Авылым минем

Иске Тинчәлем, котлыйм сине олуг бәйрәмең, 350 еллыгың белән!

Сембер губерниясе, Буа өязе, Иске Суыксу волостендә тамыр җәйгәнсең дә, Җир анабыз өслегендә бүген дә исән-иминсең. Иң беренче төпләнүчеләр, кем гаиләсе, кайсы нәселдән булсагыз да, Чилчә елгасы янында атыгызны туктатып, дога кылып йорт сала башлагансыз икән, без сезнең рухыгызга багышлап дога кылырга тиешбез. Искитмәле уңдырышлы басулар, эчкән суы тел йотарлык кизләү-чишмәләр, иксез-чиксез казылма байлыкларыгыз өчен баш иябез. Китмибез, бетмибез, без монда – кендек каныбыз тамган җиребездә, үз өебездә. Авылыбыз, син хәзер дә мәктәпле, мәчетле, халкың күкрәк көче илә тапкан хәләл ризыклы.

Революция башланганчы авылыбызның 4 мәчете, 1 мәчет-мәдрәсәсе, 500дән артыграк хуҗалыгы, 3420 дисәтинә җире була. Һәрберсе дә халык карамагында булган да, кайсы мәчеттә кем мулла буласын, кемгә күпме җир бирәсен һәм башкаларны халык үзе хәл иткән, үз мохитендә яшәгән. Халык ишәйгәннән ишәя барган, 6 чакрым китеп, яңа авыл – Сарсаз атамалысын бар иткәннәр. Гыйльметдин бабам 6 бала үстергән, мин белгәне 14 оныгы булган, барысын да татар мохитендә үстергән.

Халкыбызны ул вакытта да санаганнар: 1859нчы ел – 1424 кеше, 1897нче ел – 2173, 1913нче елда 3021 кеше яшәгән. Ягъни, соңгы 16 елда меңгә якын кеше арткан. «Товарищ»лар килгәч, эш хөртиләнгән: 1920нче ел – 2456 кеше, 1938нче ел – 1990, 1941-45нче елларда 329 (исемлек әле тулылана) ир-егетне сугыш упкынына атканнары гына мәгълүм, 1949нчы ел – 1395, 1958нче ел – 983, 1970нче ел – 980, 1979нчы ел – 928, 1989нчы ел – 515, 2002нче ел – 469, 2008нче елда 370 кешегә кала.

Өметсез шайтан. Ә без кешеләр. Авылыбызда әле кайчан гына ташландык саналган йортлар яңара бара. Дини бәйрәмнәребездә мәчет тулы халык. Өстәлләрдә муллык. Зиратларыбызда тәртип, чисталык. Килер бер көн, уттан чыккан кош Феникс сыман канатланырбыз, мәгәр бүген үк балаларыбызга, оныкларыбызга «Син татар! Син татар! Син татар! Гомерең буена онытма! Тамырың тирәндә, Иске Тинчәледә!» дип тәкрарлап торсак.

25нче сентябрьдә 13 сәгатьтә туган авылыбыз Иске Тинчәле урта мәктәбе бакчасында авылыбызның 350 еллыгын бәйрәм итәбез. Олыгыз-кечегез рәхим итегез.

Рәүф ИБРАҺИМОВ,

Татарстан Республикасы

Аксакаллар Шурасы рәисе

Комментарии