Татар башына тагын тимер тарак: БТИҮ кемгә комачаулаган?

Татар башына тагын тимер тарак: БТИҮ кемгә комачаулаган?

2021нче елны якты өметләр белән каршы алган идек югыйсә. Бер дә яхшы хәбәрләрдән башланмады ел. Моңарчы булганнары гына җитмәгәндәй, татар башына янә бер күсәк төшәргә тора. Татарстан прокуратурасы Бөтентатар иҗтимагый үзәген экстремистик дип тануны һәм аның эшчәнлеген тыюны сорап, Татарстан Югары судына мөрәҗәгать иткән.

Бу хакта 15нче гыйнварда билгеле булды. 14е көнне иҗтимагый үзәккә прокуратураның хаты килеп төшкән, БТИҮ рәисе Фәрит Зәкиев аны «Безнең гәҗит» почтасына да җибәрде. Хатта иҗтимагый үзәкне «Экстремистик эшчәнлеккә каршы тору турында»гы 114нче Федераль Законның 9нчы маддәсе нигезендә тыюны сорап, судка административ дәгъва кертелүе әйтелгән. 11 биткә сузылган дәгъва гаризасы һәм тагын 230 битлек эш материаллары белән Фәрит Зәкиев 15е көнне ашыгыч рәвештә оештырылган очрашуда таныштырды.

«Хәрәкәт эшчәнлеге – гамәлдәге законнарга каршы килә торган һәм экстремистик характерда, бу Русия Федерациясенең конституциячел төзелеше нигезләренә, аның территориясенең бөтенлегенә, дәүләт һәм җәмгыять иминлегенә, кеше һәм гражданнарның хокукы һәм ирегенә, шәхесенә, сәламәтлегенә куркыныч тудыра», – диелгән прокуратура дәгъвасында.

БТИҮне белмичә бу билгеләмәне укыган кешеләр, ниндидер бик куркыныч оешма турында сүз бара дип аңларга мөмкин. Нинди «экстремистик характердагы эшчәнлек» соң ул? Беренче итеп, БТИҮнең 2017нче елда язган ачык хаты телгә алына. 2017 – татар теленең язмышы хәл ителгән ел булып тарихка кереп калды. Татар иҗтимагый үзәге Татарстаннан сайланган Дәүләт Думасы депутатларына, Татарстан Дәүләт Советы һәм Казан Шәһәр Думасына ачык мөрәҗәгать белән чыккан иде. Анда мондый сүзләр бар: «Республикада 1990нчы елдан башлап, саклау һәм үстерү турында программалар кабул итеп, күз буйыйлар, татар телен дәүләт теле дәрәҗәсенә күтәрү өчен бернәрсә дә эшләмиләр. Шул ук вакытта Татарстанда – 699, ә Русиядә 4000 татар мәктәбе, ТДГПУда, КФУда татар факультетлары ябылды. Татарстан Дәүләт Шурасы 26 ел эчендә үзенең утырышын татар телендә оештыра алмады. Казан Шәһәр Думасында синхрон тәрҗемәне бетерделәр, анда бүгенге көндә рәсми рәвештә бер дәүләт теле – урыс теле. Татарстан башкаласы мәҗлесендә татар телендә чыгыш ясап булмый! Татарстанда бер дәүләт теле булырга тиеш – татар теле. Бу артык кискен чара һәм котырту дип уйлыйсызмы? Татар телен коткару турында сезнең нинди тәкъдимнәрегез бар? Сөйләшик, киңәшләшик».

Мөрәҗәгатьне Казан төбәкара экспертизалар үзәге белгечләре анализлаган һәм текстта «телгә мөнәсәбәт» билгесе буенча аерым бер төркем затка (бу очракта урысларга була инде. – Авт.) карата дошманлык хисләре уятуга юнәлдерелгән» мәгълүмат тапканнар. «Татарстанда бер дәүләт теле булырга тиеш – татар теле», – дигән сүзне дә «дошманлык тудыру»га кайтарып калдырганнар. Татарстан Конституциясенең 8нче маддәсендә республикада ике дәүләт теленең – татар һәм урыс телләренең тигез хокуклы булуы беркетелгән, дип искә дә төшергәннәр дәгъва кәгазендә. Шунысы кызык (һәм кызганыч): БТИҮнең бөтен эшчәнлеге диярлек шул 8нче маддәнең үтәлеше өчен көрәшүдән гыйбарәт тә инде. Иҗтимагый үзәкнең һәр мөрәҗәгатендә, һәр резолюциясендә «ТР Конституциясенең 8нче маддәсе үтәлешен таләп итәбез!» дигән пункт бар. Нигезсез дә түгел, Фәрит Зәкиев әйтмешли, хәзерге вакытта Татарстанда фактта бер генә дәүләт теле – урыс теле. Атамасында ук «татар» сүзе булган иҗтимагый оешманың Төп канунда «тигез хокуклы» булып та, чынбарлыкта «икенче сортлы»га әйләнгән татар телен яклавында бернинди гадәттән тыш хәл дә юк кебек, югыйсә. Хәзер менә БТИҮгә шул үзе яклый торган 8нче маддә белән кизәнәләр.

2017нче елда БТИҮнең Чаллы бүлекчәсе экстремистик дип танылды һәм аның эшчәнлеген Русиядә тыярга дигән карар чыгарылды. Прокуратура сүзләренчә, иҗтимагый үзәк хәзерге көндә дә Чаллы бүлекчәсе эшчәнлеген координацияләүне дәвам итә. Фәрит Зәкиев моңа ачыклык кертеп: «Ул оешма беркайчан да БТИҮ бүлекчәсе булмады», – дип белдерде.

Прокуратура шулай ук килештерелгән митингларда килештерелмәгән сүз сөйләүләрне дә телгә алган (дәгъва кәгазендә аерым митинглар аталган). Янәсе бу канунны боза, димәк, шуның өчен экстремизмда гаепләп була. Һәр митингтан соң оештыручыларга болай да штрафлар салына, беркетмәләр төзелә иде инде. Кемдер чыгышында «ярамаган» сүз әйткән, кемдер «темага туры килми торган» шигарь күтәргән – барысы да штрафлар белән «бүләкләнә» килде. Алар чәчәкләре генә булган икән әле. Менә хәзер прокуратура шуларны «милли билгеләнү буенча нәфрәт һәм дошманлык тудыру» дигән кәгазьгә төреп биргән. Аерым кешене (әйтик, митингта «ярамаган» сүз әйтүчене) түгел, тулы бер иҗтимагый оешманы җәзаландырырга тели. Җәзасы – экстремист ярлыгы тагып, юкка чыгару.

БТИҮнең уставына да бәйләнгән прокуратура. «МСК-Эксперт» суд экспертизалары бердәм хезмәте документны психологик-лингвистик, политологик һәм хокукый яктан тикшергән. Белгечләр шундый нәтиҗәгә килгән: БТИҮ кешеләрне милли һәм дини билгеләнү буенча каршы тору өчен берләштерә, республиканың федераль үзәктән күбрәк мөстәкыйльлегенә өнди икән.

Болар барысы да оешманы экстремистик дип тану өчен нигез була ала – прокуратура ясаган нәтиҗә шундый. Карарны суд чыгарачак. Аның кайчан буласы әлегә билгеле түгел. Судлар башланганчы БТИҮ бер очрашып алырга сөйләште, аны 23нче гыйнварга планлаштырып торалар.

15нче гыйнвар көнне очрашуга җыелган БТИҮ әгъзалары прокуратураның ни өчен шундый дәгъва белән чыгуының яшерен сәбәпләрен дә эзләп карады. «Бәлки, бу дәгъва узган елгы Хәтер көнен уздыру белән бәйледер. Прокуратура аны оештыртмас өчен бик тырышкан иде. Ә без, Югары судта отып, барыбер оештыра алдык», – диде Фәрит Зәкиев.

ТИҮ активистларын мәхкәмә утырышларында яклаучы юрист Алексей Златкин: «Бу митингларның берсендә дә экстремизм була алмый. Чөнки Татар иҗтимагый үзәгенең максаты башка халыкларга каршы көрәшү түгел. Аларның максаты – милли үзбилгеләнүне булдыру, Татарстан һәм Русия Конституциясендә беркетелгән милли дәүләтчелекне яклау. Чөнки Татарстан –республика һәм ул милли үзенчәлеккә ия. Хәзер хакимият төбәкләрдәге актив эшчәнлекләрне бастыра. Дәүләтнең милли сәясәтен һәм тәртип саклау органнарын тәнкыйтьлисең икән, моны экстремизм диләр. Бу бит бернинди кысаларга да сыймый. Сәяси репрессия дигән сүз бит бу», – дип сөйләде. Русиядә «экстремизм» төшенчәсе елдан-ел киңәя, яңа мәгънәләр ала. Хәзер әнә татар телен яклап әйткән сүзеңнең дә экстремизм булып куюы ихтимал. Рәвешен китерү өчен, сүзлекләрне үзгәртәсе генә калды инде. Конституцияне үзгәрткәнне, анысы гына авыр булмас…

Фәнзилә МОСТАФИНА

Татар халкына мөрәҗәгать

Татар иҗтимагый үзәгенең тарихында һәм нигезендә милләт үзе торганлыктан, оешма язмышы өчен хәвефле көннәрдә без, ярдәм сорап, халкыбызга мөрәҗәгать итәбез!

Татар халкы, исеңә төшер: 1990нчы елның 30нчы августында Татарстанның дәүләт суверенитеты турында Декларация кабул ителде, бу тарихи документның кабул ителүендә Татар иҗтимагый үзәгенең дә роле бик зур иде! Шулай ук 1992нче елның 21нче мартында Татарстанның мөстәкыйльлеге өчен уздырылган референдумда уңай нәтиҗәгә ирешү, шул ук елның 6нчы ноябрендә Татарстанның яңа Конституциясен кабул итү дә – Татар иҗтимагый үзәгенең тырышлыгы сәбәпле ирешкән җиңүләр ул! Әгәр Казан урамнары азатлык таләп итүче меңләгән татар белән тулмаса, милли фидакарьләребез Татарстанның бәйсезлеге хакына ачлык мәйданнарына чыгып ятмаса, Татар иҗтимагый үзәге активистлары өйдән-өйгә йөреп, татар мәктәпләре ачтырырга гаризалар җыймаса, совет заманында хөкүмәт кулында булган мәчетләрне яңадан халыкка кайтарып бирмәсә, бүгенге Татарстан булыр идеме икән?!

Татар халкы, онытма: Татар иҗтимагый үзәге сине дәүләтле, бөек тарихлы, дәүләти телле, мәчетле-динле итү өчен көрәште! Ул милләткә Хәтер көнен кире кайтарды, халкыбызның бөек һәм фаҗигале тарихын ачып бирде, аны азатлыкка рухландырды, татарларның хокукларын яклап, Русиядә генә түгел, дөнья мәйданнарында көрәште! Татар иҗтимагый үзәге шулай ук башка милләтләрнең дә хокуклары өчен көрәште, янәшәбездә яшәгән фин-угыр халыкларын, төркиләрне, чечен-ингушларны, уйгырларны һәм башка милләтләрне яклап, Халыкара оешмаларга мөрәҗәгать итте. Татар иҗтимагый үзәге Татарстандагы һәм Русиядәге демократик көчләр белән дә хезмәттәшлек итте, алар белән бергә, гадел сайлаулар өчен көрәште, бу илдә демократия урнашмыйча, татар халкының да хәле яхшыга үзгәрмәячәген белде.

Татар халкы, белеп тор: Татар иҗтимагый үзәге беркайчан да экстремистик гамәлләр кылмады, сугышка чакырмады, башка халыкларны рәнҗетмәде, ул бары тик гаделлек һәм демократия, татар халкының азатлыгы өчен көрәште, Татарстан Республикасын саклап калу өчен бөтен көчен куйды. Һәм менә хәзер шушы милли оешманы экстремистик дип игълан итәргә һәм ябып куярга җыеналар. Бу – татар халкын читлеккә ябып куюга, аның инде болай да телсез калган авызын, дәшмәсен өчен, бөтенләй томалауга, үз хокукларын яклап, урамнарга чыкмасын өчен, аяк-кулларын богаулап куюга тиң!

Татар халкы, аң бул: Татар иҗтимагый үзәген ябу – ул инде Татарстанны да, милли республика буларак, ябып куярга, юкка чыгарырга җыену дигән сүз. Моңа кадәр Татарстан нинди авыр хәлдә калса да, аны яклап, Татар иҗтимагый үзәге, милләтпәрвәрләр амбразурага ташланды, милләтнең хокукларын яклап, суд юлларында йөрде, кышкы салкыннарда, җәйге челләләрдә мәйданнарда митинг-пикетларда басып торды. Татарстанга һәм милләткә иң кирәк вакытта иң кирәк сүзне алар әйтте. Әгәр Татар иҗтимагый үзәге экстремистик оешма дип таныла һәм суд белән ябыла икән, ул инде Татарстанны да, татар халкын да яклый алмаячак, аның авызы томаланган, кул-аяклары бәйләнгән булачак. Татарстанны бетерә башласалар, аны яклап, кем урамнарга чыгар, нинди оешма үз сүзен дөнья халыкларына җиткерер? Бәлки нәкъ менә шуның өчен – иң кискен вакытларда, Татарстанны милли республика буларак юк иткәндә, халык урамнарга чыкмасын, Татарстанны яклап көрәшмәсен өчен, Татар иҗтимагый үзәген алдан юк итеп куялардыр?

Инде Татарстан җитәкчеләренә дә аңларга вакыт: Мәскәү күрсәтүе буенча милли оешмаларны, милләтпәрвәрләрне юк итеп кенә, Татарстанны саклап калып булмаячак. Татар милли хәрәкәте көче белән алып бирелгән суверенитет, Татарстан Республикасы, милли хәрәкәт юк ителү белән, үзе дә юкка чыгачак. Татарстанның бәйсезлеге, милләтнең азатлыгы өчен көрәшкән Милли Мәҗлес, «Иттифак» татар милли бәйсезлек партиясе, «Азатлык» татар яшьләре берлеге һәм бик күп милли оешмалар органнар тарафыннан инде берәм-берәм ябылды, эшчәнлекләре туктатылды, Татарстанда бары тик бер кануни милли хәрәкәт – Татар иҗтимагый үзәге генә калган иде. Аны ябарга юл куярга ярамый!

Татар иҗтимагый үзәге бүген милләтнең яклавына да мохтаҗ, халык та инде үз сүзен әйтергә тиеш. Без шулай ук татар зыялыларыннан да яклау сүзе көтәбез. Халыкара оешмалар, демократик көчләр дә бу мәсьәләдән читтә калмас, үз фикерләрен белдерерләр, дип уйлыйбыз. Без бергә булганда гына хокуксызлыкны, гаделсезлекне, диктатураны җиңә алачакбыз! Татар халкы бәйсезлеккә дә, бәхетле тормышка да лаек, һәм моның өчен Татар иҗтимагый үзәге барысын да эшләячәк!

Татар иҗтимагый үзәге

Комментарии