Килешсез «кыю карарлар»

телен яклау, аның икенче дәүләт теле статусын гамәлдә исбатлау турында күп сөйләшәбез бүген. Әле бу көннәрдә генә интернетта яшьләре арасында: «Игъланнарны, хатларны, белдерүләрне телендә языйк, телендә сөйләшергә теләмәгән түгел!» дигән шигарьле видеоязма барлыкка килде.

Бер карашка, чыннан да, үз телебезнең рус язмалары, белдерүләре арасында «югалуы», сирәк очравы ачык сизелә. Әмма бу мәсьәләнең башка ягы да бар икән әле.

Бер көнне кич белән кибеткә кергәч, кызык кына язуга тап булдым. Касса тирәсендә «Кыю карарлар – безнеке! Дөньякүләм танылган фильтр» дип тәмәке рекламасы эленеп тора иде. Язу янында рәсеме дә бар: өч чибәр генә яшь туташ төшерелгән. Күрше касса өстендә дә нәкъ шул ук сүзләр, ләкин рус телендә язылганы. Менә ичмасам, күкрәк кагып йөрүче милләтчеләрнең мәнфәгатьләренә менә дигән җавап – белдерү рус телендә дә, татар телендә дә эленгән. Ләкин… Татар кызларын тәмәке белән кызыксындыру яхшы эшме соң?

Гомумән, «Дөньякүләм танылган фильтр» сүзтезмәсенең татарча сәер яңгыравы әллә кайдан ук сизелә. «Кыю карарлар – безнеке» дип әйтү дә юк бездә. Турыдан-туры тәрҗемә, татар әдәби нормаларына туры килмәгән калька табигый яңгырамый. Хәтта бу яктан да әлеге рекламаның татар милләте өчен килешсез булуы күренә.

Бәлки, күпләр мине консервативлыкта гаепләр, тәмәке тартучы кызлар күптәннән яңалык түгел, дип әйтерсез. Шулай да үз телебездә җәмгыятьнең тискәре якларын ачыктан-ачык рекламалап, артыгын кыланып куймыйбызмы? Татар телен икенче дәүләт теле буларак гамәлләштерү, кайчак милли йөзебезне пычратып җибәрергә дә мөмкин икән әле. Шуны истә тотып эш итсәк иде. Югыйсә, иртәгә «кыю карарлар – безнеке» урынында «шәп аракы», «фахешханәгә рәхим итегез» кебек белдерүләргә дә беркем гаҗәпләнмәс.

Динара ЗИННӘТОВА.

КФУ студенты.

Комментарии