60 еллык чөгендер тарихы

60 еллык чөгендер тарихы

1956нчы ел. Кайбыч районы Сатмыш авылында көн күрәбез. Колхозыбыз Тукай исемен йөртә. Аннары авылларны бүлгәли башладылар. Безнең авыл Апаска кушылды.

Беркөнне агрономыбыз Мансур абый Сабиров җыелыш җыеп, 20 кызга чөгендер игү хакында сөйләде. Ничек эшкәртәсен, ничек итеп сирәклисен өйрәтте. 20 кызны ике звенога бүлделәр. Һәрберебезгә 75 сутый чамасы тия. Киттек басуга. Аллакаем, чөгендер уҗым кебек тишелгән. Аны мүкәләп утап чыктык. Тырнак аслары суелып, канап бетте.

Инде көз җитте. Теге чөгендерне аласы да бар бит әле. Көрәк белән казып алабыз да берничәбез ташып күчкә өя бара, берничәбез кисә тора. Ул вакытта авылда әле машина юк. Каяндыр машина китерделәр. Сәнәк белән машинага төйибез. Аллага шөкер, алып бетердек. Шуннан соң Буадан ат белән шикәр комы алып кайтып, 8 кило шикәр комы бирделәр. Менә шулай башланып китте бездә чөгендер тарихы. Шунда эшләп пенсиягә чыктык. Үзебез дә нужаландык, балалар да нужаланды. 7 яшьтән үзебез белән алып йөрттек бит аларны. Райондагылар беләләр микән бу тарихны? Бәлки, алар әле туган гына булганнардыр. Бәлки, әниләре эшләгәндер? Хәзер 300-400 центнер чыга дип мактаналар. Алай булгач, элек эшләгән кешеләргә нигә шуның гошерен бирмәскә?

Хәзер инде ул чөгендерне игүчеләр дә бетеп бара. Салкын чөгендер төпләрендә утырып, барысының да аяклары сызлый. Кайсысына операция ясатырга кирәк. Аның өчен 100 мең сум акча сорыйлар. Балалар ипотека түли.

Язмамны Туфан Миңнуллин сүзләре белән төгәллим. «Дөньяда бердәнбер абсолют нәрсә – үлем. Бөтенебезне тигезли. Байлар байлыгына күмелеп үлә. Бомж да сәләмәсенә уралып үлә. Җир астында урын күп. Анда ипотека юк. Кайвакытта мин: «Нихәлләрдә яшисең?» – дигән сорауга «Үләргә әзерләнәм», – дип җавап бирәм. Җавабымны ишетүчеләр сәерсенеп калалар, юатырга тотыналар. Ә кеше үлемгә әзерләнергә тиеш. Исән-сау җир җимертеп йөргәндә дә, мин калганнарга ни калдырып, үзем белән ни алып китәм, дип уйланырга тиеш. Мин дә Аллаһы алдына ни күтәреп барачагым турында еш уйланам. Буш чемодан белән Бөек зат каршына бару оят».

Без дә бакыйлыкка чемоданны изге гамәлләр белән тутырып, «лә илаһә иллә Аллаһ» кәлимәсе белән күчсә идек.

Галимә МИФТАХОВА,
Апас районы, Янгильдино авылы

Комментарии