- 22.04.2011
- Автор: Илфат Фәйзрахманов
- Выпуск: 2011, №15 (20 апрель)
- Рубрика: Гыйбрәт ал
Картая төшкәч тә, ана кешенең нинди илаһи зат булуына тагын бер кат ышанасың. Үткән гомереңә әйләнеп карыйсың да анда әниеңнең якты образы килеп баса. «Әни, син булмасаң, бүген мин дә булмас идем, бүген ирешкән уңышларым, дәрәҗәләрем, бәхетем алар – синеке дә, чөнки аларга син нигез салгансың», – диясе килә. Дүрт дистәдән артык ел балаларга белем, тәрбия бирдем, әнием һәм әтиемнең эшен дәвам иттердем. Укучыларга киләчәктә үз урынын табарга да юл күрсәтергә тырыштым. Педагогик эшчәнлек чорында шундый нәтиҗәгә килдем: әнидән башка тәрбияне беркем дә, бернәрсә дә бирә алмый. Бала чагыңда йөз тәрбиячене, укытучылар сүзен бер ананыкы алыштыра. Билгеле, үзе чын ана исеменә лаек, нарасыена үрнәк күрсәтерлек абруе булса.
Бала һәм яшүсмер чакларымда ике әни тәрбиясе алып үсәргә насыйп булды, язмыш шулай кушкандыр инде.
Үткәнемнең кайбер мизгелләре аңга сеңеп калган, әйтерсең лә, алар кичә генә булган. Шуларның кайберләрен искә төшерәм дә аларны ихлас күңелдән юксынам.
– Улым, кил, утыр әле яныма. Дөнья хәлләрен белеп булмый, – дип, әни мине үз янына чакырды.
Ап-ак чырайлы, иреннәре зәңгәрләнеп баручы, күзләре генә утырып калган әнием янына барып утырдым.
– Әни, әллә берәр йомышың бармы?
Ул минем башымнан иркәләп сыпырып алды да:
– Юк, улым, хәлләрне белеп булмый. Әнә почмактагы сандыкны күрәсеңме, мин тагын больницага китәм. Ул-бу кирәк булса, шуннан алып бирерсең, – диде туп-туры күзләремә карап. Аның күзләрендә ниндидер сагыш билгеләре чагылып киткәне хәзер дә хәтердә уелып калган. Кем белгән ул чакта аның миңа соңгы карашлары икәнен. «Ул сандыкта кирәге чыгар нәрсә бар икән?» – дип уйлыйм эчтән генә.
– Ярый, әни, борчылма, син әйткәнчә булыр, – дим.
Бер ай элек уку елы бетте. Соңгы уку көне, әни кинәт авырып китте. Тамак төбе шешеп чыкты, бик каты баш өянәге башланды. Икенче көнне әти ат җигеп, әнине больницага алып китте.
Миңа әле 12 яшь тә тулмаган. Дүрт ел буена башлангыч белемне әниемнән алдым. Әле дә хәтеремдә: беренче сыйныфта язарга өйрәнү дәресләре, әни һәр бала янына килеп, аның кулыннан тотып, таякчык белән дәфтәргә түгәрәк сызарга өйрәтә. Менә чират миңа җитте. Әни минем бармакларны тотып, ничек итеп сызарга кирәклеген өйрәтмәкче була. Мин исә үзсүзләнеп: «Үзем сыза беләм», – димәкче булам һәм дәфтәрнең өстеннән аска кадәр сызык ясыйм. Шуннан әни: «Куй әле кулларыңны парта өстенә», – ди. Минем куюым булды, ул ипләп кенә сугып куйды. «Менә сиңа укытучы сүзен тыңламасаң», – диде. Калган укучылар кычкырып көлеп җибәрде. Миңа бик оят булды, шуннан бер тапкыр да аңа каршы әйтмәдем.
Өченче сыйныфта укыганда, берәр ел русча өйрәнсен дип, әни каршы килсә дә, әти мине сигез чакрым ераклыктагы рус мәктәбенә укырга урнаштырды.
Көн саен булмаса да, барып-кайтып йөрим. Пычрак вакытта фатирда торам. Сагынам, елап та алам. Ләкин түзәргә тырышам. Кайткач, әнигә сөйлим, ул бик жәлли. «Түз, түз, улым, киләчәктә үзеңә русчаңның кирәге чыгар», – ди.
Ул чорда тирә-юньдә бүреләр күп иде. Авылга төнлә килеп, кешеләрнең сарыкларын да буып чыгалар. Хәтта кешеләргә һөҗүм итүләре турында да сөйлиләр.
Беркөнне хәйлә корам: өйгә кайткач, әтигә бүреләр күрүем һәм мине куа башлап, туктап калулары турында сөйлим. Үзем сөйлим, алдашам, көлеп тә җибәрәм. Әни аңлап алды да: «Әтиеңә дә шулай сөйлә», – ди.
– Алдашу була бит, әни, – дим.
– Тормышта кирәк чакта, алдашу да ярап куя, улым, бернәрсә дә синеңчә генә булмый ул, – дип, тынычландырды.
Әтигә сөйләгәч: «Кайтып йөрмә, ял көннәрендә ат белән үзем генә барып алырмын», – дип куйды.
Юраган юш килә, дигәндәй, бүреләргә очрадым. Укытучыбыз авырып китте, безнең сыйныф укымый. Шуннан файдаланып, көзнең бер аенда өйгә кайтып киттем. Кайтканда күпмедер араны урман аша узасы бар. Халык теленә кереп калган Бүре базы дигән җирне узам. Чыннан да, бу урында бүреләр очраганын ишетеп белә идем. Чокырлы урын, кинәт агачлар селкенеп куйды, карасам, 10-15 метр ераклыкта ике бүре басып тора. Тере бүре күргәнем юк, этләр дип торам. Араларында ниндидер үләксә ята, берсенең күзләре ялтырап куйды. Торып йөгерсәң, арттан ташланырлар, дип шүрлим. Шуннан башка бер уй килеп төште. Бүреләргә ягымлы гына итеп: «Ашарыгызга бар, миңа тимәгез», – дип эндәшәм. Басып торганы койрыгын болгап куймасынмы. Тыныч кына алар яныннан узып киттем. Артка әйләнеп карыйм: бүреләр күренми. Сөенечемнән кайтып җиткәнемне сизми дә калдым.
Бер чирек укыгач, «русча өйрәнеп», яңадан әнидә укый башладым. Әнигә әйткән рәхмәтләремнең иге-чиге юк, сабый чак диярлек бит. Әти-әнинең сүзеннән чыгарга тырышмыйм: беренчедән җиденче сыйныфка кадәр бары «биш»кә генә укыдым. Әти – мәктәп директоры, җиде яшен тутырып килүче һәм бишектә ятучы ике сеңлем бар.
Әни больницада ята, өйдәге бөтен эш: ашарга пешерү, терлекләрне карау, сеңелләрне ашату-эчертү миңа калды. Әби дә килеп булыша, аның үзенең дә оныклары бар. Әти эштән бушый алмый, әни янына да көн саен барып тора.
Әни бик яшьли аш-су әзерләргә өйрәтте, хәтта бәлеш тә ясый беләм, менә кирәге чыкты бит.
Унбиш көнләп яткач, әни больницадан сорап, өйгә кайтты (больницага барган атлы бер абыйга утырып кайткан иде – авт.). Әти аптырап: «Нигә борчылып кайтып йөрдең? Өйдә тәртип, улыбыз барысын да булдыра», – ди.
– Юк, болай гына, бик сагындым. Менә нарасыемны бигрәк тә, – дип, бишектә яткан сеңлемне алып сөя, үбә башлады, үзенең күзләреннән яшь тама.
Икенче көнне әти кабат әнине больницага илтеп куйды. Өч көннән соң әни үлде. Аның бу кайтуын безнең белән бәхилләшү булын аңладым. Сандыктагы әйберләрнең кирәге чыкты. Ул үләсен белеп, күмү өчен барысын да әзерләп куйган.
Авыл халкы әнине бик зурлап күмде. Аягында йөргән һәр кеше әнине озатырга килгән иде.
Мин шунда аңладым: газиз әниемнең авылда укытучы абруе бик зур булган. Без – өч бала, ятим калдык.
Атасыз бала да – ятим, әмма анасыз бала өч мәртәбә ятим. Кайбер кешеләр әтигә безне балалар йортына урнаштырырга киңәш иткән, ләкин ул моның белән ризалашмады.
Әти ике айдан соң безгә икенче әни алып кайтты. Яңа әни килгәч, өйгә тәртип керде. Һәрнәрсә дә үз урынына утырды. Җиңел сулап куйдым, үз әнием исән чагындагыдай вакытларның кире әйләнеп кайтуын сизеп шатландым. Бишектә яткан сеңлемнең елавы, өзгәләнүе юкка чыкты. Өйдә гадәти гаилә тормышы башланды.
Үги ана турында халыкта бик яман сүзләр йөри. Әкиятләрдә ул явызның да явызы булып тасвирлана, баланы кыерсыта, ашарына бирми, төрле әшәкелекләр эшли. Безнең икенче әни моның капма-каршысы булды. Шулай итеп, тормыш дәрьясы ага торды. Кечкенә сеңлем дә үсте, чирнең нәрсә икәнен белмәдек. 3-5 елдан соң гаиләбез ишәйде: әни безгә өч сеңел һәм бер энекәш алып кайтты.
Җидебез дә югары белем алдык, тормышта үз юлыбызны, бәхетебезне дә таптык. Кайгы да читләп узмады, соңгы ике сеңелемнең кияүләре яшьли үлеп китте.
50-60нчы елларда яшәү шартлары бик начар булды, шундый авыр елларда үги ананың безгә мәрхәмәтле булуына шаккатам. Ул да бик иртә үлеп, әтине калдырып китте.
Без барыбыз да әти-әнигә рәхмәтле. Алар бүген якты дөньяда юк, ләкин аларның җимешләре – без исән, оныклар бар.
Дөньяда шундый яхшы әниләр күбрәк булсын иде. Бигрәк тә ятимнәрне сыендырган аналарга зур рәхмәтләр әйтәсе килә!
Әтине хөрмәт итеп, безне яратып яшәгән, акыллы хатын һәм чын әни булган әниемнәрнең икесенең дә изгелеген мәңге онытасым юк!
Урыныгыз җәннәттә булсын, газизләрем!
Роберт ЗАРИПОВ.
Азнакай районы, Урсай авылы.

Комментарии