«Бирешмә, энекәш!»

«Бирешмә, энекәш!»

Кайгы агач башыннан йөрми, диләр. Энекәшем Фирдүс Кәримуллин кинәт кенә чирләп китте. Башта муен куышына операция ясадылар, инде савыгып чыгам дигәндә генә, уң аягы сызлый башлап, шешеп чыкты, гангрена башланды. Үткән елның көзендә тезеннән 30 см өстәрәк кисәргә мәҗбүр булдылар. Бу хәлне Фирдүс бик авыр кичерде. Шулай да тормышка өметен өзмәде. Моңа гаиләсе дә ярдәм иткәндер. Алар тормыш иптәше белән ике ул, бер кыз үстерде. Уллары өйләнеп, олы тормыш юлына аяк басты, Алсу да үсеп буйга җитте.

Фирдүс токарь һөнәрен үзләштереп, заводларының берсендә гомер буе хезмәт итте, анда коллективының ихтирамын яулады. Лаеклы ялга чыкканына да әле нибары өч кенә ел. Эх, биергә ярата да иде соң Фирдүс. Ул мәктәптә укыганда ук үзешчәннәр түгәрәгенә йөри, бәйрәмнәрдә, Сабантуйларда аның күбәләктәй очып биюе хәзер дә күз алдымда.

Ерак араларны якын итеп, без дә энекәшебезнең хәлен белеп, ярдәмләшеп торабыз. Кешегә авыр чакта ярдәм бигрәк тә кирәк бит. Аңа Борис Полевойның «Чын кеше» повестен бүләк иттем. Аның төп герое – легендар очучы Алексей Маресьевны күз алдына тотып язылган бит. Ул исә Ватан сугышында яраланганнан соң, гангрена башланып, ике аяксыз кала. Протезлар куйдыргач, ул киредән самолетка утыра, никадәр фашист очкычын юк итә. Фирдүс бу әсәрне укып чыкты, үзенә сүнмәс рух, көч тапты. Миңа рәхмәтен җиткерде…

Аңа кабат: «Бирешмә, энекәш, көчле рухлы бул!» – дип әйтәсем килә. Бу язмам күңел төшенкелегенә бирелүче башкаларга да гыйбрәт булсын иде. Юк өчен кайгыручылар дөньяда нинди генә хәлләр юклыгын искә төшерсен, ә авыр хәлдә калучылар үзләрендә көч табып, яшәүгә өметләрен беркайчан да сүндермәсен иде!

Нурислам ГАЛИЕВ.

районы, Зур .

Комментарии