Балачак дустым

Үземнең балачак дустым, 1959нчы елдан Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы, күренекле рәссам Фәһим Хәсәновның якты истәлегенә багышлыйм.

Фәһим Хәсәнов 1937 елны бистәсендә дөньяга килә. Кечкенәдән үк бик сәләтле иде ул. 1953 елны Лубьян бистәсендә ял иткәндә дә шигырьләр язды, рәсемнәр ясады. Бергәләп конкурслар оештыра торган булдык.

Соңыннан, читтән торып, КДУның бүлеген тәмамлады. Армия хезмәтен флотта – Балтик диңгезендә үткәрде. Хезмәт итеп кайткач та, шул ук рәссам-бизәүче эшен дәвам итте, концерт-спектакльләр куеп йөрде. Үзе белән бергә спектакльләрдә уйнап йөргән Тәкәнеш ягы кызы белән танышып, гаилә корып җибәрде. Әнисе Шәмсия апа да бик тә шигъри җанлы, яхшы күңелле абыстай иде. Балалары да бик инсафлы булдылар.

Гаиләсе, әнисе Шәмсия белән тату гына яшәгәндә, хатынының туганнары Төмәнгә чакырып хат юллыйлар. Фәһим хатыны сүзенә карап, бәхет эзләп чыгып китә. Өеннән чыгып киткәндә ул әнисенә карап: «Аягым бер дә тартмый, барасым килми», – дигән. Чыннан да, күңеле сизенгән икән.

Фәһим нефтьчеләр шәһәрчегендә кырда вахтада эшли. Анда да иҗади эшен дәвам итә. Күп тә үтми, эшендә фаҗигагә эләгеп, вафат була. Соңгы сулышында: «Бу кайгыны әнием ничек күтәрер?» – дигән. Чыннан да, әнисе Шәмсия апа бу кайгыдан урын өстенә егылды, аннан инде тора алмады, вафат булды. Йортын ят кешеләр сатып алып, барлык язмалары юкка чыкты.

Аның белән флотта хезмәт иткән Нырты егете, хәзерге вакытта авылыбызда яшәүче Рәфкать аның бер шигырен бүләк итте.

Балтикада

Йөзәбез дә һаман йөзәбез,

Яр дигәне әле күренми.

Безнең өчен бик тә кадерле ул,

Бер күрмичә йөрәк сүрелми.

…Яшим әле бу дөньяда алга карап,

Айдан артып китте бар якта су.

Вакыты белән күңелләргә моңсу…

Төшләремә кереп уята мине

Кукмараның чишмәсеннән аккан

Көмештәй су.

Нурислам ГАЛИЕВ. Зур Кукмара.

Комментарии