Трумэн… юк, Фрумен яки Без ничек русча өйрәндек

Сугыш бетеп, әти өйгә кайткач, радиоалгыч сатып алды. Казаннан, Мәсәкүдән төрле тапшыруларны тыңларга мөмкинлек туды. Ул вакытта рус телендәге соңгы хәбәрләрне диктор Валентина Соловьева сөйли иде. Аны тыңлагач, әти: «Ай-яй, рус теле матур тел. Ә Соловьеваның сөйләве фамилиясен аклый», – ди торган иде. Мин бу вакытта алтынчы класста укыйм, әтинең шушы сүзләреннән соң минем дә рус телен беләсем килә иде.

Җиденче классны тәмамлаганда рус теленнән имтихан тапшырдык. Билетта өченче сорау булып, рус теленнән берәр шигырь яки берәр әсәрдән өзекнең эчтәлеген сөйләргә кирәк. Татар мәктәбендә укып, гел татарча гына сөйләшеп өйрәнгән кешегә укыганыңның эчтәлеген үз сүзләрең белән сөйләп бирү үтә дә кыен эш. Без сүзләрне русчадан татарчага гына тәрҗемә итә идек, татарчадан русчага тәрҗемә иткәнне хәтерләмим. Башкалар имтиханга ничек әзерләнгәннәрдер, ә мин ятлый торган идем. Болай рус теленнән укытучыбыз бик яхшы иде безнең – Нигъмәтуллин Юныс абый сугыштан яраланып кайткан кеше, безне укытканда да маңгаен гел марля белән урап йөрде.

Җиде еллык мәктәпне тәмамлаганнан соң, Мамадыш педучилищесына укырга кердем. Анда күп фәннәрне татарча укыдык. Кайсыдыр курста «Основы Дарвинизма» дигән фәннән Татьяна Куфтина дигән укытучы укытты. Бөтен группабызга бер дәреслек иде. Шул дәреслеккә чиратка язылабыз да, чиратыбыз җиткәч, укып, җавап бирергә өйрәнәбез. Икътисадтан Галина Митрофановна да русча укыта, без исә татарча җавап бирәбез (ул керәшен татары, татарчаны яхшы аңлый). Аның сөйләгәнен үзебез дә әйбәт аңлыйбыз, кабат сөйләве генә авыррак.

Без үскәндә балалар өчен русча да, татарча да китаплар юк иде. Мин елга бер тапкыр чыга торган «Колхоз календаре»н укый идем. «Нәниләргә бүләк» дигән кечкенә генә бер китап була иде. Анысы без өйгә алдыра торган бер журналның урта битендә басыла. Шуны кубарып аласың да, бөкләп, китап итеп тегәсең. Рус телендә тәүге китабымны педучилищеның беренче курсында укыдым. «Али баба и сорок разбойников» дип атала иде ул. Миңа ул вакытта 14 яшь, ә ул китап мәктәпкәчә яшьтәге балалар өчен бит.

Бу язмага тотынуымның сәбәбе – оныгым мәктәпне Пермь шәһәрендә тәмамлап, Казанга укырга керде. Ул русчаны бик яхшы белә, татарчаны да яхшы беләсе килә.

Тел дигәннән, яшь чактагы тагын бер хатирәне языйм әле. Теге радиоалгычтан хәбәрләр сөйләгәндә «Трумэн, Трумэн», дип еш кабатлыйлар иде. Шул сүз колагыма кереп калган.

1952нче елда педучилищены тәмамлап, юллама белән Казанга пединститутка укырга керергә килдем. Гаиләбез зур – сигез кеше. Казанда туганнарыбыз юк, фатирга да түләп тора алмыйм. Шулай да укыйсы килә. Барлы-юклы әйберләремне күтәреп, ике тәүлек пароходта килдем дә, пароходтан төшкәч, трамвайга утырып, әнинең бергә укыган сабакташын эзләп киттем. Алар үзләре дә коммуналь фатирның 12 квадрат метрлы бүлмәсендә яшиләр иде.

Беренче сентябрь көнне тулай торактан урын сорап, гариза яздым да ректорга кердем. Ул гариза почмагына кул куйды да, секретарьга бир, дип чыгарып җибәрде. Анысы ректор бүлмәсеннән чыккач ук канцелярия бүлмәсендә утыра, озын буйлы, кара бөдрә чәчле илле яшьләрдәге кеше иде. Канцелярия – биек түшәмле зур бүлмә. Студентлар чиратка тезелгән, һәркем үз гозерен әйтә тора, чыга тора. Минем дә чиратым җитте. Секретарь биргән гаризамны укып чыкты да, берара миңа карап торгач, гаризаны өстәл тартмасына салып куйды: «Огдега (ордер) нет». Минем бу «огдег» сүзен беренче тапкыр гына ишетүем. Күңелемнән, миңа тулай торактан урын бирү өчен тагын нәрсәдер юк икән әле, дип уйладым да, кайтып киттем. Икенче көнне дәресләр беткәч, тагын секретарь янына кердем. Бу көнне анда студентлар күп иде, чиратта озак торырга туры килде. Чиратым җиткәч, озын өстәл кырына – секретарь каршына килеп, бер сүз дә әйтмичә шактый гына басып тордым. Үземчә болай дип уйлыйм: «Ул мине бер күрде бит инде, минем ник килгәнемне белә». Секретарь кәгазьләрен җыйды да, ишеккә таба китте. Ишекне киң итеп ачып, миңа башы белән генә «чык» дип ишарә ясады. Аның эш сәгате беткәнлеген, миңа өйгә кайтырга кушканын аңладым.

Өченче көнне группадашларымнан сорашып белдем: институтның ике тулай торагы бар икән. Аның берсе иске монастырьда урнашкан, шуны тулай торак итеп корганнар, группадашларымның да күбесе шунда яши. Икенчесе – Товарищеская урамындагы өч катлы махсус төзелгән бина. Анысында безнең группадан бер генә кыз тора икән. Инде өченче тапкыр, лекцияләрдән соң кабат канцеляриягә кердем. Бу көнне бар кыюлыгымны җыеп: «Мне нужно общежитие. Я хочу в монастырь», – дип әйтеп куйдым. Ул көлде дә, кычкырып бер җөмлә әйтте. Бу җөмлә буш бүлмәдә шул кадәр яңгырап ишетелде ки, мин аның «монастырь» сүзен генә аңлап калдым. Аннары тагын шул ук «огдега нет» дигәнен кабатлады.

Инде шимбә җитте. Мин әле һаман да урнашмаган. Тагын кердем теге кеше янына. Студентлардан моның фамилиясен отып калдым, исемен, атасының исемен белмим. Мин, үземчә бик тә ихтирамлы булырга тырышып: «Дайте мне пожалуйста, общежитие, товарищ Трумэн?» – диюгә, ул бик усал итеп: «Как не Черчилль?» – дип кычкырып җибәрмәсенме! Шулай диде дә, ишектән чыгып та китте. Әле эш сәгате бетәргә тиеш түгел, әле иртә, дип уйлап, мин дә моның артыннан чыктым. Ул подвалга төшеп китте. Ә анда безнең профком. Бераздан кулына ниндидер кәгазь тотып керде дә миңа нидер язып бирде. Коридорга чыккач, анда нәрсә язылганын укыдым да ордерның нәрсә булганын төшендем.

Бераз вакыттан соң секретарьнең фамилиясе Фрумен булганын да белдем. Ә мин аңа Американың дәүләт эшлеклесе фамилиясе белән эндәшкән булганмын.

Менә шундый авыр шартларда укыдык без. Беренче тапкыр ак ипине дә мин Казанга килгәч кенә ашап карадым. Алай да без зарланмадык. Хәзер яхшы шартларда укыган студентлар өчен бик шатланам.

Институтны тәмамлаганнан соң биш ел Сарман районында татар мәктәбендә эшләдем. Соңгы 43 елым Пермь шәһәрендә рус мәктәбендә укытып үтте. Хәзер инде пенсиядә.

Зилә ХАФИЗОВА (ШӘРӘФИЕВА),

Пермь шәһәре

Комментарии