- 24.05.2012
- Автор: Илфат Фәйзрахманов
- Выпуск: 2012, №20 (23 май)
- Рубрика: Гыйбрәт ал
«Безнең гәҗит»кә язылып та, аның тиешле адреска килеп җитмәве хакында дәгъвалар редакциябезгә еш килә. Шундый шикаятьләрнең берсен Казан шәһәре, Батыршин урамыннан Таһирә ападан да алдык. Күпләр кебек, безне гаепләргә ашыкмады, каты бәрелмәде, эшебездә уңышлар теләп, барысын да аңлатып бирде.
Аның үзе белән күрешергә дип өенә бардык. Ачык йөз белән каршылады, мине кочаклап ук алды Таһирә апа. Аның янәшәсендә булу күңелгә рәхәтлек бирә, үзен гел тыңлыйсы гына килеп тора. Бүгенге көннең ак әбиләре менә шундый була, дип уйлап куясың.
Таһирә апа Вәлиуллина Спас районы, Ямбакты авылыннан. «Газетаны укыган саен уйланам, гыйбрәтле хәлләрен укыгач, үз тормышымны күз алдына китерәм», – ди ул.
Алар бер гаиләдә тугыз бала үсә. Балачак еллары сугыш вакытына туры килсә дә, гаилә ул елларны исән-имин кичерә. Әтиләре сугыш кырыннан әйләнеп кайтып, фермада эшли башлый.
– Өебез зират янында иде. Үлән чыга башлау белән, шунда юнәлә идек. Нинди генә авыр ачлык елларын күрсәк тә, барыбер шат күңелле булып кала белдек. Мәктәптә укып йөргән вакытлар. Сугыш шаукымы тынган, ачлы-туклы еллар. Бер малай өйдән тары ярмасы алып килеп өстәлгә чәчә башлады, үзе «ти-ти» дип кабатлый. Мин дә югалып калмадым, әтәч булып кычкырып җибәрдем. Укытучы абыебыз, көлеп: «Әнә, өйгә кайткач, зират коймасына кунып кычкырырсың», – диде. Хәзер ул еллар артта калды инде, кабатланмасын гына.
Таһирә апа туган ягында бала тудыру йортында да эшләгән, «1960-61 елгы балалар минекеләр», – диде ул, ихластан сөенеп. Үз чорының үрнәк вәкиле булган апа яшь буынның күп сыйфатларын өнәп бетерми. Армиягә бару ул чор өчен зур дәрәҗә булган. Хәтта такмакларны да исенә төшереп сөйләп алды.
Ленин бабай портретын
Күргән саен карыйбыз.
Армиягә китүебезне
Зур бәхеткә саныйбыз.
Ленин бабай, тыныч йокла,
Мавзолеең эчендә.
«Көрәшергә» дигән сүзең,
Һәммәбезнең исендә.
Таһирә апа яныннан күңел тынычланып, рухи яктан баеп кайттык. Килми калган газеталарыбыз да табылган, барысын берьюлы китергәннәр. Хат ташучылар игътибарлырак булсын иде. Өлкәннәр газеталарны барыбыздан да ныграк көтеп ала бит.
P.S. Инде сигезенче дистәне ваклаган Таһирә апа газета килми башлагач, почта бүлекчәсенә үзе барып, бер көндә барысын да хәл итеп кайткан. Аяклары авыртып, таякка таянып йөрсә дә, үзендә көч табып, газетаны өенә килүне җайлаган. Шуңа да газетабыз килмәгән очракларда үзегез дә почта бүлекчәләреннән тикшерегез. Газеталар редакциядә тоткарланмый, барлык язылучыларга китә.
Таһирә апа Вәлиуллина – «Безнең гәҗит»не көтеп алучы, газетабызның беренче саныннан башлап аны яратып өлгергән, уңышларыбызга сөенүче укучыбыз. Газетабызның иң якын дусты ул!
Алсу НУРГАТИНА.
Комментарии