Үз-үзеңә ышанырга ярыймы?

Үз-үзеңә ышанырга ярыймы?

Кешенең баш мие гаҗәеп эш коралы булып тора. Безнең хәтердәге мәгълүматны алу, фикерләү һәм карар кабул итү – шаккаттыргыч табигать могҗизасы ул. Компьютерларның безнең тормышка яңарыш алып килүләренә дә карамастан, әле алар һаман да, күп кенә сыйфатлары белән, кешенең баш миеннән калыша бирә.

Әмма дә ләкин, кайбер очракларда, без ялгыш фикерлибез. Хәтта безнең арадагы иң «осталар» да ялгышырга мөмкин. Без ясаган кайбер фикерләү хаталары кайчакта килеп чыгышлары һәм тәэсирләре буенча охшаш булып чыга. Карар кабул иткәндәге систематик рәвештә килеп чыгучы хаталарны «когнектив ялгышлыклар» дип атыйлар.

Когнектив ялгышлыкларның чыннан да бар икәнен күп кенә психологик тикшеренүләр күрсәтә. Әлеге нәтиҗәләрнең бер өлешен тасвирлап китик.

Исән калучының хатасы (ошибка выжившего)

Беренче тапкыр әлеге феномен Икенче Бөтендөнья сугышы вакытында тасвирлана. Бомбардировщиклар арасында югалтуларны киметү өчен, Абрахам Вальд исемле математикка эш йөкләнә: ул тимер самолетларга саклагычларны беркетү урыннарын исәпләп чыгарырга тиеш була. Самолетны тимер саклагычлар белән тулаем каплап алып булмый, чөнки артык зур авырлык хасил була.

Бу проблема өстендә эшләүче кайберәүләр хәрби очыштан соң алган зыян буенча, самолетның сакларга кирәкле урыннарын исәпләп чыгарырга тәкъдим итә. Бәхеткә, Абрахам Вальд бу фикернең ялгыш булуын аңлап ала. Аның уйлавынча, иң куркыныч зыян – әйләнеп кайтмаган самолетларда була, ә кире әйләнеп кайткан очкычлардагы зыян куркыныч тудырмый. Шуңа күрә, әлеге саклагычларны очыштан соң әйләнеп кайткан самолетларның иң күп зыян күргән җирләренә түгел, ә ядрә эзләре булмаган җирләренә куярга кирәк дип саный. Бу чыннан да дөрес фикер булып чыга. Шулай итеп, сугыш дәвамында, өстәмә 30% очучының гомере сакланып калына.

Шулай ук дельфиннар белән бәйле «исән калучы хатасы»н тасвирлап китик. Дельфиннар суда батучыларны коткара дигән фикер бар. Чынлыкта исә дельфиннар судагы кешеләр белән этешеп уйный. Дельфиннар тарафыннан ярга таба этелгән кешеләр, суга батудан коткарды, дигән фикер әйтсә, ачык диңгезгә таба этелгән кешеләр бу очракта сүзсез кала.

«Исән калучылар хатасы» ул – җиңгән яки исән калганнарга гына таянып карар кабул итү һәм «һәлак булучыларның» тәҗрибәсенә игътибар итмәү. Бу когнектив ялгышлык ябыгу индустриясеннән алып бизнес-коучингка кадәр очрый. Мәсәлән, кешеләр чын миллионерлар язган китапларны укып, миллионерга әйләнми, чөнки аларга кирәкле мәгълүмат заманында бизнеслары проблемаларга юлыгучыларда. Әмма дә ләкин заманында бизнеслары проблемаларга юлыгучылар миллионерлар булмаган һәм аларның китабын беркем дә укымаячак, билгеле.

Якорь эффекты (эффект якоря)

Иң беренче башка килгән җавап һәрвакытта да дөрес булып чыкмый, шулай да ул безнең соңгы карарыбызга барыбер тәэсир итә. Җавап эзли башлаганда табылган мәгълүмат безгә бик нык йогынты ясый.

«Якорь эффекты» – карарны беренче тойгыга таянып кабул итү. Бу бигрәк тә саннар белән эш иткәндә яхшы сизелә. Ахыргы җавап беренче очраган санга таба авыша.

Муссвайлер тәҗрибәләре бу когнектив хатаны яхшы күрсәтә. «Якорь эффекты» буенча, башлангыч саннар чынбарлыктан ерак булганда да эшли. Алар үзләренең тәҗрибәләрендә катнашучыларга түбәндәге сорауны бирә: «Вафат булганда, Махатма Гандига ничә яшь булган?» Башта өстәмә сорау бирелә. Беренче төркемгә – «9 яшькә хәтлеме, соңракмы?» икенче төркемгә – «140 яшь тулганчымы, соңракмы?» Беренче группа – уртача 50 яшь, ә икенче группа уртача 67 яшь дип җавап бирә. (Чынлыкта, Ганди 87 яшьтә вафат булган).

Әйләнә-тирәдә бу эффект белән аңлатыла торган әйберләр күп. Мәсәлән, эшкә урнашу белән бәйле әңгәмәләр вакытында беренче әйткән хезмәт хакы үзең теләгәннән зуррак булса сине канәгатьләндерерлек хезмәт хакы алу мөмкинлеге арта.

Күпчелеккә кушылу эффекты (эффект присоединения к большинству)

Икътисадта бу термин кешеләрнең берәр товарны башкалар сатып алганга күрә генә сатып алуын аңлата. Бу күренеш икътисад һәм сату-алуда гына түгел, безнең көндәлек тормышның башка якларында да күренә. Мәсәлән, безнең берәр вакыйгага булган карашның әйләнә-тирәдәге кешеләрнең карашына карап формалашуы.

«Күпчелеккә кушылу эффекты» «Я и другие» дигән фәнни-популяр фильмда яхшы күрсәтелә. Тәҗрибәләрнең берсендә 4 балага бер тәлинкәдән ботка ашаталар. Шуның өчесенә – шикәр, берсенә тоз салынган кисәге эләгә. Өч бала да, ботка баллы, дигәч, дүртенче бала да, баллы, дип җавап бирә. Ботканың баллы булуын расласа да, дүртенче бала тагын бер кашык ашаудан баш тарта.

Тагын бер шуңа охшаш тәҗрибә үткәрелә. Өстәлдә бер кара һәм бер ак пирамидка тора. Алдан килешенгән 3 бала ике пирамидканы да «ак» дип әйтә. Дүртенче бала, үз күзләре белән ике төсле пирамидка күрүенә карамастан, башкалар белән килешеп, икесен дә «ак» дип атый. Шуңа да карамастан, кара пирамидканы алырга кушкач, дүртенче бала кара пирамидканы кулына ала. Бу тикшерүнең үзенчәлеге шунда: зурлар арасында да кайчак шундый кызыклы күренеш күзәтелә. Алдан килешенгән 3 кешенең фикерен дүртенче кеше дә раслап куя. «Я и другие» документаль фильмы интернетка урнаштырылган, теләге булган һәр кеше, бу кызыклы тикшерүне үз күзе белән күрә ала.

Когнектив ялгышлыклар кешенең табигатеннән, ягъни безнең баш миенең җайлырак уйларга теләвеннән барлыкка килә. Аларны өйрәнү бер яктан кызыклы булса, икенче яктан, безгә җитди карарлар кабул иткәндә ялгышмаска ярдәм итә.

Салават КЫЯМОВ,

Саба районы

Комментарии