Онытылган буын

Сугыш алдыннан туган балалар без,

Бәхетләребез булмады.

Әниләребез көн-төн эшләсә дә,

Тамакларыбыз туймады.

Күтәртмәле чабаталар киеп йөргән

Авыл урамнарын бергәләп үтик әле.

Сагыш тулы күңелләрнең

Йомгагын сүтик әле.

Бу шигырьне, өзелеп-өзгәләнеп, сугыш чоры баласы язгандыр. Мин аны, кадерләп, җыеп куйган идем. Дәфтәр арасыннан килеп чыкты. Авторы билгесез. Ул: «Сагыш тулы күңелләрнең йомгагын сүтик әле…» – ди. Республика депутатлары бу мәсьәләне бер күтәреп карадылар, бер төшерделәр… Акча юк, регионнар бюджетының көче җитми, дип, ул «йомгакны» Дәүләт Думасына «тәгәрәттеләр». Андый миллионлаган хатлар белән Дәүләт Думасының почта әрҗәсе шыгрым тулы инде. Дөрес, Думаның көн тәртибенә куелып карады үзе бу тема. Тик: «Сез 25 миллионга җыеласыз, акча юк!» – диделәр.

Җәмәгать, сез дәүләтнең акча юк, дигәненә ышанасызмы, юкмы? Янәсе, сез 25 миллионга җыеласыз. Куегыз сез көн тәртибенә безгә «сугыш чоры баласы» дигән статус бирүне. Әйтерсең, без Бөек Ватан сугышы тарихында булмаганбыз! Сугыш чоры балаларын бөтен дөнья халкы белә. Бәлки, сезнең өчен ул елларда булмаганбыздыр? СССРны алар төзеде, инде бу тарихны да сызып ташларга уйлыйсызмы? Юк, булмас, сугыш чоры балалары геройлар исәбендә алар. Без эшләгән акчаларны «шудырып» бетерделәр дә, үзебез һаман ярлы-ябагай рәтендә йөрибез. Гел алай булмас ул, безне әле күтәрәчәкләр. Чөнки 1950-1980 елларга кадәр СССРны сугыш чоры балалары күтәрде. Без – сугыш чоры балалары – Бөек Ватан сугышының бик зур «кушымтасы».

Безнең буын да әкрен генә бакыйлыкка күчә бара.

Аксак-туксаклар кемнәр алар – сугыш чоры балалары. Аларга ташламалар юк. Дәваланырга кирәк булса, хастаханәгә акча төртеп кенә кереп яталар.

Безгә хәзер урамнарда митинглар уздырырга, җыелырга закон рөхсәт итми. Үзебез өлкән кешеләр, күбебез йөри алмый. Безгә, бәлки, яңа депутатлар ярдәм итәрләр? Искеләренә ышаныч юк. Безгә республикада «Сугыш чоры балалары» дигән берлек булдырырга кирәк. Шунсыз булмый. Дөрес, мин Казан шәһәрендә татар ветераннарының «Сугыш чоры балалары» иҗтимагый оешмасын эшләтеп килдем. Без бу оешмада ял итү кичәләре оештырдык. Сугыш темасына өч китап та чыгардык. Оешмабыз апрель аенда ябылды. 2017-2018 елгы сезонда беренче сентябрьдән «Яшәү яме» дип аталган милли-мәдәни клуб эшли башлаячак. Без бу клубка сугыш чоры балаларын да, хезмәт ветераннарын да чакырып калабыз. Язылу бара. Без күбрәк җырчыларга, биючеләргә игътибар итәбез. Гайбәтчеләргә, сүз йөртүчеләргә бездә урын юк. Билгеләнгән урыныбыз: Бөек Ватан сугышы музее.

Рафаэль САЛЬМУШЕВ,

Казан шәһәре

Комментарии