«Яхшылык җирдә кала…»

«Яхшылык җирдә кала…»

Әле хәтеребезне барларга чакырган биналар булып та, аның эчендә булып узган вакыйгаларны кәгазьгә төшермәү, үткәннәргә саксыз карау, сансызлык булыр кебек. Әле анда, әле монда мәктәпләр ябылып торганда бер ясле бинасы ташландык хәлдә утыру нәрсә генә ул…

1936нчы ел. Бәрәңгедә зур яңалык – райздрав карары белән ясле бинасына нигез салына. Ясленең мөдире итеп Бессонова Евдокия Сергеевна билгеләнә. Сабыйларны сыйларга Мөсәгыйдә Таҗиева, бала караучылар итеп, нинди генә эшкә тотынсалар да дөньяларын онытып «кайнап чыга» торган эшчән хатыннар – Әминә Серебрякова, Фатыйха Йосыповаларны чакыралар. Ии, ул елларның юклыгы, авырлыгы! Шуңа да карамастан, оптимистик рухлы бу хатыннар бирешергә уйламый. Алда бәхетле мул тормышлы еллар туасына ышанычлары, өметләре зурдан. Җиң сызганып эшкә керешәләр. Дөрес, бу эшләр минем язмам кебек тиз генә, шома гына бармаган. Ясленең ни икәнен ул чорда кем белгән?.. Матрас, мендәр тышлыкларына салам тутырып, сабыйларга түшәк әзерләү турында әйтеп китү дә җитәдер. Тик шунысы факт: авыл халкы балалары өчен кайгыртучан хезмәткәрләре булган яслегә тиенде. Кырык көннән башлап, өч яшькәчә сабыйларны әниләре кайсын юрганга төреп, кайсын бар булган киемнәрен кидереп, иртә таңнан китереп калдырып, кич белән соң гына ала торган булганнар. Озын көннәр буена аларның икенче әниләренә әйләнгән шушы фидакарь хезмәткәрләрнең эше: аларны ашату-эчертү, чисталык саклау, тиешле шартлар тудыру белән генә бетмәгән. Алар өстендә: уңышны үстереп-җыеп алу, аны эшкәртү, бинаны кышкы чорга әзерләү, аны җылыту өчен урманнан үзләре утын әзерләү, базга салу өчен елгадан боз кисү һәм башка эшләр дә өелгән булган. Югары уку йортлары тәмамлап түгел, табигый зирәклеге, күңел сафлыгы, рухи байлыгы чиксез булган бу ханымнар бер эштән дә чирканмаган. Аларда «белмим», «юк» дигән сүзләр кулланыштан сызылган. Шушы җылы оядан китәсе килмәгән күпме нарасыйны әти-әниләре кичләрен елатып алып киткән.

…Тормыш җайга салынды гына дигәндә, каһәрләнгән 1941нче елның 22нче июне килеп җитә – сугыш башлана. Ул елларның авырлыкларын язарга бернинди кәгазь чыдамас, каләм астыннан ялкын күтәрелер кебек, ләкин алар түзгән. Тулы бер роман язарлык михнәтле елларны артта калдырып, тормыш дәвам иткән. Давыллы, авыр елларда да бикләнмәгән ясле ишегендә бүгенге көндә олы йозак. Бина исән, күңелне шомландырып, тере һәйкәл булып утыра.

Сугыштан соң авыр еллар. Төркемнәр саны арта, өстәмә бүлмәләр кирәк була. Төзелеш янә хезмәткәрләр өстенә төшә. Бүрәнәләрне үзләре кисеп, төяп, бушатып, идән-сайгакларын промкомбинаттан кулларына күтәреп җәяү ташыганнарына хәзерге буын ышанмас та. Еллар уза, төркемнәр ишәя, яңа кешеләр өстәлә. Өлкән буын лаеклы ялга китә.

Яшьлекләренең иң матур елларын сабыйларга бүләк иткән, илебезнең яслеләрендә хезмәт куйган гәҗит укучыларыбыз, бу язмамны үзегез турында язылган дип кабул итеп укыгыз!

…Ана кешенең яслегә йә тәрбияче, яки бала караучы булып эшкә урнашуы нарасыен урнаштыру өчен иң кулай ысулларның берсе булып торган. Шуңа күрә дә кадрларга кытлык кичермәгәннәр. Ул елларны балалар да күп туа иде. Ике айлыктан башлап бер яшь тә җиде айга кадәрле төркемдә 41 бала. Яше буенча яшь тә җиде айдан 3 яшькәчә төркемнәрдә балалар саны 50гә җиткән вакытлар булган. Бала карау авырлыгын раслаучы бер мәзәк йөри халык телендә. Үлем түшәгендә яткан әбигә «сине оҗмахка кертәбез», дигәннәр. «Анда бала каратсалар, кермим», дигән ди, имеш, әби. Менә шушы мәзәктән чыгып, бала карауның нинди авыр хезмәт икәненә төшенү кыен түгел.

Үзләре турында зурлап сөйләргә яратмый алар. Тик бер нәрсәдә фикерләре уртак: «Гомер буе башкаларга игелек китерергә тырышып эшләдек, яшәдек», – диләр. Үзеңнең халыкка кирәклегеңне тою, башкалар рәхмәтен ишетү көч биргәндер күрәсең, үз эшен яратканнар өчен артыгы кирәкми дә инде…

Бала гомер-гомергә бәгырь җимеше булып, аның сабый чагы мәңгелеккә истә кала. Әле дә ясле турында сүз чыкканда халыкта уңай фикер йөри, юксынып сөйлиләр. Гомер елгасы аккан саен үткәннәр сагындыра икән ул! Әле дә бергә-бергә һәр шатлыкка сөенеп, авырлыклар килсә бер-берсенә таяныч-терәк булып яшиләр. Бигрәк тә Әлфия апа Хадиуллина, Валентина Загайнова авыру, йөри алмаган хезмәттәшләрен онытмыйлар, хәлен беләләр, бәйрәмнәр белән котлыйлар. Игелек кылу – күңел кушуы буенча эшләнгән, исәп-хисапка корылмаган, риясыз яхшылык бит ул. Күңелләре якты, эчке дөньялары саф фидакарьләр генә шулай эшли ала. Әлфия апа аларны үз өендә, уртак табында очраштыруга да иреште. «Үткәннәрне искә төшереп, күңел ачып, җырлашып утырдык. Яшьлеккә кайткандай булдык. Кемнеңдер тормышы түгәрәк булса, кемнеңдер авыр үтелгән. Якты дөньядан киткән хезмәттәшләребезне дә искә алдык. Үзебез дә үзгәргәнбез, олыгаелган», – ди ул.

Озын һәм катлаулы гомер кичереп, авыр сугыш елларында ил белән бергә кайгы-хәсрәтен дә күргән, тормышлары нинди генә булмасын, күңелләрендә дөньяга, кешеләргә һәм, әлбәттә инде, чит балаларга да, үзләренең газизләренә карата да гаҗәеп җылылык, бетмәс-төкәнмәс ярату саклап кала алган ясленең барча мәрхүмә хезмәткәрләренең якты истәлегенә дога булып барсын бу язмам!

Гөлзифа ГАБИДУЛЛИНА,

Мари иле, Бәрәңге бистәсе

«Яхшылык җирдә кала...», 5.0 out of 5 based on 1 rating

Комментарии