Без чабаталы үстек

Без чабаталы үстек

«Алло, «Безнең гәҗит»ме?» сәхифәсенә (2017, №21, 24 май) Казанда яшәүче даими авторыбыз Сәгъдулла Шәйхулла-Әнәленең шалтыратып җиткергән репликасы укучыларыбызны дулкынландырды. Сәгъдулла абыйның «Чабата кию дөресме?» дип куйган соравы берәүне дә битараф калдырмаган. Укучыларыбыз газетабыз битләрендә хатлар аша кара-каршы сөйләшә. Бу сөйләшүне бүген дә тәкъдим итәргә булдык.

Без чабаталы үстек

Безнең – сугыш чоры балаларының, яз, җәй, көз көннәрендә төп аяк киеме чабата булыр иде. Язын, аякка су кермәсен өчен, аңа 7-8 см биеклектәге агач шакмак кагалар – анысын күтәртмәле чабата диләр.

Әнием Минҗиһан киез-итек фабрикасында агарту цехында «браковщик» булып эшләде. Ягъни әзер итекләрнең табан астына фабрика исеме – ярлыгы басылса, аның астына итекләрнең нинди сортлы булуын күрсәткән тамга басалар иңе. Иң яхшылары – 1 сорт, аннары – 2, аннары 3нче сортлысы. Сыйфатсызлары булса, аларын аерып алып, яңадан калыпларга озаталар иде.

Сугыш вакытында фронттан канга баткан, бетле-паразитлы итекләрне төяп алып кайтып, фабрика яныннан гына үтүче Себер тимер юлында вагоннардан бушаталар. Шуларны билдән карга батып, кар-буранда әниләребез бишәр-алтышар пар итеп асып, калыплау цехына ташыйлар иде. Мескенкәйләрем, ачлы-туклы, юка гына өс-баш белән кышкы суыкларда көненә 800 грамм икмәк хакына шулай интектеләр. Әле норманы тутырмасаң, проходнойдан чыгармыйлар. Эш иртәнге алтыда башлана. Эшкә чакырып, фабриканың котельные торбасыннан пар чыгарып, өч тапкыр кычкырталар. Беренчесе – сәгать биштә, аннары алтынчы яртыда, өченчесе инде алтыда кычкыра. Әгәр дә өченче гудоктан соң 5 минутка гына соңарсаң да, проходнойдан кертмиләр, прогул языла, ахыры – төрмә.

Мин әле алты-җиде яшьлек малай, әни белән иртәнге дүрттә торам, караңгыда лампа кабызып, бар булганы белән тукланасың ди, кышкы салкында ике чакрымны тәпи-тәпи барып, тизрәк проходнойдан кереп, пропускны тапшырырга тырышасың. Күрсәгез иде сез ул мәхшәрне. Соңга кала күрмим дип, карга бата- чума, кабалана-кабалана барып, көч-хәл проходнойны үткәннән соң, тәмам хәле китеп, идәнгә егылучылар да була торган иде. Әле бит кергәч, план тутырасы, норма үтисе бар.

Әнием Стахоновчылар бригадасына кертелеп, фидакарь хезмәте өчен бирелгән премиягә миңа дип ак фетр итек, сарык тиресеннән тегелгән озын колакчынлы бүрек, хром итек алып кайтканын хәтерлим.

Шулай да иптәшләрем чабата киеп йөргәндә, минем дә аякта чабата иде. Хром итегемне дә, фетрын да, бүрегемне дә мин алар янында кияргә кыенсындым. Аларны нәүмизләтеп, мактанган шикелле булыр кебек тоела иде. Мин аларны да, костюм-чалбарымны да, фәкать Яңа елда, 1нче Май бәйрәмендә генә кидем.

Менә шундый кыенлыклар кичеп үскәнгә, тормышның тәмен, яшәүнең ямен тоеп, һәр иртәгә шөкерана итеп яшим. Дүрт-биш дистә елдан бирле көндәлегемне язам, кичне ниләр эшләгәнемне, иртәгә ниләр эшлисемне терким. Бәлки, үтәр заманнар, минем бу көндәлекләрем берәр миһербанлы бәндәгә эләгеп, аларга үткән гасыр кешеләренең яшәеш үрнәге, гомернең заяга узмаганлыгына бер дәлил булыр.

Безнең як кәсепле як. Берәүләр итек басты, икенчеләр тире иләп, тун, бүрек, бияләй текте, өченчеләр мамык шәл бәйләде, дүртенчеләре мунчала салдырып, чыпта сукты. Балыклы дигән авылда самавыр ясаучылар, төзәтүчеләр бар иде. Алар әче таңнан торып, чаналарына кирәк-ярагын төяп, әле янына яшь малаен да иярткән була, һәр йорт саен туктап, самавыр төзәттерәсе юкмы, дип сораштырып йөри. Ул авыл бездән 18 чакрымда, көн дә безнең аша китеп, Мамадыш, Малмыж якларына кадәр үк барып, шул бер тамак хакына көнгә икешәр пар чабата туздырып кайта иде алар.

Безнең Зур Кукмара авылы итекчеләр авылы булды. Һәр өч хуҗалыкның берсе итек басса, калганнары бездән ике чакрымдагы киез-итек фабрикасында эшләде. Хәзер инде анда да күп нәрсә механикалаштырылган. Элек кул белән көненә ике-өч пар итек бассалар, хәзер унбишәр парга кадәр басалар, түшиләр, агарталар. Аның бер такмагы да бар әле:

Әй Сафалар, Сафалар,

Көн дә итек басалар.

Басалар да саталар.

Берсе басса бишне,

Икенчесе – унбишне.

Бер-береннән көнләп,

Керештермичә юньләп…

Чабатаны да ясый белеп ясарга кирәк иде. Ул безнең төп аяк киемебез булды. Үткәнебезне онытмыйк.

Нурислам ГАЛИЕВ,

Кукмара районы, Зур Кукмара авылы

Ул безнеке генәме?

«Чабата – милли кием», – диючеләр башка милләтләрнең нәрсә кигәннәрен карамаганнардыр инде. Аны татары да, урысы да, чуашы да киде. Тик шуны да онытмаска кирәк, чабатаны мода өчен кимәделәр. Сугыш вакытларында күн аяк киеме алырга акчасы да булмады. Акчасы булса да, ул вакытта авыл кибетләрендә керосин белән тоздан гайре әйберсе дә юк иде бит.

Ә менә тула оек – анысы милли. Аны бары тик татар гына киде. Аның буе – киндер, аркылысы йон итеп сугыла иде. Аннары бастыралар. Ул ак йоннан сугыла. Аның җыры да бар иде.

Җырлый-җырлый, гөрли-гөрли,

Өмәләрдә тула басабыз.

Ак тулалар керешмәсә,

Җырлап күңел ачабыз.

Ак тулалар тиз керешә

Аркау буе тигез эрләнсә.

Үз ярың да чит була икән,

Читтә йөреп, күңеле керләнсә.

Чикмәнлек тә сугалар иде. Анысы соры төстә була. Ул хәзерге драп кебек иде. Тула урысларда юк иде. Алар оек урынына чолгау урыйлар иде. Без аны ыштыр дибез, урыслар үзләре «онучи» диләр идек кебек.

Чабатаны курыстан үрә идек. Курыс – диаметры 5-6 см булган юкә агачы кайрысы. Ул кайрыны агачтан кубарып алып, тиешле киңлектә телә идек. Аннары кырлы әйбердә (сәке башында) шуны сыдыра идек. Шулай иткәч, кайрының тышкы ягы куба. Анысын ташлыйбыз. Юкәсеннән чабата үрәбез. Һәрбер размерның үз калыбы була. Калыпка тыгып, шөшле белән тезәбез. Курысы булса, чабатаны ясап була. Минем аны сай да, тирән дә башмак итеп үргәнем булды.

Курысны урманнан урлап алып кайтабыз. Урманда тотылмау ул әле котылдым дигән сүз түгел. Урман каравылчысы өй борынча тентеп йөри. Бер тапкыр бездә курыс табып, судка бирде. Мине өч мең ярым түләргә хөкем иттеләр. Әйтә алмадык шунда урман каравылчысына: «Үзеңнең аягыңда да чабата бит. Син аның курысын каян алдың?» – дип. Ул вакытта өч мең ярымны күз алдына китереп карагыз! «Төрмәгә утыртсалар, әйбәтрәк булыр иде», – дидем. Төрмәгә утыртырга яшь җитми. Әти белән абый сугышта. Без алты бала. Әниләр өчәр чакрым җәяү уракка йөриләр. Яланаяк урак урып булмый бит.

Кыш көне дә чабата киеп, билдән кар ерып урман кисәргә йөри идек. Киез итек басардай кеше юк, алар сугышта. «Аякка кияргә юк», – дип, эшкә чыкмый кара! Менә шулай булгач, чабатаны милли дип әйтеп карагыз!

Салих бабагыз ЗИННӘТОВ,

Зәй районы, Аксар авылы

Чабата исе

Чабаталы чорны мин дә хәтерлимен,

Сугыш беткәч туган булсам да.

Ашар өчен ризык мул булмады,

Әткәй-әнкәй эшләп торса да.

Чабатаны киеп үсмәдем мин,

Тик ул чорлар тора хәтердә.

Әткәй-әнкәй чабаталар үрде,

Юкә исе калган бәгырьдә

Чабатаны кияргә бик кызыктым.

Ләкин кию насыйп булмады.

Чабата калыбын «бәби» итеп,

Курчак итеп бик күп уйнадым.

Һәрбер чорның үз кайгысы булган кебек,

Шатлыгы да булган, билгеле.

Ә ул чорлар барыбер сагындырып,

Никтер тырнап тора күңелне.

Рузалия ШӘЙДУЛЛИНА,

Казан шәһәре

«Военный» чабаталар

Мин 1939нчы елгы. Безнең елгылар, чабата кимәдек, дип, аһ-һай, әйтә алырлар микән?! Кем ул вакытта шулай бай булды икән? Дөрес, зур шәһәрләрдә яшәсә, акча алып эшләсә, чабата урынына башка төрле аяк киеме дә ала алганнардыр. Сатуда ботинкалар, галошлар бар иде.

Мин армиягә алынгач, башта – Хабаровскида, аннары Түбән Тагилда хезмәт иттем. Шунда бер мари кызы белән таныштым. «Увольнение»гә чыккач, аның янына бара идем. Ул барактагы тулай торакта яшәде. Шулай бер барганда кызның абыйсы белән җиңгәсенең кунакка килгән чагына туры килдем. Алар икесе дә чабатадан иделәр. Минем моңа бер дә исем китмәде, югыйсә бу – 1961нче ел иде.

1939нчы елгылар үзләренең ярты елга артыграк хезмәт итүләрен онытмаганнардыр. Без 1958нче елның августында чакырылып, 1961нче елның 30нчы декабренә кадәр хезмәт иттек. Дөрес, «увольнение»гә приказ 22нче сентябрьдә үк булды булуын, аннары без стройда хезмәт итмәдек, ирекле солдатлар булдык. Казарма буйларын чистарттык, кышлыкка кәбестә тозладык, азык-төлек ташыдык, суыта башлагач, 2 ай урман кистек. Агачны кул пычкысы белән кисеп аударабыз да, пүләннәргә ваклап, частькә яки үз йорты белән яшәүче офицерга кайтарып аударабыз. Берсендә безне старшина хәрби базага кием-салымга дип алып китте. Базада кием төягәндә минем күз складның түбәсенә төште (түшәме юк иде). Анда, бик биектә каралып беткән меңләгән пар чабата һәм кылычлар эленеп тора иде. Шунда миңа бер сержант: «Чего удивляешься? Лапти, что ли не видел?» – диде. «Мин чабатаны күрү түгел, үзем шуны киеп үстем. Әмма болар монда ник кирәк?» – дип сорадым. «Значит, не списали», – диде ул.

Менә шулай, чабатаны хөкүмәт тә бик югары дәрәҗәгә куйган, юкка гына Русияне «лапотники» дип атамаганнардыр.

Зөфәр РӘХИМОВ,

Чаллы шәһәре

Һаман да шул чабата

Чабата турында бик күп язылса да, сүземне тагын әйтергә булдым әле. Сәгъдулла кордаш чабатаны тәнкыйтьләп яза. Чабата кимәгән кеше калды микән ул заманда? Үзе кайда булды да, кайда үсте икән ул? Әллә соң инде бик бай булганнармы? Миңа ул чабатаны мыскыл иткән кебек тоелды. Ә бит шул чабата безне салкыннардан, судан коткара иде.

Ул чабатаны ясау да бик авыр иде. Аның өчен төнлә урманга барып, яшь юкәләрне генә сайлап алып кайтырга кирәк. Төнге урманны күз алдына китерегез сез! Әгәр дә урман каравылчысы килеп чыкса, баш бетте. Ул вакытта кызганып тормадылар, бик куркыныч вакытлар иде.

Бер вакыйганы языйм әле. Язгы чәчү вакыты. Әткәйнең чабата ясарга вакыты юк. Ә чабата кирәк. Әле мин бик бәләкәй идем. Алай да мине Пучы базарына чабата алырга җибәрделәр. Шуннан ике кием чабата алып кайттым. Базар үзе бездән 8 чакрым ераклыкта. Югыйсә әтием үзе дә чабатаны бик матур ясый торган иде. Вакыты гына юк, чөнки эштән калырга ярамый. Теге чабаталарны әтигә басуга алып барып бирдем. Ул ат белән сабан сөрә иде. Чабата ике көннән тишелеп бетә. Ә Сәгъдулла шул чабатаны мыскыл итә. Әле дә ярый бәхеткә чабата булды.

Мөҗәһидан МОРТАЗИН,

Мөслим районы, Исәнсеф авылы

Комментарии