Оят түгелме?

Русиядә 2000нче елдан соң башланып киткән болгавыр заман гамәлләре белән яшәү тәртибе, Конституциядә бирелгән федерализм таләпләренә туры килгән законнарның юкка чыгарылуы хәзер дә дәвам итә. Соңгы вакытларда халык мәнфәгатьләрен искә алып чыгарылган, халыкчан законнарның кабул ителгәне күренми. Кабул ителгән законнар арасында иң мәкерлесе, урыс булмаган милләтләрнең телләрен бетерүгә багышланганы – иң аянычлысы.

Хәзерге вакытта Русия Дәүләт Думасында төбәкләр җитәкчеләренең хокукларын чикләүгә багышланган каршылыклы гамәлләр дәвам итә. Төбәк җитәкчесенең үз төбәге белән идарә итә алырлык вәкаләте булмаганда ул Мәскәүдән җибәрелгән күрсәтмәне көтеп утырырга тиеш була микәнни? Хәзерге вакыттагы кебек, хакимият халыкка, халык хакимияткә ышанмаган заманда, югарыдагы җитәкчелек түбәндәгеләренә карата ышанычын югалтканмы әллә? Югарыда утырган җитәкче, илнең 85 регионындагы хәлләрне, кемне эшеннән азат итәргә, аның урынына кемне куясын, урындагы җитәкчеләргә караганда әйбәтрәк белә булып чыгамы икәнни? Конституциядә федерализм таләпләренә туры китереп язылган закон кысаларыннан чыгып, гадел булмаган чиле-пешле законнар уйлап чыгарудан уңай нәтиҗәләр булуы шикле күренә.

Русия Дәүләт Думасында төбәкләрнең хокукларын чикләүгә һәм Татарстанда президент атамасын бетерүгә багышланган законны яклый алмыйча, безнең Дәүләт Советы депутатлары каршылык күрсәтергә мәҗбүр булдылар. Бездән Дәүләт Думасына депутат итеп җибәрелгән 15 депутатның җидесе генә бу законга каршылык күрсәтә алган. КПРФтан сайланган 54 депутат тулысы белән бу законны хупламаган. Бездән сайланган депутат коммунист Прокофьев докладчы белән низаглашып, бу законны федерализм таләпләренә каршы килгән унитар дәүләт элементы дип атады. Аларга рәхмәт.

Ә безнең милләттәшебез Илдар Гыйльметдиновка килгәндә, ул икенчеме, өченчеме срок Дәүләт Думасы депутаты булу дәверендә үз республикасына карата бернинди дә игелекле эш күрсәтмәде бугай. Югарыда әйтелгән законны кабул иткәндә каршы булуы үз халкына каршы булуын күрсәтү була бит ул. Илдар әфәнде, Татарстанга кайткач, оялырга туры килмәсме? Алар сине үз милләттәшләреңә каршы көрәшер өчен сайлап куйганнармы әллә? Андыйлар синнән башка да җитәрлек икәнен белми идеңме?

Үз милләтең вәкиле шулай эшләгәндә, Татарстаннан сайланган дип аталган, читтән китерелгән, аларны беркем белмәгән адәмнәрдән нәрсә көтәргә кала? Депутат итеп җибәрергә үзебезнекеләр арасыннан лаеклырак кеше юкмы икәнни?

Дәүләт җитәкчеләре һәм Дума депутатлары арасында чит ил паспортлылары, кайберләренең хәтта ике-өч илнең гражданы булу турында мәгълүмат бар иде. Конституциягә каршы килә торган күп закон проектлары авторы, юрист Андрей Клишас, мәсәлән, Швейцария гражданины икән бит, дөрес ул аны инкарь итә, әмма бу илдә күчемсез милке булуын яшерми. Янәсе аны шәхси компаниядә эшләгән чагында алып калган икән. Жириновский исә Испания гражданины. Аның улы Игорь Лебедев – Америка грин-картасына (ул гражданлык алу юлында бер баскыч), Швейцариядә яшәү хокукына (ПМЖ) ия, Испания гражданины икән ич. Бу әле тулы булмаган исемлектә генә дә 51 зур җитәкченең чит ил гражданы булуы ачыклангач, әлеге кавем кешеләреннән иминлек көтеп яшәү – ахмаклык була түгелме?

Рәфкать ИБРАҺИМОВ,

Казан шәһәре

Комментарии