 6 ай да үтеп китә, Наилнең машина йөртү таныклыгын алыр вакыт җитә. Әле бит машинаны ремонтлатасы, ссуда түлисе бар, өстәвенә, машинасы да кеше гаражында гына тора. Шулай кайдан акча табарга дип йөргәндә, Наилгә судтан повестка китерәләр. Судта, ул үзе бәрдергән ирнең 3 яшьлек авыру баласы ятим калганлыгын белә. «Туендыручысын югалткан авыру балага, Наил үзенең хезмәт хакының бер өлешен түләп яшәргә тиеш», – дигән карар чыгара суд.

…Мансур да 80 яшьтән уза. Соңгы елларда ул туган авылында яши. Бер төнне, буранлап-буранлап, бик күп кар ява. Иртәнгә буран туктый, кояш чыга. Шундый кышкы матур көнне ничек өйдә утырырга кирәк?! Мансур киенеп чыга да ишек алдындагы карны бәрәңге бакчасына ташый. Урамдагы карны чистартып, сукмакны себереп куя. Төш вакыты җиткәч кенә, өенә кереп чәй эчә. Бераз ял итеп алырга дип диванга ята, күзен йома… Аның үлеп киткәнен сизми дә калалар. Табиблар: «Беренче инфаркттан үлгән, йөрәгенең ике «клапан»ы да бер үк вакытта ябылган», – диләр. Ул вакытта Мансурга инде 84 яшь иде. Гомерләрне Ходай гына билгели. Кем күпме яшәячәген Ул гына белә.

Зәйтүнә ӘБРАРОВА,

Ютазы районы, Урыссу бистәсе.

Комментарии