«Вафирә җырлап кына да йөри ала иде, ләкин ул ирек яратты, Татарстанын һәм милләтен яратты…»

«Вафирә җырлап кына да йөри ала иде, ләкин ул ирек яратты, Татарстанын һәм милләтен яратты…»

17нче сентябрь – татар халкы өчен югалту көне. 2001нче елны нәкъ шушы көнне Татарстанның һәм Каракалпакстанның халык артисты, милләте өчен янып йөргән Вафирә Гыйззәтуллина һәлак булды. Без милләтнең йөзек кашы булган җырчы турында истәлекләрне барладык.

ВАФИРӘ – МИЛЛӘТЧЕ

Язучы, җәмәгать эшлеклесе Фәүзия БӘЙРӘМОВА сөйли:

– Вафирәнең бөтен нәрсәсе дә бар иде, ул Кубага хәтле барып җитте, башка илләрдә дә чыгыш ясады, хөрмәттә һәм абруйда булган башка җырчылар кебек сәхнәдә генә дә җырлый ала иде, әмма ул ирек сөйде – Татарстанның, милләтенең бәйсез, ирекле булуын җаны-тәне белән теләде.

Хәтерлим, 1992нче елның октябрь-ноябрь айлары иде, без, депутатлар, Югары Советта Татарстанның яңа Конституциясен кабул итәбез. Урамда исә халык кайный, милләтчеләр бертуктамый митинглар уздыра. Берзаман урамнан хәбәр килде: милләтчеләр трамвайларны туктатканнар, Конституция кабул ителмичә, җибәрәсе түгелләр икән. Безнең эш бөтенләй тукталгач, мине залдан урамга илче итеп чыгардылар. Барам – Вафирә 5нче трамвай каршына, рельслар өстенә сузылып яткан, башкалар да тимер юллар өстендә яталар. Аларны йорт түбәләреннән камерага төшереп торалар… «Вафирә, трамвайларны җибәрергә кирәк, эш тукталды бит, Конституция бөтенләй кабул ителмәскә мөмкин», – дим. «Син аларга сатылгансың!» – дип кычкырды миңа Вафирә яткан җиреннән. «Конституция халык теләгәнчә кабул ителсен! Без беребез дә урыннарыбыздан тормыйбыз!» – диде.

Мин мәйданда ачлыкта ятканда, бер төркем милләтче (араларында, әлбәттә, Вафирә дә бар) Марат абый Мөлеков җитәкчелегендә, машиналарга төялеп, Әлмәткә «Дуслык» («Дружба») нефтьүткәргеч торбаларны ябарга чыгып киттеләр. Татарстанга бәйсезлек таләп итәбез бит инде, нефть тә үзебездә калырга тиеш, дибез. Шул сәфәрдән аларны бик нык кыйнап, имгәтеп кайтарганнар иде. Вафирәнең дә бармакларын сындырганнар, «зеленая сука» дип, яшел яулыгыннан өстерәп йөрткәннәр… Соңыннан Вафирәнең үзен гаепләргә теләп, бик озак кына милиция юлында йөрттеләр.

1994нче ел ахыры. Русия Чечняга гаскәр керткән чор. Ул вакытларда Казан үзәгендә көн аралаш диярлек митинглар, төрле чаралар үтеп тора. Чечняга гаскәр кертүгә каршылык чарасында Вафирә Гыйззәтуллина халыкны таң калдырды: бу сугышка ризасызлык йөзеннән, Русиянең атказанган артисты дигән исеменнән баш тартты, аның таныклыгын Камал театры каршындагы мәйданда утта яндырды.

Вафирә Гыйззәтуллина берничә тапкыр Татарстан Дәүләт Шурасына депутатлыкка сайлауга чыкты, әмма хакимият туры сүзле татар хатынына юл бирергә теләмәде. Кат-кат сайлауларда төшеп калганнан соң, Вафирәнең хакимият белән арасы шактый бозылды. Бу хәл аның тормышына, матди хәленә дә бик нык йогынты ясады. Аны хөкүмәт концертларына чыгармый башладылар, телевидениедән, бирсәләр дә, иске язмаларын гына бирергә тырыштылар. Акча юклыкка чыдый алмыйча, Вафирә радиога ярты ставкага эшкә керде. Бу хәлне белеп алуга, аның пенсиясен туктаттылар – ул чакта шундый тәртип иде. Хәле ничек кенә авыр булса да, Вафирә беркайчан да сер бирмәде. Халык алдына ялт итеп киенеп, елмаеп килеп чыга иде.

ВАФИРӘ – ҖЫРЧЫ

Җырчы, Татарстанның халык артисты Зөһрә ШӘРИФУЛЛИНА истәлекләре:

– 80нче елларда безнең укып бетереп, эшли генә башлаган чорлар. Ә Вафирә апа ул вакытта инде зур җырчы. Гаҗәп затлы җырчы иде ул. Милләтнең чын мәгънәсендә йөзек кашы, «без – татар!» дип теләсә кайда үрнәк итеп күрсәтә алырлык җырчыбыз иде ул безнең. Филармониягә балкып килеп керер иде. Аның үз-үзен тотышыннан да, киеменнән дә, күз карашыннан да затлылык бөркелеп тора. Ә без, яшьләр, аның килгәнен махсус күзәтеп торабыз. Авызыбызны ачып, сокланып карап торабыз. Вафирә апа киткәндә, тагын артыннан сокланып озатып калабыз.

Соңыннан без аның белән бер йортта яшәдек. Татарстан урамы, 7нче йортта күрше подъездларда тордык. Аралаша, кунакка йөрешә идек. Вафирә апа безнең туебызга да килде. Бик матур аш сервисы бүләк иткән иде, аның кайбер тәлинкәләре һаман да исән әле.

Бик кешелекле, ярдәмчел, туры сүзле иде Вафирә апа. Мин сәхнәгә чыккан гына вакытымда, бер күлмәген дә бүләк итте әле ул миңа. Кием сайлау, репертуар сайлау буенча киңәшләрен дә гел биреп торды.

Бик сагынып искә алам Вафирә апаны. Аның истәлегенә багышланган чараларны калдырмаска тырышам. Кызганыч, арабыздан бик иртә китеп барды ул. Рәхмәт яусын, телевидениедән язмаларын күрсәтеп торалар, радиодан да биргәлиләр. Аеруча «Кызарып кояш чыкканда» дигән романсын бик яратам. Вафирә апаның бер җырында: «Җиңел килгән бәхет – бәхет түгел, эзләп тапкан бәхет кадерле», – дигән сүзләр бар. Мин ул сүзләрне үземә тормыш девизы итеп алдым. Репертуар буенча да, үз-үзен тотышы буенча да, киенү буенча да үрнәк алырлык шәхес ул Вафирә апа. Яшьләр күбрәк шундыйларны тыңласын иде. Җырчы Айгөл Бариевага рәхмәт, ул Вафирә апаның репертуарына еш мөрәҗәгать итә, аның җырларын оныттырмый.

ВАФИРӘ – ӘНИ

Вафирә Гыйззәтуллинаның кызы Камилә ГЫЙЗЗӘТУЛЛИНА сөйләгәннәрдән:

– Әнинең өйдә төрле чагы булыр иде. Көлә дә, елый да иде. Бик нечкә күңелле булды. Кешегә гел ярдәм итәргә тырышты, борынын чөеп йөрмәде. Шуңа безнең өйдән кеше өзелмәде инде. Өйдә җырларга яратты, үзе дә язды. Мин пианинода уйныйм, ул җырлый, әсәрләрен нотага салабыз, бергәләп өйрәнәбез. Буш вакытында бик теләп ашарга пешерде. Итле ризыкларны аеруча тәмле итеп әзерли иде. Киенергә яратты. Беркайчан да ачык кием киеп, сәхнәгә чыкканы булмады әнинең. Ә тормышта алтын әйберләрне бөтенләй яратмады. Бер балдагы һәм алкалары гына бар иде.

Әни Казан консерваториясенә укырга кергәч, мин әти һәм апа белән яшәдем. 1973-1974нче елларда әни башта Австриягә, аннары Америкага китте. Мин беренче класста укый идем, әни Америкадан кайтты. Миңа матур-матур әйберләр алып кайткан, курчак кебек киендерде. Мәктәптә балалар да, синең әниең җырчы икән, дип әйтә башладылар. Менә шул вакытта аның артист икәнлеген аңлау килде.

Әни икешәр ай гастрольдә йөри иде. Бик сагына идем үзен. Җәй көнен көтеп алам, чөнки җәен бергә гастрольгә чыгып китәбез. Башта ишек төбендә билет тикшерүче булып тордым, берәүне дә билетсыз кертми идем (көлә). Әзрәк үскәч, 16 яшьләремдә, әни мине дә җырлата башлады. Мин музыка училищесын тәмамладым. Әни мине җырчы итеп күрергә бик хыялланган иде. Элек бит салкын клубларда, трактор арбаларында җырлап йөрделәр, шуларны күреп үскәч, җырчы булу теләге калмады. Мәктәпкә укытырга киттем. Җырчы булсаң, йолдыз булырга кирәк. Бөтен яктан килгән йолдыз. Менә әни шундый иде. Бу сәләт өстән биреләдер дип уйлыйм мин. 14 яшендә авылдан чыгып киткән бит ул. Алабугадагы мәдәни-агарту училищесы бик күпне биргән аңа. Әни, мин төннәрен йокламыйча, бик күп китап укыдым, дип сөйли иде. Аннары Казанга килеп, И.Әүһәдиев исемендәге музыка көллиятендә уку. Берүзе булган бит ул Казанда, әз булса да тамагын туйдыру өчен, идән юа-юа укыган. Үз тырышлыгы белән күтәрелгән.

Туры сүзле иде әни. Өстәгеләр шуңа күрә яратып бетермәде үзен. «Мин үлсәм, минем җырым кала, ә сез үлсәгез, нәрсәгез кала?» – дип туры бәреп әйтә иде әни аларга.

Әни оныгы Камилне бик яратты! Ул шул хәтле малай теләде! Малай икәнен белгәч, миннән дә ныграк сөенгәндер, мөгаен. Камил беренче класска кергәндә дә носкиларына кадәр үзе кидерә иде. Ул бит инде зур малай, курчакмыни ул сиңа, дип ачулансам, әйе, курчак, ди торган иде әни.

Соңгы елларында эшсез утыруын, зур сәхнәдә җырлый алмавын әни авыр кичерде. Минем яшисем килми, ник мине Аллаһы Тәгалә алмый икән, дип кабатлый иде. Үзен онытылган итеп хис итте. Акчасыз калган чакларда диванга ята да бер ноктага төбәлә, кымшанмый да иде. Акча кирәк булгач, күлмәкләрен сатты. Әз-мәз акча эшләмәбезме, дип, концерт белән авылларда йөрдек. Авария булган көнне дә концерт оештырып кайтып килә идек.

«БӘЙСЕЗ ДӘҮЛӘТ БУЛАСЫНА ЫШАНЫП ЯШИМ…»

Вафирә апаның үз сүзләреннән башка бу язма тулы булмас иде. Аның матбугатта дөнья күргән берничә интервьюсыннан өзек китерәбез.

1995нче елның 18нче февралендә «Шәһри Казан» газетасына биргән интервьюдан:

– Сүзләр йөри, янәсе, кайбер җырчылар, тавышлары беткәч, модага ияреп, сәясәткә кереп китте. Җырчының урыны сәхнәдә диючеләр дә бар…

– Әйе, артистлар, язучыларга сәясәт тирәсендә чуалу нигә кирәк, һәркем үз эшен башкарырга тиеш, дип әйтүчеләр бар. Килешәм. Әгәр җәмгыять сәнгать кадерен белеп яшәсә, безнең сәясәт тирәсендә чуалып йөрүебез кирәкмәгән дә булыр иде. Ләкин бүгенге көндә сәясәтсез булмый. Инде өч ел ярым репрессиядә яшим. Телевидениегә да чыгармыйлар. Хәтта үзем оештырып йөргән Рөстәм Үтәй оркестрына кушылып җырларга да рөхсәт юк. Мин гомер буе матурлыкка табынып яшәдем. Әйе, сәнгать ул чиста, пакь, илаһи бер дөнья. Ә сәясәтне еш кына пычрак эшкә чуалчык гамәлгә тиңлиләр. Менә шуларның икесе арасында калу ул инде ике ут арасында калган кебек.

«Сөембикә» журналы, 1991нче ел, ноябрь:

– …Җырчы өчен җырламыйча тору – бик зур фаҗига, югалту. Аның гомере үтә бит, җырлау өчен бирелгән вакыты үтә… Әмма мин бу авыр чорымны барыбер акыл белән, бик бәргәләнмичә генә үткәрергә тырышам. Минем югары музыкаль белемем бар, көйне, җырны табигать үзе биргән нечкә сиземләү бар. Соңгы вакытта үзем җырлар яза башладым. Бик мавыгып, яратып башкарам бу эшне. Кайсыларының көен генә түгел, сүзләрен дә үзем язам. Матур гына килеп чыга кебек. Гомумән, иҗат дәвам итә, әмма башка өлкәдә, башка биеклектә. Канатларымны кисәргә тырышалар, әмма кисеп бетерә алмадылар. Хәзер исә куллары җитми. Минем җаным аларның йонлач куллары җитмәс биеклектә…

«Азатлык» радиосы, 1994нче ел, 30нчы август:

– Кечкенәдән үк бәйсезлек, азатлык өчен көрәшкәнгә күрә, суверенитет турында декларация кабул итү миңа бик каты тәэсир итте. Кычкырып еладым. Ирек мәйданына бик күп халык җыелган иде. Анда бөтен артистлар, баянчылар, җыр-бию ансамбленнән дә кешеләр бар иде. Халык чәен дә, бәрәңгесен дә алып килде. Без аларга чиләк-чиләк бәрәңге ташыдык, дигәндәй. Пешереп алып килә идек. Шушы декларация кабул ителәсе көннәрдә Ирек мәйданында декларация кабул ителерме, юкмы дип, ике төн кундык. Ул мизгелләрнең әһәмиятен татар халкы аңласа, Аллаһ боерса, без барыбер бу бәйсез дәүләтебезне сакларбыз. Булыр дип уйлыйм мин аны, әлбәттә, ул әлегә кәгазьдә генә. Мин ышанып, инанып яшим – безнең бәйсез дәүләт көннәре килер ул.

БГ белешмәсе

Вафирә Гыйззәтуллина 1946нчы елның 13нче февралендә Татарстанның Менделеевск районы, Камай авылында туа. Мәктәпне тәмамлагач, Казан музыка училищесында укый. 1965-1974нче елларда Казан консерваториясендә белем ала. 1974-1975нче елларда Муса Җәлил исемендәге опера һәм балет театрында эшли. 1975-1994нче елларда – Габдулла Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясе солисты.

Вафирә Гыйззәтуллина АКШ, Австрия, Германия һәм Кубада да чыгыш ясый. 1997-2001нче елларда «Татарстан» телерадиоширкәтендә эстрада оркестры солисты булып эшли. 2001нче елның 17нче сентябрендә юл казасында һәлак була.

Истәлекләрне Фәнзилә МОСТАФИНА барлады

Комментарии