- 24.01.2014
- Автор: Илфат Фәйзрахманов
- Выпуск: 2014, №3 (22 гыйнвар)
- Рубрика: Гыйбрәт ал
Сөенечемне башкалар белән дә уртаклашасым килде әле. Шуңа кулыма каләм алып, ак кардай ап-ак кәгазьгә шатлык хисләремне тезәм. 36 ел дәвамында, бик-бик авырлык белән йөреп, быелгы Яңа елга үз аягыма басып керү куанычын һәркемгә ишеттерергә уйладым.
Сүземне ерактанрак башлыйм. 14 яшемдә чирли башладым мин. Башта кулларым бик сызлады. Хәтта мәктәп сумкасын да күтәрә алмас хәлгә калдым.
Авыру хәлен сәламәт кеше белмәс, диләрме әле. «Иркәләнә бу», – диючеләр дә булды. «Мәктәпкә йөрисе килмәгәнгә шулай кыланадыр», – дигән медицина хезмәткәрләрен һич тә аңлый алмадым. Тора-бара чир аякларыма күчте. Табаннарым белән басып йөрүдән мәхрүм калдым. Фәкать табан кыры белән генә аксак-туксак атлый идем. Әйтә китсәң – сүз, төртсәң – күз, дигәндәй, чир һаман котырынды. Кайбер хастаханәләрдә авыруымның сәбәпләрен ачыклау урынына: «Бу гомерлек чир инде, әле бөтен гәүдәңә күчүе ихтималы бар», – дип, котымны алдылар. Сүз белән дә башка сугып, артка тибеп була икән ул. Табибларга йөрүләрем эзсез куян кууга кайтып калды. Тапкан даруларның да дәвасы булмады. Өшкерүчеләрнең дә, үзлегеннән дәвалаучыларның да ярдәме тимәде.
Үскән чакта дөньяның күп рәхәтеннән мәхрүм идем. Сабантуйларда йөгерешкән кызларга карап туймый идем, әмма аларга кушылып йөгереп булмый шул.
Авыру патшаны да баш идергән дисәләр дә, ниләр генә кичерсәм дә, җаным өзелеп сыкраса да, берәр заман терелүемне сизеп яшәдем, рухны төшермәдем. Без күрәсен кем күрсен дип, күрә торып тик ятып булмый бит инде – өйдәгеләр дә, туганнар да, якыннар да әллә кайларга йөртте. «Иренсәң, мәңге аягыңда йөрмәссең», – диделәр. Алар төпле киңәшләре белән дә ышанычлы таяныч булдылар, матди ярдәм дә күрсәттеләр, терелүгә өмет уяттылар. Аяк авырта дип, хәрәкәттән туктап калырга ярамаганлыгын әйтә килделәр.
Ниһаять, язмыш миңа да елмайды. Туганнарым Рушания апа белән Илдар абый Борһановлар мине профессор травматолог Якуб Хәмзә улы Ибраһимов белән очраштырды. Дөресен әйткәндә, аякка басу турында хыял канатлары сынып бетә язган иде инде.
Ә бит әйбәт табиблар үзебезнең республикада да бар икән. Алтын куллы, изге йөрәкле Якуб Хәмзә улы минем белән бер дә иренмичә, озак итеп сөйләшеп утырды. Авыруым тарихын төпченеп сорашты. Кат-кат мине тикшереп чыкты, әледән-әле операция зарурлыгын әйтә-әйтә, шуңа ризалыгымны сорады. Мин инде берсүзсез риза булдым. Чөнки ул минем терелүемә ышаныч тудырды, җанга оялый башлаган шик-шөбһәләрне куып юкка чыгарды.
Беренче операция 2012нче елның 4нче октябрендә булды. Бер ел эчендә гаять катлаулы 5 операция ясалды. 2013нче елның октябрь аенда аякка басып йөри башладым. Бу минем өчен чып-чын могҗиза булды. Шулай итеп, Алексеевск районы үзәк хастаханәсе тормышымның яңа сәхифәсен ачты.
Мин бер ел дәвамында әлеге хастаханәдә эшләүче табибларның үз эшләренең иң-иң осталары, кеше сәламәтлеге өчен җаны-тәне белән тырышучы, табиб исемен горур йөртүче олы йөрәкле кешеләр булуына мең кат сокланып һәм ышанып яттым. Алар авыручыларны йомшак сүзләре белән дә дәвалыйлар. Бу ак халатлы фәрештәләрнең исемнәрен дә әйтим әле.
Ибраһимов Якуб Хәмзә улын ничә мәртәбә телгә алсаң да – аздыр. Аның янәшәсендә хирургия бүлеге мөдире Рафик Рәис улы Хәмзин, анестизиолог Фәрит Шәфкать улы Шәмсетдинов, хирург Айрат Әхнәф улы Әминев, шәфкать туташлары Римма Фәтхетдинова, Наталья Водянова һәм хастаханәнең барлык медицина персоналы бердәм булып, минем хәлемне җиңеләйтү өчен тырыштылар.
Туганнарым күрсәткән ярдәмнәрен дә мәңге онытасым юк. Рәшит абый һәм башка туганнарым елның теләсә кайсы вакытында һәр гозеремне үтәп тордылар. Узган бер ел минем өчен бик авыр ел булды. Бергәләп бөтен авырлыкны җиңеп чыктык.
Шундый чакта яхшы, изге күңелле кешеләр очравы белән бик бәхетле мин. Бер күрмәгән, белмәгән кешеләр якын дусларыма әйләнде.
Яңа елга мин дә сезнең белән бергә үз аякларыма басып керәм, дусларым. Барыгызга да бәхет-шатлык телим.
Куанычтан куанычка
Илтсен йөргән юлыгыз.
Озын тормыш юлларында
Гел аякта булыгыз.
Догачыгыз – Энҗе КАДЫЙРОВА.
Актаныш районы, Табанлы-Кул авылы.
Яңа елны сөенеп каршылыйм,
Комментарии