Килен коймагы

1970нче ел. Питрәч районы Чыты авылына, иптәш кызым Флүрәләргә, Сабан туена кайттык. Авылга кунак кызы кайтса, егетләрнең күңеле уйный башлый бит инде: кайткан кызны урлап калырга да күп сорамыйлар. Һәрхәлдә, бу авылда кыз урлау кәмитенең тәмам кызган чагы иде. Авылга беренче кайтуым түгел, яшьләрнең күбесен беләм. Менә бер егет белән вальс әйләнәбез. Бу мине читкәрәк алды да: «Бүген сине урлыйлар», – дип пышылдады. «Теләмәсәң, коткарам», – дип тә өстәде. Мин ризалаштым. Клублары Мишә елгасы ярына урнашкан. Елга авылны урталай кисә дә, аннан авыл кырыеннан тау астына таба агып китә. Сабантуйлары да шул елга буенда, хәтфә үләнле тугайда уза.

Без кино залы аркылы гына клуб артына чыктык та, елга буйлап аларга кадәр кайтып, бакча ягыннан гына абзарларына килеп кердек. Бу мине баскычтан печәнлеккә үрмәләтте дә: «Шыпырт кына утырып тор», – дип, өйләренә кереп китте. Мин, борчылып, башым бетәме инде, дип утырганда коткаручым банка белән сөтле чәй, бер тәлинкәгә өеп кайнар коймак тотып, печәнлеккә менеп җитте. «Аша, дустым, килен коймагы бу. Әнинең табыны әзер, яшь килен белән энекәшне көтеп утыралар», – ди. Мин, аптырап, моңа карадым. Ә ул, серле елмаеп: «Армиядән кайтканына өч көн, кыз урларга җыенган. Ашыкма, апаем, әле абзаң өйләнмәгән», – дип, майлы мыегын сөртеп куйды. Күзләрем белән йөрәгем орбиталарыннан чыга дип торам.

– Курыкма, курыкма, минем үз кызым бар, быел дипломын ала да, өйләнешәбез. Тәмләп аша, үзеңә дип пешкән килен коймагы бу, – дип сыйлады да, әнисе сыер саварга чыкканчы, бакчалар аша гына мине озатып куйды. Бүген котылдым. Иртәгә Сабан туе. Флүрәнең дә мине югалтудан куркып, коты алынган иде. Аның янына кереп яткач та мине эзләгән матай тавышлары тынмаган иде әле.

Шул вакытлардан соң ярты гасыр гомер узып барса да, ул коймакларның тәме бүгенгедәй телемне иркәли. Эх, җәмәгать! Яшьлекнең яшьнәп торган, кабатланмас сихри мизгелләре иде шул чаклар!!!

Диләрә ИЛЬЯСОВА-СӘРВӘРЕТДИНОВА,

Казан шәһәре

Комментарии