Ул андый булмаячак!

Бүген тагын шул ук хәл… Аның әтисе тагын “салып” кайткан. Камил нишләргә дә белми: елыйм дисә – күз яше чыкмый, көлим дисә – сәбәп юк. Ул зур инде, быел аңа 10 яшь тулды. Туган көннәрне яратмый ул. Бөтен кеше, туган-тумача туган көн белән котлаган була, чуп-чуп итеп биттән үбәләр дә хәмерле өстәл артында сине бөтенләй оныталар…

Әтисе исерек килеш кайтса, кичнең ничек үтәсен ул алдан ук белеп тора. Әнисе: “Тагын эчеп кайттыңмыни? Юньсез, исерек!…” – дип тирги башлый. Ә әтисе аңа җавап итеп тагын ямьсез сүзләр яудырачак, кул күтәрергә дә күп сорап тормас. Әнисе түзә инде. Әтисе тынычланып йоклап киткәч, тавышсыз гына елый башлый… көн саен диярлек шулай. Ә Камил бу вакытта караңгы почмакта, коридорда чүмәшеп утыра.

Ишек ачылган тавыш ишетелде, әнисе кайтты, ахры. Их, әтисе дә йоклап китмәде, ичмасам, кухняда өстәл янында утыра бирә. Камил ишектән килеп кергән әнисенең кәефсез икәнен чамалады. Кухняда утырган исерек әтисен күргәч, аның йөзе тагын да караңгыланды. Бүген дә һәр көнне кабатлана торган ызгыш, талаш…

Бераздан өй тынып калды. Әтисе гырлап йоклап китте.

Камил генә күз яшьләрен тыя алмыйча үксеп утыра, әнисе дә сулкылдый. Бераздан әнисе:

– Киен, Камил, әбиләреңә, авылга кайтабыз, – диде.

Эчтән шатланып куйды Камил. Ярата ул авылны, андагы саф һаваны, чиста чишмә суын. Ә шәһәрдә ни бар инде? Аның яраткан урманы, җиләкле аланы, балыклы күле, берсе дә юк бит монда!

Тиз-тиз җыенды Камил. Идәндә берни белмичә йоклап яткан әтисен күрүгә, йөрәге жу-у итеп куйды. Кызганды да ул аны. Аның улы күргән дөнья матурлыгын күрә алмый бит ул! Нәни иреннәре: «Мин беркайчан да эчмәячәкмен!» – дип пышылдады…

Менә алар юлда! Камил күзләрендә очкын, дәрт… Ә әнисе, нигәдер, боек. Күрәсең, талашса да, яратадыр ул әтисен. Их, Камил дә бик ярата шул аны, кулына балта-пычкы тотарга да әтисеннән өйрәнергә тели. Тик менә әти кеше генә аңламый улын. Барысын да бабасыннан өйрәнә ул.

Авыл! Яраткан авылы! Моннан, биектән, бабасының бизәкләп эшләгән йорты да яхшы күренә икән!

… Камилгә бүген 18 яшь тулды. Иң матур, күркәм туган көннәрне ул авылда чакта, әби-бабайларында, авылда үткәрде. Бары тик якын кешеләр белән генә матур табын корып үткәргән бәйрәмнәрне бик яратты ул. Чөнки алар һәрвакыт әбисенең догалары, матур теләкләре белән башланды.

Ничә ел үтсә дә, бала чакта әйткән антын онытмады ул. Ә әтисе турында хәбәр итеп тордылар, имеш, хәзер үкенә икән. Аракы эчми башлавына да биш еллап бар, ди. Бер тапкыр килде ул авылга, ләкин юньләп сөйләшә дә алмады, күпьеллык эчкече стажы аның бөтен сәламәтлеген бетергән иде. Җимерелә язган балачагы өчен гафу итте аны Камил, аралашалар хәзер. Шәһәргә генә ашкынмады ул. Тракторчы һөнәрен үзләштереп, авылда эшли башлады. Киләчәгенең якты, матур булачагын ул белә һәм шуңа ышана иде!

Миләүшә ШИҺАПОВА.

Балтач районы, Кошкәтбаш мәктәбенең 9 сыйныф укучысы.

“Барысын да “5”кә үтәде!”

1968 ел. Җәйнең матур, кояшлы көнендә поезд белән районы Кышкар авылына әти белән бертуган абыйның улы Дамир Батталов туена кайтып барабыз. Башка төрле уйлар килә. Энемнең нинди кызлар белән очрашканын белмим. Кем икән ул безнең булачак ? килгәнче, Сабантуйларга барлык туганнар белән җыелышып кайта идек. Клубларга барып, җырлап, биеп, уеннарда катнашып, күңел ачып йөри идек. Без килгәндә: “Әни Шайми көтүе килә”, – дип әйтә торган булган авылдашлар. (Дамирның әтисенең исеме Шаһимәрдән, сугыштан кайтмады). “ килгәч, шулай җыелышып Сабантуйларда аралаша алырбыз микән?” – дип, ирексездән уйлап куйдым.

Ә кайтып төшкәч, безне көләч йөзле, ниндидер ягы белән үзенә тартып торган, чибәр кыз каршы алды. Һәм шул ук минуттан аның килен икәне онытылды, үзебезнең моңа кадәр очрашмаган бик якын туганыбыз кебек булды ул. Менә 42 ел инде гөрләшеп яшибез. Яшәү дәверендә аның бала чаклары, яшьлеге белән таныштык.

Илсөя Хәкимова-Батталова дүртенче бала булып дөньяга туган. Әтисе сугышның беренче көннәрендә үк фронтка киткән һәм кайтмаган. Бер генә дә “әти” дигән сүне әйтә алмыйча, ярым ятимлек, сугыш китергән барлык газапларның әчесен татый ул. 8 сыйныфны тәмамлагач, Арчада педагогика училищесына укырга керә. Аннан соң Чүпрәле районының бер авылында укытучы булып эшли башлый. Анда 4 ел эшләү дәверендә ул авыл халкының ихтирамын яулап алырга өлгерә. Әмма әнисе ялгыз калгач, Илсөя үз авылына кайтырга карар кыла. Аны Яңа Кишет авылы мәктәбенә география һәм тарих укытучысы итеп алалар. Балаларга тулы белем бирү өчен, аңа бу фәннәр буенча күп китап укып чыгарга туры килә. Чөнки ул укыган училище башлангыч мәктәп укытучыларын гына әзерли. Кияүгә чыкканчы, бу ике яңа өй дә салып чыга.

Безнең апа, аның каенанасы бераз “чуаррак” характерлы иде. Ничек килешеп яшәрләр икән дип, бераз шик тә туды. Бәхеткә, бик матур гомер иттеләр, аны бик кадерләп соңгы юлга озаттылар. Үз әнисе авырый башлагач, аны да үз яннарына алып, шулай ук матур яшәделәр. Энем Дамир да бик туган җанлы кеше буларак, кодагыйга да зур ихтирамлы булды. Бер генә авыр сүз әйтмәде, бер генә дә кырын карамады. Бик хөрмәтләп яшәгәч, аны да соңгы юлга озаттылар.

Укыту дәверендә Илсөя педагогика институтына кереп, аның факультетын тәмамлады. Балалары кечкенә булса да, барысына да өлгерде. Тормыш булгач, төрле хәлләр кичерергә туры кигәндер, шулай да бу төпле, эшчән, ярдәмчел булып яшәде. Дәрәҗәле балалар да үстерделәр. Кызлары Алсу университетны тәмамлап, фәннәр академиясендә эшли һәм студентларга лекцияләр укый. Уллары Надыйр Геленджик шәһәрендә яши, зур төзелеш оешмасының директоры. Төзелешне Русиянең төрле шәһәрләрендә алып баралар. Бик ярдәмчел, авылның эшсез йөргән берничә ирне дә үз янына эшкә алды, мөмкинлектән чыгып, мәчеткә дә ярдәм итә.

Сабантуй, урамнарда бергә йөрүләрбез исәнләшүдән, хәл-әхвәл белешүдән тора. Болар барысы да аның укучылары яки аларның ата-аналары. Пенсиягә чыккач та, бәйрәмнәргә, туган көннәренә открыткалар җибәрәләр, телефоннан шалтыраталар. Димәк, аны тирән ихтирам иткәннәр һәм итәләр. Ә соңгы елларда үзен абыстай итеп сайладылар. Бик авыр операциядән соң үзендә шундый көч табып, авыл халкына дини хезмәт күрсәтүе – үзе бер батырлык.

Читтән торып югары уку йортында уку, күрше авылга ике тапкыр җәяүләп эшкә бару (кичке мәктәптә дә дәресләр биргәнгә), төн уртасында курыкмыйча кайту, йорт тоту, мал-туар асрау, балалар үстерү, пропагандист булу, көз буе балалар белән колхозда бәрәңге алу, карт әниләрне тәрбияләү, ирне хөрмәт итеп, өйдә тынычлык, чисталык, тәртип саклау – боларның барысын да безнең Илсөя “5”ле билгесенә үтәде һәм үти.

Быел октябрь аенда 75 яшендә энем Дамир бик каты авырудан соң вафат булды. Аны соңгы юлга озатырга тирә-як авыллардан да, Казаннан да күп кайттылар, ә үз авылдашларын әйткән дә юк – барысы да килгәндер. Әйе, аларның барысына да кайчандыр энем үзе ярдәм иткән. Яхшылык җирдә ятмый шул. Телефон аша шалтыратып уртаклашучыларның исәбе булмады. Финанс һәм физик яктан да булышучыларга Аллаһының рәхмәте яусын.

Авылда яшәмәсәм дә, үзем өчен тагын бер кат ачыкладым – авыл халкы бик бердәм, авыр хәлләр килгәндә, кайгыда ташламыйлар. Ярдәм итәргә тырышалар. Һәркайсы исән булып, киләчәктә дә авылдашларыма дус булып яшәргә язсын.

Ф.ЗӘЙНУЛЛИНА.

Казан шәһәре.

Әти бүген арыган инде…

Әти бүген арыган инде,

Бераз гына салган инде…

Ул абынып килә атлап,

И Ходаем, кара инде…

Әти бүген арыган инде,

Бераз гына салган инде…

Бүген кабат безнең күздән,

Ачы яшьләр тамар инде…

Әти бүген арыган инде,

Бераз гына салган инде…

Сүгенә-сүгенә кайтып килә,

Эх, йөрәгем яна инде…

Әти бүген арыган инде,

Бераз гына салган инде…

Хәмер белән саф хисләре,

Югалыплар калган инде…

Әти бүген арыган инде,

Бераз гына салган инде…

Тавышланмый гына кайтып,

Йоклап китсә ярар иде…

Әти бүген арыган инде…

Алсу НУРГАТИНА,

Аксубай районы Иске Ибрай мәктәбе укучысы.

Кеше авыр чакта сынала

Декабрь аенда 53 ел бергә гомер иткән картым 77 яшендә вафат булды. Кызларыбыз, кияүләребез бар да Аллаһыга шөкер, бик әйбәтләр. Әмма алар кайтып җиткәнче, нәрсә эшләргә?! Иң беренче күршеңә чабасың. Күршең белән начар торсаң, кая барыр идең?! Аллаһыга мең шөкер, ул яктан бәхетле икәнбез. Ишек алдында эскерт шикелле көрт иде. Зиратка да бара торган түгел. Менә шундый авыр вакытта туганнар, күршеләр, дуслар кирәк. Ялт иттереп куйдылар юлларны. Шуңа да бит борынгылар үлсәң гүр кирәк, янәшәңдә күрше кирәк дип әйткән. Өйдә төн саклаганда да, зиратта да кеше бик күп булды. Аллаһының олы рәхмәте яусын һәммә кешегә. Мондый вакытта беркемне дә мәҗбүриләп булмый. Хөрмәт иткән кеше килә.

Миңа авыр вакытта таяныч булган шушы кешеләргә, кызларыма, кияүләремә, оныкларыма газета аша рәхмәтемне җиткерәм.

Әлфия МАДИЯРОВА.

районы, Юртыш авылы.

P.S. Әлфия апаның олы кайгысын уртаклашабыз. Ул безнең укучыбыз гына түгел, актив хәбәрчебез дә. Аны район җитәкчеләре генә түгел, республикада да беләләрдер. Туры сүзле, тынгы белмәс Әлфия апа кылган эш-гамәлләре белән авылдашларын шатландырып яши.

Комментарии