Авылларыбызның тарихын беләбезме?

Авылларыбызны кемнәр нигезләгәнен белмәсәк тә, кайчан нигезләнгәнне белү кирәктер. Буа районында хәзерге вакытта ике Наратбаш – Түбән һәм Югары Наратбаш авыллары бар. Тарихчылар әйтүенә караганда, алар 1678-80нче елларда нигезләнгән. Ләкин Наратбаш авылы Казан ханлыгы чорында ук искә алына икән.

1552нче елда Казан ханлыгы җимерелгәч, ханлык карамагында булган татар авылларына да чират җитә. XVI гасыр башларында Наратбаш хәзерге Фролово (Буа районы) авылы урынында булган. «Җиңгән» халык авыл кешеләрен моннан китәргә мәҗбүр итә. Шулай итеп Наратбаш татарлары Зөя елгасының уң як яры буена ук күченергә мәҗбүр була. Иске урында Николаевское дигән урыс авылы оеша. Ул авыл Фролов Ясак, Никольское Ясачное дип тә атала. XVII гасырда Фролово дип үзгәртелә.

Наратбаш авылы яңа нигезләнгән урында берничә дистә еллар яшәгән булырга тиеш. XX гасырның икенче яртысында электр баганаcы утыртканда каберлеккә юлыгалар. Димәк, бу урында озаграк яшәгәннәр. Татар халкына монда да тынычлык булмый. Наратбашлыларны Зөя елгасының сул ягына күчәргә мәҗбүр итәләр. Зөя елгасының сул ярында кечерәк кенә күл булган. Аны Печтәләк әби күле дип атаганнар, чөнки әбинең йорты аның ярында ук булган. Мичен себерер өчен пумаласын тәрәзәдән генә күлдә чылатып ала иде дип сөйли торган булганнар. Бу урында озак яшәргә насыйп булмый, язгы ташу күченергә мәҗбүр итә. Тагын да зуррак Тукташ күле буена нигезләнергә уйлыйлар. Бу урында да берничә дистә ел яшиләр. 1960нчы елларда сугару челтәрләре төзелә. Сугару торбалары өчен җир казыганда каберлеккә туры киләләр. Шушы эшләрне оештыручы мастер колхоз вәкиленә табылдыкларны күрсәтә.

1978-80нче еллардагы көчле ташу халыкка күп зыян китерә. Яңадан күченеп, Бәки күленең төньяк-көнбатышына нигез салалар. Шушы күченү вакытында дүрт-биш гаилә тагын да ераккарак күченә һәм Югары Наратбаш авылын нигезли. Күл буендагы авыл Түбән Наратбаш булып кала.

Хәйдәр ШӘЙХЕТДИНОВ,

Буа районы, Түбән Наратбаш авылы

Комментарии