Үзгәреш «корбаннары»

Ел тәмамланып килгәндә миңа хастаханәдә ятып алырга туры килде. «Чит илләргә чыгып гыйбрәт ал», дигәндәй, өемнән ерак та китмичә, чын-чынлап гыйбрәт алып кайттым. Хастаханәдә минем белән бер палатада яткан кешеләрнең үз-үзен тотышына карап, әлегә кадәр башыма да килмәгән нәрсәләр турында уйландым.

Беркөнне олы гына яшьтәге бер ханым, театрдагы бер бик зур тамашага әзерләнеп килгән сыман, гаҗәеп купшы киемнәрдән палатабызга килеп керде. Тән тиресе бөрешеп баручы әлеге ханымның өске киеменең аркасы ачык. Җәй вакыты булса бер хәл, урамда кыш бит. Ул үзе ятасы урынны билгеләгәч, янәшәсендәге өстәл өстенә бик матур, кыйммәтле сумкасын утыртып куйды, әледән-әле авыруларга карап: «Күрәсезме?» дигәндәй, сумканы тоткалап, кузгаткалап алды. Шул ук вакытта, «мескен» ханым, үзе чиркангалап ала, аркасын җылытасы килә. Тик театраль кыяфәтен генә үзгәртәсе килми. Ханым шәһәребезнең зур кешеләре белән танышлыгы, елына ничә тапкыр, ничә илдә һәм кемнәр белән ял иткәнлеге турында сөйләп калырга ашыга иде. Шул арада, юыну бүлмәсенең идәненә су агызып, күңелсез хәл китереп чыгарырга да өлгерде. Башка чакта андый хәлләргә исебез дә китмәгән булыр иде, тик гаҗәеп хәл, мондый күңелсезлек ханымның бер дә эчен пошырмады. Без, барыбыз да борчылып, идәннән су җыеп йөргәндә, ул көзге каршында бизәнеп утырды. Өстәвенә, ятсак, утны сүндертмичә, торсак, юыну бүлмәсенә кертмичә интектергән әлеге ханым бик яхшы эшмәкәр ире белән рәхәт гомер кичергәнлеге турында да бертуктаусыз такылдады. Әлегә ачыкланып ук бетмәгән җитди авыруы булган ханымны без барыбер кызгандык, процедуралар үтеп йөреп соңга калганда ашарына алып килдек, гел хәлен сорашып тордык, вак-төяк йомышларын үтәргә тырыштык…

Көннәрнең берендә арабыздагы бер хатынны башка палатага урнаштырып (ул икенче көнне барыбер чыгасы иде), аның урынына чамасыз таза гәүдәле хатын-кызны кертеп урнаштырдылар. Караватка ничек сыяр икән, дип, моңа аптырап карап тордык. Хастаханәләрдә мондый нәрсәләрне алдан күреп эш итәләрдер, ул яткан карават уйнаклап торса да, ватылырлык түгел иде. Ул, иң башта, каршындагы өстәлгә кыйммәтле ноутбугын чыгарып куйды, аннан соң телефоны аша хәйран гына таныш-белешләре белән бертуктаусыз хәбәрләште. Ул да түгел, бер карасаң, елады, бер карасаң, сүгенде, аннары үзенең бик дәрәҗәле эшмәкәр икәнлеген һәм хастаханәдәге табибларның күбесе аны белүе турында сөйләп мактанып алды. Хәтта, палатага кереп, бер авыруны карап чыккан табибның моның белән исәнләшмәвенә аптыраган булып кыланды. «Танымагандыр, авыруым шулай үзгәрткәндер кыяфәтемне», – дип сызланды ул. Әлеге гәүдәне күрмәскә, танымаска мөмкин түгел иде, әлбәттә, тик, табибларның «күзенә кереп», үзенә игътибар таләп итүчеләр бер ул гына түгел бит. өчен иң әһәмиятлесе – авыруларны карарга, дәваларга өлгерү. Әлеге хатын өчен генә башкалар бөтенләй юк иде! Бөтен кыяфәте, тәртибе белән ул авыруларга һәм табибларга иң беренче шуны аңлатырга тырыша иде бугай. Анализлар бирергә, дәваланырга юлламалар алгач та, ул бер дә селкенергә ашыкмады. Тәмәке тартып карлыккан, ирләрнекенә әйләнеп баручы тавышы белән яңа йортлары, коттеджлары турында авыруларга сөйләде, «Карловы Вары» да гына фәлән тапкыр ял иткәнлеге, кайда кайсы зур кешенең хатыны исергәнче эчкән, кайсыныкы кемнең сөяркәсе булган һ. б. шундый хәбәрләр сөйләп вакыт үткәрүне дәвалануга караганда да артыграк күрә иде кебек эшмәкәр хатын.

Ниһаять, хәлен белергә, әлеге хатынның кияве белән кызы килеп керделәр. Ул, исәнләшеп-нитеп тормыйча, аларга аркасы белән үк борылып ятты. Кызы исә, кат-кат әнисенең үзе белән сөйләшүен үтенеп, бик озак вакытлар басып торды. «Синең әниең юк», – диде ана кеше, үзенә «әни» диеп эндәшмәскә кирәклекне елый-елый тукып.

Бераздан хатынның әнисе шалтыратты, анысы сөйләшүне елаудан ук башлады. Зур коттеджда яшәүче әби кеше оныгыннан зарланды. Әнисе инде күптән яхшы фатир алып биргән булса да, кыз ире һәм баласы белән болар яныннан китәргә ашыкмыйлар, әле үзләренә ошарлык кыйбатлы сервиз алынмаганга, торыр өчен фатирны яраклы түгел дип санап, көне-төне тавыш-гауга белән бергә яшиләр икән. Менә шулай өйдәге хәлләрдән арына алмыйча хатын һич дәваланырга вакыт тапмады. Шәфкать туташлары керсә: «Дәваланырга барырлык хәлем юк», – дип, авыруга сабыша, бер карасаң, елап та җибәрә, алар чыгып китү белән тагын телефон, тагын мактану…

Әлеге хатын-кызны бөтенләй сау-сәламәт дип һич тә әйтәсем килми, тик аныңча, исәнлеге турында да, ул үзе түгел, ә башкалар кайгыртырга тиеш, аның үз-үзен тотышы да бары шул турыда гына сөйли иде. Көндәлек тормышын тәртипсез алып баруга күнеккән кеше исәнлеге белән бәйләнешле нәрсәләрне дә тәртипкә сала алмыйдыр шул ул. Тик, шунысы гаҗәп, исәнлегенә кагылышлы гаепне үзеннән эзлисе урынга ханым аны табиблардан, шәфкать туташларыннан эзли, кан басымын үлчәргә, укол ясарга кергәннәрне кабул итмичә, түбәнсетеп борып чыгара. Чит илләрдән кайткан аппаратлары да аның үзе белән, чөнки чамадан тыш таза беләгенә яраклылар хастаханәдә бөтенләй юк икән. Кан басымын өендә генә үлчәп ятарга иде дә бит, кызганыч, үлчәгәннән генә авыруың төзәлми шул…

Мин үзем, Аллаһыга шөкер, терелдем һәм, тагын хастаханәгә эләгә-нитә калсам: «Мине палатага гади кешеләр белән генә урнаштырсагыз иде», – дип, алдан ук сорарга карар кылып, өемә кайтып киттем.

Әлеге язмам кайбер укучылар өчен, бәлки, бөтенләй кирәксез дә, килешсез дә булып күренер, тик, бүгенге тормышыбыз һәм илебез язмышы турында уйланганда үз-үзең алдына сорау куймый да һич мөмкин түгелдер төсле. Кайдан килеп чыкты соң тирә-юнендәгеләрнең тормышына, язмышына бу кадәр битараф, үзенең чамасыз нәфесенә буйсынып,тәненең, тамагының ихтыяҗларын гына кайгыртып, чамасыз комсыз теләкләрен канәгатьләндереп яшәүче кешеләр? Шунысы кызганыч, күп ашаган саен корсагының зураюын, шуның аркасында авыруга сабышуын да аңламас дәрәҗәгә җитә икән бит бу адәмнәр! Шушындый «көн дә бәйрәм, көн дә туй» булып торган тормышта кеше, аң дәрәҗәсе түбәнәйгәннән-түбәнәя барып, инде хайван рәвешендә яшәүгә ияләшәдер, күрәсең. Ә бу инде чын фаҗига. Вакыт-вакыт әлеге ике хатынның кинәт кенә капланып, үксеп елауларын күргәч, алар моны үзләре дә аңлыйдыр дип уйладым мин, тик бу хәлләрдән чыгар өчен, ихтыяр көчеңне җыеп, бик зур тырышлык куярга кирәк бит, ә болар ул нәрсәгә бөтенләй ияләшмәгән. Шунлыктан, мондый байлык эчендә йөзеп гарипләнгән мескеннәр үзгәреш корбаннары булып кабул ителәләрдер дә.

Әлфия ФАЗЛЫЕВА.

Комментарии