- 24.04.2017
- Автор: Илфат Фәйзрахманов
- Выпуск: 2017, №16 (19 апрель)
- Рубрика: Гыйбрәт ал
Хәзерге тормышта безнең өчен мөһим, ләкин чишелмәгән мәсьәлә бар. Ул да булса, гаиләне торгызу, яңа сулыш өрү. Шул темага язылган мәкаләне укыгач, карашларым белән уртаклашырга булдым. «Безнең гәжит»нең 11нче санында Айгөл Закированың «Энем әнине җәберли» дигән мәкаләсендә (15 март, 2017) бернинди дә шаккатардай нәрсә юк дип табам.
Бу хәл безнең күпчелек гаиләләрдә күзәтелә. Күрәбез бит: фотода әни белән кызы бергә. Алар бу йортта хуҗалар һәм алар хаклы. Әти кеше гарип, ә аның малае әнисенең һәм апасының тәрбиясендә үсә. Ул бу гаиләдә үзен хокуксыз кеше итеп тоя. Шуңа күрә үзен җавапсыз итеп тота. Гаилә корып та тора алмый бу йортта. Кемнедер гаепләп, икенчеләрен яклап язуым диеп аңламагыз. Шундый заманда яшибез, язмыш дисәң дә була. Үземнең фикеремне исбатлар өчен, тагын бер мәкаләдән өзек китерәм. Бер район газетасында басылып чыккан «Ир кешене аңламасаң, гаилә алга бармый» дигән мәкалә иде ул. «Ата-ана балаларны дөрес итеп, гаиләгә яраклы итеп тәрбияләргә тиеш. Хәзер яшьләрне гаилә тормышына, ирне кайгырту гадәтләренә өйрәтмиләр. Ир кешене санга сукмасаң, гаилә алга бармый. Ир-ат – «1»ле саны, хатын-кыз «0» ул. Ноль алга чыкса, гаилә булмый. Менә шул принциптан тайпылмасаң гына гаилә саклана, – ди ЗАГС хезмәткәре». Хатын алга чыгып, ирен санга сукмый икән, аларның гаиләсе «0,1» санына тиң. Ә инде ирен зурлап, тылда торып ярдәм итсә, бу сан инде «10»га җитәргә мөмкин. Тормышта үзебезне эш, ашау-эчү, күңел ачу белән генә чикләмәсәк иде. Фикер йөртү, кеше сүзенә колак салу, уртак тел табу кебек сыйфатларга да урын тапсак иде.
Шул юнәлештә булсак, гаилә тормышы да җайга салыныр, Алла теләсә.
Марс ГАНИЕВ
Комментарии