Язучыларның төрлесе була…

Язучыларның төрлесе була…

МУЛТАН ЭШЕ

1861нче елда Русия империясендә крестьяннарны крепостнойлыктан азат иткәч тә тормыш хәлләре яхшы якка үзгәрмәде, бәлки күп яктан начарая төште. Үсеп килүче капитализм халыкны изүчеләрнең гадәтләрен йомшартмады. Халыкны изеп яшәүче югары катлам бер милләт халыкларын икенчесенә каршы куеп, милләтләр арасында ышанычсызлык, явызлык, дошманлык атмосферасы булдырырга тырышты. Патша Русиясендә хөкем иткән кыргый шовинизмның нәтиҗәсе булып, Малмыж өязендә бар дөньяга билгеле «Мултан эше» калкып чыкты.

Кыскача аның асылын искә төшерик. 1892нче елның 5нче маена каршы төндә Вятка губернасының Малмыж районы Иске Мултан авылында удмурт крестьяны Моисей Дмитриев өе янындагы шалашта Мамадыш районы Завод-Нырты авылыннан рус крестьянының мәете табыла. Аны, имештер, дини күралмаучылык белән, мәҗүси диннәренең алласына корбан итеп, бер төркем удмуртлар үтергән, дигән хәбәр тарала. Бу эшне ике ел ярым чамасы тикшерү бара. Шикләнеп тоткарланучы барлык җиде удмурт сак астында тотыла. Тикшерүчеләргә ярдәмгә «фән» дә чакырыла. Белгеч булып, Казан университетының шовинизм карашлы профессоры Смирнов чыгыш ясый. Ниһаять, Малмыж шәһәрендә суд була һәм җиде удмурт гаепле дигән карар чыгарыла. Суд карарына протест белдерелә, суд эшләре икенче мәртәбә Алабуга шәһәрендә тыңлана. Аның нәтиҗәсе – янәдән гаепләү карары.

Алабугада булган суд барышын зур күләмдә мәгълүмат чаралары яктырта. Судлар барышын күренекле гуманист, язучы Владимир Галактионович Короленко да күзәтеп тора. Замандашлары аны «эпоха намусы», «Русия кояшы» дип атаганнар.

Шундый кеше Алабугада барган процесска битараф кала алмаган. Ул судның гаепләү карары белән берничек тә килешә алмый. 1895нче елда Алабугада булган суд вакыйгаларыннан соң ул октябрь аенда Мамадыш районы Иске Мултан авылына бара. Анда Матюнин мәете табылган урынны фотога төшерә, җирле халык белән аралашып, сөйләшеп, булган хәлнең нечкәлекләрен бәйнә-бәйнә барлый. Шаһитлардан, гаепләнүчеләрдән ни рәвештә полиция участогында сорау алуларны ачыклый. Шул вакытларда В. Г. Короленко хатынына тикшерүче полиция шайкасы разбойникларының эшендә никадәр дөреслек булмаганын, һәм шуңа күрә үзенең бик каты борчылуын, һәм дә «…Хөкем карарыннан соң аларның ыңгырашуларын хәзер дә ишетәм» – дип яза. В. Г. Короленко мәгълүмат чараларында «Мултан корбаннары» дигән баш астында ялкынлы мәкалә язып чыга. Бу язма шунда ук күп төрле телләргә тәрҗемә ителә. В. Г. Короленко тырышлыгы белән Алабуга хөкемдарларының гаепләү карары кире кагыла. Һәм Русия империясе сенаты эшне өченче тапкыр яңадан тыңлауларны Мамадыш районы судына билгели. Шул сәбәптән бөек гуманист икенче тапкыр 1896нчы елның 23нче маенда Мамадыш шәһәренә килә. Мамадышта суд эшләре 1896нчы елның 27нче маеннан 4нче июньгә кадәр дәвам итә. В. Г. Короленко барлык суд утырышларында да катнаша, ике тапкыр гаепләнүче удмуртларны яклап чыгыш ясый. Профессор Смирновның һәм прокурорның «дәлилләрен» чәлпәрәмә китереп юкка чыгара. Аның һәр чыгышы залдагы көчле алкышлар белән тәмамлана.

В. Г. Короленко Мамадыштан хатынына хат җибәрә. «…Бүген утырышларның икенче көне. Ә миңа инде ун көн үткән кебек тоела. Залда гаепләүче – прокурорлар артында кулындагы минем хисап кәгазьләрем белән палата прокуроры утыра. Баштан ук ул барысын да тикшерә барды, әмма шаһитларның хәзер дә сүзләрен-сүзгә кабатлауларына инангач, туктады. Инде берничә кызу бәрелешләр булды… Тәнәфес вакытында халык арасыннан күп кеше килеп кулымны кыстылар. Гомумән, бар халык диярлек безнең яклы, әмма… безнең алдыбызда 12 присяжный… Бүген иртән без бик шатланыштык (полицияне идәнгә ектык…). Хәзер мин йокламыйм да, арымыйм да. Кәеф күтәренке, белмим, ахырга кадәр шулай булырмы».

Мамадыштан 30нчы майда язган икенче хатында В. Г. Короленко суд барышы турында хатынына сөйләвен дәвам итә: «…Барыбыз да уңышлар белән алмаш көрәшәбез… Судта мин өч тапкыр гаепләү актындагы җитешсезлекләрне күрсәттем… Ике тапкыр чыгыш ясадым, анан соң залдагы күп кеше елады».

«Эпоха намусы» Владимир Галактионович Короленконың гражданлык кыюлыгы һәм батырлыгы аркасында «Мултан эше» уңышлы тәмамлана. Ул нахакка гаепләнүче удмуртларны яклап көрәшүен үзенең намус эше дип саный.

…Куанычлы дөреслек: Иске Мултан удмуртлары иреккә чыгарыла.

Чыганак: «Есть на Вятке городок».

Искәрмә: Бөек гуманист В. Г. Короленконың туган ягы – Польша дәүләте. Польша ул чорда Русия кул астында була. Казан шәһәрендә бер урам В. Г. Короленко исемен йөртә.

МУСА ҖӘЛИЛ

Татар халкы арасында да бөек эшләре белән данлыклы язучылар бар. Мисал өчен, Икенче Бөтендөнья сугышы вакытында алманнарга әсирлеккә төшкән татар язучысы Муса Җәлил. Ул әсир булса да, төшенкелеккә бирелмичә, илбасарларга каршы көрәш юлын тапкан. Аның югары оештыру сәләте белән татар әсирләреннән яшерен оешма оештырыла. Шул оешма җитәкчеләре Рус Азатлык Армиясе (РОА) сафларына әсир төшкән татарлардан төзелгән берничә батальонны Кызыл Армия ягына кораллары белән чыгуны оештыралар. Монда меңләгән кеше дисәк тә ялгышмабыз. Бер язучы үзенең тырышлыгы белән меңләгән кешенең намусын пычратмаслык юл таба һәм дә гомерләрен саклап кала. Моны батырлык димичә буламы? Шушы эшләрне алман тикшерүчеләре ачыклагач, ул алманнарның Моабит төрмәсенә эләгә. Анда да көрәш юлын таба! Төрле кәгазь кисәкләреннән 2 китап ясап, анда үзенең шигырьләрен яза. Бар дөньяга «Моабит дәфтәре» исеме астында мәгълүм булган шул китапларның берсе озын юллар белән илебезгә кайтып җитте. Анда язылган язмалар, шигырьләрнең эчтәлеге матбугатта басылып чыккач, аңа Советлар Союзы Герое исеме бирелде. Бу инде аның үзен генә түгел, барлык татар халкын дөньяга таныту иде. Аның батырлыгын сурәтләп Казан каласы кирмәне янәшәсендә һәйкәл тора. Һәр көн Казан каласына килгән кешеләр татар халкының батыр улы белән сокланып, аның аша татар халкы белән горурланып китә.

БҮГЕНГЕ ЯЗУЧЫЛАРГА ГЕРОЙЛЫК ХАСМЫ?

Икенче төрле әйтсәк, бүгенге көндә татар язучылары халкыбыз алдында торган милләтне югалту куркынычын туктату эшендә батырлыклар кыла алалармы? Миңа андый язучылар турында ишетергә туры килгәне юк. Монда нәрсәне күздә тотарга кирәк соң? Мисал өчен, мәктәпләрдә татар балаларының ана телендә белем алуда хокуклары чикләнгән. Сан өчен татар мәктәбе дип аталганнарында да атнага бер-ике сәгать татар теле укытыла. Башка предметлар барысы да башка телдә. Әле мәктәптә татар мохите дә юк, чөнки һәр мәктәптә татар баласы янәшәсендә башка милләт баласы утыра. Шуның аркасында мәктәптә мохит башка телдә, барлык эшләр дә, гомум чаралар да башка телдә. Мәктәпләрне тәмамлап чыгучылар татарча сөйләшә дә, укый, яза да белми. Өйдәге әти-әниләре дә кичәге шундый ук кешеләр. Кайсы язучының бу хәлләр өчен борчылып, мәктәпләр юлын таптаганы бар? Менә шушы хәлләргә анализ ясап, дөньяга беренчеләрдән булып чаң сугучы язучы кешеләр булырга тиештер ич. Ул гомер-гомердән шулай булды. Хәер нинди анализ сорыйбыз, язучыларның үз балалары, үз оныклары да бүген ана телендә сөйләшмәгәндә.

Инде килеп, Татар Иҗтимагый Үзәге оешмасы* бар иде. Күп еллар халыкны җыеп төрле чаралар үткәрергә тырышты. Аларга дәүләттән дә, башка җәмәгать оешмаларыннан да теләктәшлек, ярдәм булмады. Берәр чара үткәрелүгә, активистларын штрафлар белән җәзаладылар, ә 400 язучы шушы хәлләрне читтән карап торды. Татарстандагы 400 тирәсе язучының бер-икесе генә ул оешма эшенә битараф калмады. Язучы кеше югары белемле, ул тәҗрибәле тикшерүче кебек, берәр нәрсә яза башласа, бөтен нәрсәнең төбенә төшә, башкача чынбарлыкны укучыга җиткереп булмый. Әгәр шундый язучыларыбыз җиң сызганып бергәләп эшләп, җитәкчелекне дә үз кулларына алсалар, Татарстанның беренче Конституциясе дә, аның суды да, мәгариф эшчәнлеге дә беренчел кабул ителгәнчә сакланып калган булыр иде…

Ә күпме гаепсезләр судлар аша үтеп, тиешсез җәзаларга тартылды. Мисал өчен, «Солнце» мәктәбе директоры. Татар теленә уңай карашын үзгәртмәгән өчен ниләр генә уйлап чыгарып, суд юлларын берөзлексез таптаттырдылар. Шул судларга кайсы язучының барып, бу ни хәл, дип кызыксынганы булды? Инде суд утырышларына сан өчен барса да яраган булыр иде. Юк, суд залының бусагасын бер Татарстан язучысы да атлап кермәде. Ул кеше татар телен саклап калу өчен көрәшмәдеме соң? Шул татар язучыларының хезмәтләрен иртәгә укучы булсын дип тырышты түгелме?

Бер елны мөселман каберлекләре өстендәге йөзләгән ташларны бер төн эчендә ваттылар. Шул вәхшилекне эшләгәннәрне эзләүче дә булмады. Ә бит Татарстан Дәүләт Советында 30ар ел акча алып яшәүче халык депутатлары бар. Шул ук язучы кешеләребез кыл да кыймылдатмадылар. Җәмәгать, мин сине яратам, дип җырлап, мин сине сагындым авылым, дип кенә кәгазь тутырып, милләтне, аның телен, динен саклап калып булмый, моны үткән тарихыбыз алдыбызга китереп бастырды…

Ахыргы сүз: В. Г .Короленко үзенең үрнәгендә, тырышсаң – бик авыр эшләрне дә җиңеп буласын күрсәтте…

Расих ҖӘЛӘЛ,

Казан шәһәре

*Юстиция министрлыгы тарафыннан эшчәнлеге тыелган

оешма

Комментарии